Рөстәм Заһидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Заһидуллин latin yazuında])
(Röstäm Zahidullin битеннән юнәлтелде)
Рөстәм Заһидуллин
Туган телдә исем Рөстәм Илдус улы Заһидуллин
Туган 29 апрель 1986(1986-04-29) (37 яшь)
Казан
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре юрист, министр
Балалар ике баласы
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d]

 Рөстәм Заһидуллин Викиҗыентыкта

Рөстәм Илдус улы Заһидуллин (рус. Рустам Загидуллин яки рус. Загидуллин Рустам Ильдусович, 1986 елның 29 апреле, Казан) — хокук белгече, ТР юстиция министры (2017 елның 22 июненнән). Юридик фәннәр кандидаты (2011).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 29 апрелендә Казанда туган. Әтисе — Илдус Заһидуллин, тарихчы галим, әнисе — Дания Заһидуллина, әдәбият галиме, академиклар. Казан дәүләт университетының юридик факультетын (2008), аспирантурасын (2011) тәмамлаган.

2006 елдан «Татарстан балык хуҗалыгы» җитештерү берләшмәсендә (рус. ПО «Татрыбхоз») эшли: 2006-2008 елларда юрист, 2008-2009 елларда хокук бүлеге башлыгы.

2011-2014 елларда Татарстан прокурорының ТР канун чыгаручы һәм башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары белән элемтәләр буенча ярдәмчесе.

2014 елның 11 августыннан ТР юстиция министрының беренче урынбасары, 2017 елның 22 июненнән ТР юстиция министры.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]