Зөлхиҗә
Зөлхиҗә | |
Сәнгать формасы | җыр |
---|---|
Жанр | халык җыры[d] |
Башкаручы | Ишморат Илбәков[d] |
Әсәр яки аның атамасы теле | башкорт теле һәм татар теле |
Зөлхиҗә (баш. Зөлхизә) — танылган лирик башкорт һәм татар[1] халык җыры, озын көй.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче тапкыр 20-нче гасырның 20-нче елларында М. А. Бурангулов тарафыннан язып алына.
Аннан соң Лев Николаевич Лебединский (1904 - 1992) җырчылар Роберт Баемов, Мөхтәр Әхмәтгази улы һәм Хәбир Латип улы башкаруында язып ала . Җыр "Башкорт халык йырзары" җыентыгында басып чыгарыла.
Җыр турындагы киләсе мәгълүматләрне З.Г.Исмәгыйлев, К.Й.Рәхимов, И.В.Салтыков , Х.Ф.Әхмәтов язып ала.
Җыр моңлы-драматик характерда. Җырда карт кешегә кияүгә бирелгән гашыйк кызның фаҗигале язмышы турында бәян ителә, Зөлхиҗәнең сөйгәне, аны сагынып, җырын җырлаган.
Башкаручылар арасында Б.Н. Вәлиева, Х.Л. Галимов, Б.М. Мәһәдиева, Д.Д.Нурмөхәмәтова, Г.К.Солтанова, К.Х.Үзәнбаева, Ә.С. Шайморатова бар. Җырны А.С. Ключарев хор (a cappella) өчен, Р.Ә. Мортазин, Рәхимов фортепиано өчен , С.Р. Сәлмәнов, оркестр һәм симфоник оркестр өчен, И.И. Хисаметдинов башкорт халык уен кораллары оркестры өчен эшкәрткән.
«Зөлхиҗә» көе М.М.Вәлиев һәм Н.И.Пейконың «Айсылу» операсында файдаланылган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкирская энциклопедия. Уфа. 1996 г. с. 618.
- Лебединский Л. Н. Башкирские народные песни и наигрыши М., 1965.
- Башҡорт халыҡ ижады, 3 томда. 1 том. Өфө, 1954;
- Башҡорт халыҡ йырҙары. Өфө, 1954;
- Нэзершина Ф. А. Рухи хазиналар. Өфө, 1992;
- Буранголов М. Сәсән аманаты. Өфө, 1995.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- YouTube сайтында Ания Туишева һәм Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Зөлхиҗҗә» татар халык җыры.
- YouTube сайтында Зульхижа - Зайтуна Ахтямова, солистка Ансамбля песни и танца ТАССР (60-е годы).
- YouTube сайтында Зульхижа - башкирская народная песня. Солистка Сирина Вахитова. Госансамбль песни и танца РТ. 2004 г.