Спас (Татарстан) гербы
Спас гербы | |
Нигезләнү датасы | 18 октябрь 1781 |
---|---|
Спас гербы — Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы үзәге Спас шәһәренең тарихи гербы.
Герб тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Герб яшел җир өстендәге алтын җирлектә ике катлы, тешле, кара капкалы а́ркалы һәм югары катында шундый ук тәрәзәле көмеш манарадан гыйбарәт. Калканның югары өлешендә Казан гербы сурәтләнгән.[1]
Герб символикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Спас өяз шәһәре гербы, геральдмейстер, чын статус киңәшчесе А.А. Волков җитәкчелегендә Сенат каршындагы Герольдия департаментында төзелә һәм иске стиль буенча, 1781 елның 18 октябрендә императорица Екатерина II тарафыннан раслана, андагы тасвирламасы түбәндәгечә: «Калканның югары өлешендә Казан гербы. Түбәнендә алтын кырда борынгы манара, ул бу яңа шәһәр янында борынгыда татар шәһәре Болгар булганлыгы билгесе. Андагы манаралар хәзерге вакытта да җимерелмәгән килеш торадыр».
Герб композициясе хәзерге район территориясендә Спас җиренең бай тарихына Идел-Кама Болгарының (X-XIV гасыр) борынгы башкаласы булганын сөйли.
Геральдикадагы манара — терәк, ышанычлылык, рух ныклыгы символы.
Алтын хөрмәтне, байлыкны, тотрыклылыкны, интеллектны символлаштыра.
Көмеш — чисталык, камиллек, сафлык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Яшел төс — сәламәтлек, табигать, тормыш үсеше символы.
Кара төс — мәңгелек, зирәклек, тыйнаклык символы.
1859 елда, Кене геральдик реформасы чорында, Спас өяз шәһәренең яңа гербы проекты эшләнә (рәсми рәвештә расланмый).
Хәзерге Татарстанның Спас районы гербы Казан губернасының Спас гербы нигезендә төзелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/municipalnye-obrazovaniya/municipalnye-rajony/spas-rajony Онлайн - энциклопедия Tatarica
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 89-92. — 248 с.