Арча районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча районы гербы latin yazuında])
Арча районы гербы
Нигезләнү датасы 17 март 2006
Сурәт

Арча районы гербыТатарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Герб Арча район Советының 55нче утырышы карары белән 2006 елның 17 мартында расланган.[1]

Герб 2258 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 50 номерлы астында Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Яшел җирлектә — почмакларда өстән күренүле дүрт кашкарый чәчәге белән чиратлашкан, сабаксыз алтын башаклар белән каймаланган тешле өч манаралы һәм үтәли ачык, бусагасыз, капка аркалы бүрәнәләрдән салынган алтын кирмән».[2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча, Казан наместничествосы гербы (1781 ел)

Арча районыКазан ханлыгының иң борынгы төбәкләреннән берсе. Биредә хаким һәм аксөякләрнең шәхси биләмәләре урнашкан булган. Бу җир гасырлар дәвамында Казан ханнарының ышанычлы терәге булган. Арча тарихы татар халкының дәүләтчелеген торгызуда төп роль уйнаган күпсанлы вакыйгалар белән бәйле. Район үзәге — Арча шәһәренә урта гасырда чик буе ныгытмасы-форпост буларак нигез салына. Ныгытма күп еллар дәвамында тыныч халыкны дошман яуларыннан саклап, үз функциясен уңышлы башкара. 1781 елның 18 октябрендә расланган Арча өяз шәһәре гербыннан алынган сары (алтын) ныгытма образы төбәкнең тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Ныгытма сурәте шулай ук шәһәр һәм районның үзара бәйләнешен ассызыклый.

Икмәк башакларыннан һәм кашкарый чәчәкләреннән ясалган кайма авыл хуҗалыгын — районның хәзерге икътисадының нигезен билгели.

Кашкарый кояш һәм озын гомерне гәүдәләндерә.

Ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, иминлек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, акыл һәм хөрмәт символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гербның идеясе: Атлас Солтанов (Арча).

Район гербы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләп бетерелде:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арча районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]