Үзәк мөселман хәрби коллегиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзәк мөселман хәрби коллегиясе latin yazuında])
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе
Оешма төре:

хәрби оешма

Рәсми теле:

татар, рус

Җитәкчеләр
рәис

Мулланур Вахитов
Мирсәет Солтангалиев

Нигезләү

1918 елның гыйнвары

Ликвидация

1920 елның октябре

Үзәк мөселман хәрби коллегиясе (ҮМХК, рус. Центральная мусульманская военная коллегия, ЦМВК) — 1918 елның гыйнварында Кызыл гаскәр өчен татарлардан һәм башка мөселман халыкларыннан торган хәрби бүлгеләр оештыру һәм алар арасында сәяси-агарту эшләре алып баруны максат итеп оештырылган милли-хәрби оешма. 1920 елның октябрендә таратыла. Басма органы — «Кызыл Армия» газетасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мулланур Вахитов 1918 елның 1 августында Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзалары белән (Вахитов үзәктә утыра, папахадан)

1918 елның гыйнварында Петроградта, РСФСР милләтләр халык комиссариатының (рус. Наркомнац РСФСР) Үзәк мөселман комиссариаты каршында Хәрби бүлек буларак оеша. 1918 елның апрелендә хәрби коллегия итеп, май аенда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе итеп үзгәртелә. 1918 елның 31 маенда РСФСР Хәрби эшләр буенча халык комиссариаты Үзәк мөселман хәрби коллегиясен раслый. Коллегияне оештыручы һәм беренче рәисе — Мулланур Вахитов (1885-1918), ул һәлак булгач — М.Х. Солтангалиев (1892-1940), Г.С. Баембәтов (1886-1933).

1918 елның октябреннән ҮМХК Мәскәүдә эшли. 1919 елның апрелендә ҮМХК Мәскәүдән Казанга күчерелә. Казанның үзәгендә шәһәрнең түбәнге өлешендәге Вознесенская (хәзерге Островский) урамы 6нчы йортта урнаша. Коллегиядә Н.Г. Вахитов (1886-1940), К.Л. Якубов (1894-1919), Һ.К. Маликов (1897-1974), М.Г. Крымов (1891-1945), Ш.Х. Усманов (1898-1937), Й.И. Ибраһимов (1895-1961), Б.Җ. Белоусов (1897-1920) эшли. Минһаҗ Конов (Минһаҗ Әлмиев) (1893-1932) коллегиянең хәрби бүлгеләр төзү өчен җаваплы әгъзасы итеп сайлана. ҮМХК тырышлыгы белән һәм аның катнашында Казанда 1нче һәм 2нче аерым Идел буе татар укчы бригадасы (комиссары Бәкер Белоусов), 1нче мөселман социалистик полкы, 1нче Казан совет запастагы батальоны (1920 елданполк), Әстерханда К. Туйбактин[1] исемендәге мөселман полкы, 8 аерым кавалерия эскадроны оештырыла, 1919 елда 2нче мөселман җәяүле гаскәр командирлары курслары, Көнчыгыш халыкларының кавалерия командирлары курслары (башлыгы Хаҗи Габидуллин), татар хезмәт ияләреннән хәрби сәяси хезмәткәрләр әзерләүче агитаторлар курслары ачыла.

ҮМХК органы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның ахырында — 1919 елның башында Көнчыгыш фронтның барлык армияләрендә татар телендә газеталар чыга башлый. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башта Мәскәүдә (1918 елның 20 апреленнән 1919 елның мартына кадәр), аннары Казанда (1919 елның мартыннан 1921 елның 15 мартына кадәр) татар телендә «Кызыл Армия» газетасын нәшер итә. «Кызыл Армия» — татар телендә чыккан беренче совет хәрби газетасы. Барысы 430 саны чыга. 1921 елның 15 мартында, Татарстан җөмһүрияте инкыйлаби хәрби шурасы каршындагы Көнчыгыш бүлек ябылгач, чыгудан туктый. Мөхәррирләре — Һ.Н. Килдебәк (1881-1949), С.С. Атнагулов (1893-1937), Ш.Г. Әхмәдиев (1888-1930), Ф.З. Бурнашев (1898-1942). Газета сәркатибе булып М.В. Галиев (1893-1952) эшли. «Кызыл Армия» ҮМХК белән бер бинада, Вознесенская (хәзерге Островский) урамы, 6нчы йортта урнаша. Бина XX гасыр башында, архитектурасында провинция модерны стилен кулланып, сәүдәгәр Машков өчен төзелгән була. Газета кызылармиячеләр һәм гади халык арасында иң популяр басма, Ватандашлар сугышы чорында чыккан иң эре газета булып санала[2] Атнага 5-6 саны 20-30 мең тираж белән чыгып килә.

Нәшрият эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк мөселман хәрби коллегиясе 60 тан артык исемдә, кызыл гаскәри татарлар арасында гына түгел, ә Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия, Кавказ халыклары арасында таралучы, татар телендәге оригинал һәм тәрҗемә китаплар һәм брошюра нәшер итә. Шулай итеп, илнең Көнчыгышында Октябрь инкыйлабы идеяләрен уздыруга, Совет хакимиятен ныгыту эшенә ярдәм итә.

Театр студиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елның 20 декабрендә РСФСР инкыйлаби хәрби шурасы кызыл гаскәриләрнең үзешчән театрларын һәм студияләрен ачарга фәрман бирә. Әлеге фәрман нигезендә, Идел арты хәрби округы (Самар) сәяси бүлегенең мөселман секциясе, татар театр студиясен ачу өчен, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе белән элемтәгә керә. ҮМХК ярдәме белән 1920 елның 18 июнендә Самар татар театр студиясендә (Самар татар драмасы һәм музыкасы студиясе) 4 айлык һәм 6 айлык курслар ачыла. Студиянең җитәкчеләре итеп, Зәйни Солтанов, Исмәгыйль Рәмиев, режиссерлар итеп Кәрим Тинчурин, П. Талбузин, профессорлар Левировская, Гондобин, Альбозин һ.б. чакырыла. Студиягә барлыгы 120 укучы алына. Укучыларның 85% ы авыл, завод-фабрикалардан, Кызыл гаскәрдән килгән эшче-крестьян яшьләре була. 1920 елның декабрендә студияне 78 кеше тәмамлый (шулар исәбендә Хөсәен Уразиков, Таҗи Гыйззәт, Әсгать Мәҗит һ.б.). Студияне тәмамлаган 50 кешедән Г. Кариев исемендәге Беренче пролетком труппасы («Г. Кариевка хатирә» Пролетком труппасы) оештырыла[3].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Песикина Е.И. Народный комиссариат по делам национальностей и его деятельность в 1917—1918 гг. М, 1950.
  2. Нафигов Р.И. Мулланур Вахитов. Казань, 1975.
  3. Гиззатуллин И.Г. Защищая завоевания Октября. Центральная мусульманская военная коллегия. 1918-1920. М., 1979.
  4. Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.
  5. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Касыйм (Мирзакасыйм) Шаһиҗиһан улы Туйбактин (1888-1918), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, нәшир. Әстерханда инкыйлабка каршы фетнә вакытында һәлак булган
  2. Армейские газеты периода Гражданской войны. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ
  3. Татар драма студиясе. «Гасырлар авазы», 2014, № 3-4.(үле сылтама)