Эчтәлеккә күчү

Юныс Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юныс Йосыпов latin yazuında])
Юныс Йосыпов
Туган телдә исем Юныс Йосыф улы Йосыпов
Туган 16 апрель 1926(1926-04-16)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Бикбау
Үлгән 9 декабрь 2018(2018-12-09) (92 яшь)
РФ, ТР, Минзәлә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре һәвәскәр тарихчы
Җефет Мәмдүдә Мирзагали кызы
Балалар өч бала
Бүләк һәм премияләре Эдуард Касыймов премиясе
Рәшит Гәрәй премиясе

Юныс Йосыпов, Юныс Йосыф улы Йосыпов (1926 елның 16 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Бикбау2018 елның 9 декабре, РФ, ТР, Минзәлә) — төбәк тарихчысы, авыллар тарихы турында күп санлы китаплар aвтоpы, «Минзәләнең мактаулы гражданы» (1994). Эдуард Касыймов (1990), Рәшит Гәрәй (2016) исемендәге премияләр лауреаты.

1926 елның 16 апрелендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (1930 елдан Минзәлә районы) Бикбау авылында туган. Җидееллык мәктәпне (1941), читтән торып Минзәлә педагогия училищесын (1953), Казан югары партия мәктәбен (1960) тәмамлаган.

19411942 елларда «Корыч» күмәк хуҗалыгында эшләгән, 19431944 елларда Сембер өлкәсендә армия хезмәтендә булган[1], 1945 елдан янәдән күмәк хуҗалыкта, 1950 елдан исәп-хисап эшендә, укытучы хезмәтендә, 19531956, 19601986 елларда районнардагы партия һәм совет органнарында төрле вазифаларда, шуның соңгы унбиш елында халык контроленың район комитеты рәисе вазифасында эшләгән. 1964-1965 елларда«Минзәлә» газетасының баш мөхәррире.

Мәктәптә укыган елларында ук мәкальләр, әйтемнәр җыйный, авыллар тарихы буенча истәлекләр туплый башлаган. Матвеевка, Калинин, Актаныш һәм Минзәлә районнары оешмаларында эшләгәндә авыллар тарихы буенча истәлекләр, атамалар, риваятьләр туплауны дәвам иттергән. Мәскәү, Казан, Уфа архивларында, Казанда Милли китапханәдә, Ɵфəда Зәки Вәлиди исемендәге китапханәдә, Яр Чаллыда «Туган як тарихы» региональ җәмгыяте китапханәсендә эшләп, тарихи хезмәтләр, статистик һәм икътисадый белешмәлекләр белән таныша. Нәтиҗәдә, Минзәлә төбәге авыллары, поселоклары, кеше яшәгән башка торак пунктлары, дини йортлар, колхозлар-совхозлар, Минзәлә ярминкәсе, җыен бәйрәмнәре, поташ ɜаводлары һ. б. турында шактый мәгълүмат туплауга ирешә. Архивында Минзәлә районының 69, Актаныш районының 88, Тукай районы Күзкәй төбәгендәге 14 авыл, юкка чыккан ике йөзләп торак пункт турында мәгълүмат бар. Районның 5 меңнән артык топонимының аңлатмасын язып алган. ТР ФА Татар энциклопедиясе институты белән элемтәгә кереп, Актаныш һәм Минзәлә районнары авыллары буенча тупланган мәгълүматларны институтка тапшырган. Туган як тарихына багышланган мәкаләләрен даими рәвештә «Минзәлә»[2], «Актаныш таңнары», «Шәһри Чаллы» газеталарында һәм башка басмаларда бастыра килә. Минзәлә районы Бикбау, Дәвек, Калморза, Әтрәкле, Татар Мөшегесе авыллары тарихын, Актаныш районы Адай, инде юкка чыккан Үмәнәй, Мөслим районындагы Бикмәч авыллары, Тукай районы Күзкәй, Югары Байлар, Иске Абдул тарихын яктыртучы китаплар һәм брошүралар чыгарган һәм басмага әзерләгән. Актаныш ягындагы Күҗәкә, Иске Айман, өч Урьяды һәм юкка чыккан Буранчы авыллары тарихы буенча да мәгълүмат туплаган. Гөлек, Тулыбай һәм Рус авыллары тарихы турында китаплар әзерләгән. Шулай ук Юныс ага Йосыпов 2006 елда 2000 данә тираж белән чыккан «Минзәлә төбәге: тарих һәм хәзерге заман» (рус. Мензелинсᴋи край: история и современность) китабын төзүчеләрнең берсе була[3].

Кәҗә авылы тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1773-1775 еллардагы Е. Пугачев җитәкләгән Керәстиян сугышында Кәҗә авылыннан 28 ясаклы һәм 59 йомышлы татар катнашуы тарихка кереп калган. 1784 елдан соң авыл кешеләренә үзләре яшәгән урыннарын, ата-бабаларының асыл сөякләре күмелгән зиратын, үзләре дөнья көткән йорт-җирләрен калдырып китәргә туры килгән. Чөнки ул җирләр Ирәхтә вулысы старшинасы исеменнән йөзбашы Мәүлекәй Мостафин тарафыннан Матвей һәм Никита Можаровларга сатылган. Алпавыт Матвей Можаров авылны куып таратканнан соң, бушап калган йортларга үзе сатып алган крепостной керәстияннарны китереп керткән. Менә шуннан соң Кәҗә авылы Матвеевка авылына әйләнә. Тирә-яктагы Дәре авылы Дыреевкага, Камыштамак башта Аристовкага, аннан Александровкага, Тузганабикә Екатериновкага, Казлыкуак Кузлуковкага, Кәркин Карᴋᴎнaга әйләндерелә[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Юныс Юсупов. Бикбау авылы. Минзәлә, 1нче китап (2001), 2нче китап (2004).
  • Мензелинсᴋи край: история и современность. Мензелинск, 2006 (aвтыpдаш).
  • Юныс Юсупов. Гөлегем — гомер бишегем. Минзәлә, 2009.
  • Юныс Юсупов. Басу моңы яралган җирдә (Аю авылы тарихы). Минзәлә, 2010.
  • Юныс Йосыпов. Минзәлә мәчетләре. Минзәлә, 2011.
  • Юныс Юсупов. Сагынам сине, Байларым. Минзәлә, 2012.