Петербург шәһәренең җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петербург шәһәренең җәмигъ мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Санкт-Петербург шәһәренең җәмигъ мәчете
тат. Санкт-Петербург җәмигъ мәчете
Mosque SPB.jpg
Ил Русия
шәһәр Санкт-Петербург
Дин Ислам
Мәхәллә Санкт-Петербург мөфтияте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Мигъмарият стиле Төньяк модерн[d]
Мигъмар Николай Васильев[d]
Нигезләүче Гатаулла Баязитов
Беренче телгә алу 1881
Нигезләнгән 1909
Төзелеш еллары 19091920 еллар
Төп даталар:
1906 (рөхсәт алыну)
1909 (нигезләү)
1913 (беренче намаз укылу, ачылу) )
1927-1930 (ябылу),
1940-1956 (ябылу) )
1956 (гамәлдә)
Халәте гамәлдә
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 7801089000объект № 7801089000

Санкт-Петербург шәһәренең җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть Санкт-Петербурга) – Русия империясенең Аурупа өлешендәге иң зур мәчете, мөселман гыйбадәтханәсе, ислам мигъмарияты һәйкәле. Санкт-Петербургның Петроград ягында, Кронверк проспекты һәм Ат тыкрыгы кисешкән урам чатында урнашкан.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәет Габделәхәт хан
Сәет Алим хан, 1911,
Прокудин-Горский фотографиясе

Санкт-Петербург ахуны Гатаулла Баязитов Русиянең төньяк башкаласында җәмигъ мәчетен төзетүдә башлап йөрүче, төп оештыручы була. 1881 елда Петербург мөселман җәмгыяте исеменнән Русия хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 1906 елда гына рәсми рәвештә мәчет төзү өчен ил буенча акча җыю хәрәкәтен башлап җибәрергә рөхсәт алына. 1910 елның февралендә күп санлы дәрәҗәле кунаклар катнашында нигез ташын салу тантанасын оештыра.[2]

Мәчет төзелешенә акчаны татар сәнәгатькәрләре, Бохара әмире Сәет Габделәхәт хан бирә. Гатаулла хәзрәт вафатыннан соң мәчет төзелеше идарәсен аның улы Мөхәммәтсафа җитәкли. 1913 елның 21 февралендә беренче намаз укыла. Романовлар династиясенең 300 еллыгын бәйрәм итүнең икенче көнендә, 22 февральдә тантаналы ачу була. Бохара әмире Сәет Алим хан, Хива ханы Сәет Әсфәндияр-Баһадур катнаша.[3]

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәгъфәр Пончаев

Мәчет бинасы 1909-1920 еллар аралыгында мигъмар Н.В. Васильев проекты буенча мөһәндис С.С. Кричинский һәм мигъмар А.И. фон Гоген катнашында корыла. Коръән сурәләрен төшерүдә төрки телләр белгече А.Н. Самойлович катнаша.

1927-1930, 1940-1956 елларда ябылып тора. 1940 елда медицина кораллары келәте булып хезмәт итә.

1977-2012 елларда мәчет имамы - мөфти Җәгъфәр Пончаев (1940-2012).[4]

Махачкала шәһәрендә җәмигъ мәчете ачылганчы Русиядә иң зур мәчет саналды.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмигъ мәчете ике манаралы, балконлы гыйбадәт залы гөмбәз белән капланган. Сәмәрканд һәм Каһирә мигъмарият мәктәпләре стиле кулланылган. Манарадан азан әйтелми.

Беренче катта ир-атлар өчен, икенче катта хатын-кызлар өчен намаз урыны билгеләнгән. Өченче катта якшәмбе көнне эшли торган мәдрәсә урнашкан.

Озынлыгы 45 м;

Киңлеге 32 м;

Баш гөмбәзенең биеклеге 39 м;

Манаралары биеклеге 48 м;

5000 кеше сыя.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетне карау өчен башка диндәге кешеләргә «Дин тарихы дәүләт музее»нда «Санкт-Петербургның көнчыгыш йөзе» (рус. Восточный лик Санкт-Петербурга) дигән экскурсиягә язылырга кирәк.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Аминов, Д. А. Санкт-Петербургская соборная кафедральная мечеть: исторический очерк. — СПб., 1992.

2. Витязева, В. А. Соборная мечеть — памятник петербургского модерна // История Петербурга. — СПб., 2002. — № 1.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Я.Янбаева. Потомки Баязитова. СПб: Петербургское востоковедение,1994.

2. Историческая геналогия татарского народа (төзүче А.Б. Беляев). К.: Татарстан китап нәшрияты, 2012, 217 бит - ISBN 978-5-298-02215-6

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар-информ сайты
  2. Дин тарихы музее сайтында
  3. «Санкт-Петербургские ведомости», 23 февраля (8 марта) 1913, № 44, стр. 3.
  4. Татар-информ