Геннадий Паушкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Паушкин latin yazuında])
Геннадий Паушкин

Г.А. Паушкин (1921-2007)
Тугач бирелгән исеме: Геннадий Федор улы Пýринов
Туу датасы: 28 февраль 1921(1921-02-28)
Туу урыны: ТАССР Казан
Үлем датасы: 15 октябрь 2007(2007-10-15) (86 яшь)
Үлем урыны: Казан
Милләт: рус
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1945-2007
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя, шигырь, очерк
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Ерак заставада» (1952, ТКН)
Бүләкләр: Кызыл Йолдыз ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Яшәү җире Адоратски урамы, Казан[1]
Зоя Космодемьянская урамы[2]
РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)

Геннадий Паушкин, Геннадий Александр улы Паушкин (чын исем-фамилиясе Геннадий Федор улы Пýринов) (рус. Паушкин Геннадий Александрович) (1921 елның 28 феврале, ТАССР, Казан2007 елның 15 октябре, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1957 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.А. Паушкин фронтта

1921 елның 28 февралендә Казанда туган. 1937 елда үги әтисенең фамилиясен ала[3]. 1939 елда Казанның 4нче санлы мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Ике ай укыганнан соң фин сугышына ирекле булып китә, ләкин яшь гаскәриләргә фин сугышына алынган тәҗрибәле чик сакчыларын алмаштырырга туры килә. 1941 елның 22 июнен, радист буларак, Румыния чигендә, Прут елгасындагы 25нче чик буе отрядының (полкының) 12нче Кагул заставасында каршылый. Румыниянең Король дивизиясенә каршы сугышта заставаның командиры лейтенант Кузьма Ветчинкин (ru) (Советлар Берлеге Каһарманы, 26.08.1941) белән сержант Геннадий Паушкин гына исән кала. Соңрак старшина Геннадий Паушкин III Украина фронты составында Кубань, Украина далаларында сугыша, Одессаны, Сухумины саклауда, «Эдельвейс» альп тау укчылары дивизиясен тар-мар итүдә, Болгарияне, Румынияне, Югославияне, Маҗарстанны, Австрияне азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, сугышчан медаль белән бүләкләнә.

Сугыштан соң КДУда укуын дәвам иттерә, 1950 елда тәмамлый. 1949-1953 елларда «Комсомолец Татарии» газетасында әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли, «Комсомольская правда» газетасының ТАССР, Чуаш АССР, Мари АССР буенча үз хәбәрчесе була (1953-1955).

1955-1979 елларда ТАССР язучылар берлегендә әдәби киңәшче булып тора, берлекнең рус (әдәбияты) секциясен, Казандагы А.М. Горький музеенда эшләгән әдәби берләшмәне җитәкли, «Литературный Татарстан» әлманахын мөхәррирли, «Чаян» журналында эшли.

Казанда Адоратский урамы, 15нче йортның 154нче фатирында яши. 2007 елның 15 октябрендә вафат[4].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләре («Егерме яшьлек чик сакчысы» һ.б.) фронт матбугатында («Пограничник» журналы, «Советский воин» газетасында) дөнья күрә. Полкташы Звезда Медушевскаяга багышланган лирик шигырьләр яза[5].

Сугыштан соң (1945 елда) «Комсомолец Татарии» газетасында «Тополь» шигыре басылгач, «Красная Татария» газетасы аны «идеясез әсәр» дип, каты тәнкыйтькә тота. Фронт турында җырлар авторы Михаил Исаковскийның яклавы яшь шагыйрьгә ярдәм итә[6].

Әсәрләре (күбесенчә автобиографик) Бөек Ватан сугышы темасына («Эшелон», «Кагул заставасында» (На Кагульской заставе), «Өзү» (Прорыв)), табигатьне саклауга, замана мәсьәләләренә багышланган.

Татарстан нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләре турында очерклар яза.

Атилла Расихның «Ямашев» (1975), «Айлы төннәр» (Лунные ночи, 1977) романнарын, Хәсән Туфан шигырьләрен һ.б. татарчадан русчага тәрҗемә иткән.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Егермедән артык проза һәм шигырь китабы бар.

  • «Ерак заставада» (рус. На дальней заставе) хикәяләр җыентыгы (К., 1952)
  • «Минем позывнойларны тыңла» (рус. Слушай мои позывные) хикәяләр җыентыгы (М., 178)
  • «Таштагы чирәм» (рус. Трава на камне) хикәяләр җыентыгы (К., 1991)
  • «Туган як киңлекләре» (рус. Родные просторы) шигырьләр җыентыгы (К., 1958)
  • «Чаллы җирендә» (рус. На земле Челнинской) очерклар җыентыгы (К., 1971)
  • Кайтыгыз, ләкләкләр. Казан: ТКН, 1979.
  • Әсәрләренең тулы исемлеге 2017 елның 24 март көнендә архивланган.

«Тополь» (1945)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны (1944) Ирина
Икенче хатыны Нина Александр кызы
улы Александр

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 елның 19 февралендә язучы 1981―2007 елларда яшәгән йорт (Адоратский урамы, 15) фасадында мемориаль такта ачылган[8]. Истәлек тактасында татар һәм рус телләрендә язылган:

Бу йортта 1981―2007 елларда танылган фронтовик язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Александрович Паушкин яшәде

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана. Казань: ТКН, 1970.
  2. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Казан: ТКН, 1986.
  3. Паушкин Г. Искупить свою вину кровью. «Идел», 1998, № 5.
  4. Кутуева Я. Слышу твои позывные. «Казань», 2000, № 5.
  5. Добрый путь вам, мои земляки! Геннадий Паушкин (1921-2007). «Казанский альманах», 2016, март.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]