Әгерҗе районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әгерҗе районы гербы latin yazuında])
Әгерҗе районы гербы
Нигезләнү датасы 1 август 2006
Сурәт

Әгерҗе районы гербыТатарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы гербы-муниципаль берәмлекнең рәсми символы һәм танып-белү-хокукый билгесе.

Герб Әгерҗе муниципаль районы Советының № 7-4 карары белән 2006 елның 1 августында расланды.[1]

Герб Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2624 номер белән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 70 нче номер белән кертелде.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сыек зәңгәр очлык өстендәге яшел җирлектә — көмеш баш киеме (кәләпүш), шундый ук металл күлмәк, чалбар, кара җиңсез өс киеме (кәзәки) һәм итекләр кигән, җете кызыл дирбияле көмеш атка атланган, сул кулы белән тезген тоткан, уң кулын алга сузган җайдак; аның уң ягында өстә — сигез нурлы көмеш йолдыз, йолдызның кыек нурлары кыскарак, түбәнге нурлары башкаларыннан озынрак; йолдыздан уңга таба алтын канат җәелгән». [2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгерҗе җире үзенең тарихы һәм традицияләре белән бай. Район үзәге — Әгерҗе шәһәре 1646 елдан бирле билгеле. Район гербында аның тарихи, этнографик һәм социаль-хуҗалык үзенчәлекләре чагылдырылган.

Герб милли татар киемнәрендәге җайдак — гербның төп фигурасы. Авылга нигез салучы Әгерҗе (Эгерҗе) исемле җайдак турында риваятьне символик рәвештә чагылдыра. Җайдакның алга омтылган кулы Әгерҗе районы халкының якты киләчәккә омтылуын, ә калкан өскә урнашкан сигез нурлы йолдыз — «Роза ветров» — районда яшәүче барлык халыкларның уртак максатка ирешү өчен көчләрен берләштерүенә күрсәтә. Алтын канат — тимер юл транспорты символы (Әгерҗе станциясе — Татарстан Республикасының иң эре тимер юл төйнәлеше). Әгерҗе районының көньяктан Түбән Кама сусаклагычы сулары белән юылуы гербның очлыгындагы сыек зәңгәр җирлек белән күрсәтелә.

Авыл хуҗалыгы юнәлеше районның төп үзенчәләге: биредә бөртекле культуралар (сабан бодае, көзге арыш) игелә, бәрәңге, шикәр чөгендере үстерелә, ит-сөт җитештерү үсеш алган. Болар барысы да герб калканының яшел кырында символик рәвештә чагылдырылган.

Көмеш төс — ачыклык, ачыклык, татулык, гаепсезлек символы.

Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Кара төс — мәңгелек, зирәклек, тыйнаклык символы.

Яшел төс — яз, сәламәтлек, табигатьне, уңдырышлылыкны символлаштыра.

Кызыл төс — батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм символы.

Сыек зәңгәр төс — югары омтылышлар, намус, дан, тугрылык, үлемсезлек символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб идеясе авторы: Камил Мөхәммәтшин (Әгерҗе).

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләп бетерелде:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Вячеслав Мишин (Химки).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгерҗе районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]