Ибрай (Самар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибрай (Самар өлкәсе) latin yazuında])
Ибрай
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Сельское поселение Краснояриха[d][1]
Почта индексы 446849
Карта

Ибрай (рус. Ибряйкино) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар поселогы. Краснояриха авыл җирлегенә карый.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[2], урман-дала зонасында[3], Олы Тархан елгасының сул ярында, районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 20 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 ° C (абсолют максимум 42 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 ° C (абсолют минимум -47 ° C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[2]

Вакыт зонасы

Ибрай бистәсе, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл ТАССРның Октябрь районы Түбән Норлат (хәзерге Татарстанның Норлат районына карый) авылы кешеләре тарафынан 1921 елда[4] (бәлкем 1926-1927 елларда)[5] нигезләнгән.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[6]
18
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 17 кешенең 100% тәшкил иткән,[7] 2010 елда 18 кешенең шулай ук 100% тәшкил иткән.[8]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләгән.[5]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистә «Маяк Ильича» колхозы составына керә (Шлама авылы). 1994 елдан «Уңыш» ҖЧҖ эшли.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 2,0 2,1 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Гибадуллина Р.Р.. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура. әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  6. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  7. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  8. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.