Иман (Ислам)
Внешний вид
Има́н (Ислам диненә караган мәгънәдә) — Ислам теологиясендә, Ислам тәгълиматының дөреслегенә ышануны аңлатучы төшенчә. Исламча дини иманның нигезе - Бердәнбер Аллаһыга ышану.
Бөтен Илчеләрнең һәм Рәсүлләрнең төп бурычлары нәкъ Бердәнбер Аллаһыга ышануга чакыру булган.
Иманның нигезләре[1]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
- Аллаһыга, Аның исемнәренә һәм сыйфатларына ышану.
- Фәрештәләргә ышану.
- Аллаһының Китапларына (Коръән, Библия, һ.б.) ышану.
- Пәйгамбәрләргә ышану.
- Кыямәт көненә ышану.
- Язмышка ышану.
Алар кыскача иман нигезләрендә язылган.
Иманны тулы аңлау өчен тагын түбәндәгеләрне дә карап үтәргә кирәк:
- Иманны котылгысыз үлем алдыннан кабул итеп булмый.
- Иманның бер шартларын үтәп, башкаларын кире кагып булмый.
- Иманның бөтен шартларын кабул итеп, аларның барсын да бертигез үтәү мәҗбүри.
Иманга карата кешеләр төркемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иманга карата кешеләр түбәндәге төркемнәргә бүленәләр:
- Мөселман — иман китереп инанган һәм аны теле белән әйткән кеше.
- Монафикъ — иман китермәүче, ләкин үзен мөэмин дип әйтүче кеше (икейөзле).
- Кәфер яки мөшрик — иман китермәүче һәм моның шулай икәнлеген кире какмаучы кеше[3].
Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез.[4] Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде».[5][6] |
Бернинди дингә карамаган имансыз кешеләр өчен Динсезлек мәкаләне карагыз.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сөннәттә билгеләнгән
- ↑ Али-заде, А. А., 2007
- ↑ Татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары сүзлеге
- ↑ «Чүлдән чыккан гарәпләр: «Без иман китердек» – диделәр. Аларга болай дип әйт: «Юк, сез иман китермәдегез, шуңа күрә: «Без буйсындык» – дип әйтегез; ә иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде...» – диген». Коръән, (49:14)
- ↑ Әли Гыймран сүрәсе / Коръән, (3:154): "... Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче."
- ↑ Әл-Гәнкәбут сүрәсе / Коръән, (29:69): "Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда - һидәят, ахирәттә - җәннәт бирер."
- ↑ «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ