Иске Усман (Камышлы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Усман (Камышлы районы) latin yazuında])
Иске Усман
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Сельское поселение Старое Усманово[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Сельское поселение Старое Усманово[d][1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 185 метр
Почта индексы 446979
Җирле телефон коды 84664
Карта

Иске Усман (Мәтәби; рус. Старое Усманово) — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Иске Усман авыл җирлеге составына керә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[2], урман-дала зонасында[3], Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көньяк-көнчыгышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).[4] Диңгез өстеннән 185 метр биеклектә урнашкан[5][6].

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны казан татарлары нигезләве генә билгеле.[7] 1910 елда авылда 143 йортта 909 кеше яшәгән. Камышлы төбәге татар авылларыннан иң кечкенә авыл булып саналган.[8][7]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[9]
443
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 100% тәшкил иткән.[10] 2010 елда авылда 443 кеше яшәгән.[11]

Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[7]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда бер мәчет бар.[8] 1930 елларга кадәр мәдрәсә эшләп килгән.[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 2,0 2,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Маршрут и расстояние. Яндекс. Карты
  5. Staroye Usmanovo. GeoNames.
  6. Старое Усманово. Фото Планета
  7. 7,0 7,1 7,2 Происхождение татарских сел Камышлинского района (2014).
  8. 8,0 8,1 8,2 Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.
  9. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  10. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  11. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.