Арча гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча гербы latin yazuında])
Арча гербы
Нигезләнү датасы 18 октябрь 1781
Сурәт
Дәүләт  Россия

Арча шәһәренең тарихи гербы - Россия Федерациясенең Арча районы административ үзәге Арча шәһәренең гербы.

Символиканы тасвирлау һәм нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча шәһәре гербы югары дәрәҗәдә 1781 елның 18 октябрендә императрица Екатерина II тарафыннан Казан наместниклыгының башка герблары (ПСЗРИ, 1781, 15260 номерлы Закон) белән берлектә раслана.[1][2]

Арча шәһәре гербының чын тасвирламасы болай ди: «Көмеш кырда өч манарасы булган имән урманнан кисеп алынган кирмән, чыннан д, хәзер дә шул шәһәрдә бар. Калканның өске өлешендә Казан наместниклыгының гербы: «Казан таҗы астында ак кырда кызыл канатлы кара елан.»

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус елъязмаларында беренче тапкыр Арча ныгытмасы турында 1497 елда телгә алына. 1606 елда Арча рус ныгытмасы була. 1781 елда Екатерина II указы белән Арча өяз шәһәре статусын ала.

Тышкы медиафайллар

1781 елда иң югары расланучы Герб Арча герольдмейстер А. А. Волков җитәкчелегендә Сенат каршындагы Герольдия департаментында төзелә. 1864 елда, Кёне геральдик реформасы чорында, Арча өяз шәһәренең яңа гербы проекты эшләнә (рәсми рәвештә расланмаган): «Көмеш калканда - 3 манаралы кара кирмән, шуларның урта манарасы биегрәк, ачык капкалы. Гербның буш өлешендә Казан губернасы гербы. Ике кисечкән алтын чүкеш Александров тасмасы белән бизәлгән.»

Тышкы медиафайллар

Совет чорында Арча шәһәре гербы (1781 ел) файдаланылмый.

Арча районы гербы (2006 ел)

1926 елда Арча авыл була. 1938 елда шәһәр тибындагы бистә дип үзгәртелә, 2008 елда шәһәр статусын ала.[3]. 1995 елда Арчаның үзгәргән тарихи гербы белән сувенир значогы чыгарыла: «Көмеш калканда яшел тәрәзә буендагы өч манаралы башня һәм кара ишекле агачтан эшләнгән алтын ныгытма. Татарстан Республикасы гербы калканының буш өлешендә».

Совет чорыннан соң шәһәрнең тарихи гербын торгызу турындагы карар кабул итмелми.

2006 елның 17 мартында Арча район Советы карары белән Арча муниципаль районы гербы раслана.

Арча муниципаль районы гербы нигезенә Арча өяз шәһәренең (1781 елда) тарихи гербы алына.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Винклер П. П. Гербы городов, губерний, областей и посадов Рос. империи, внесённые в Полн. собр. законов с 1649 по 1900 г. — М., 1990;
  • О. Рево «Гербы городов Казанской губернии», журнал «Наука и жизнь» № 11, 1976.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]