Рөстәм Литвинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Литвинов latin yazuında])
Рөстәм Литвинов
Туган 28 гыйнвар 1954(1954-01-28) (70 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәре тереклек химиячесе
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Рөстәм Игорь улы Литвинов (1954 елның 28 гыйнвары, Казан) — Россия биохимигы, кан, кан агу һәм тромбозлар өлкәсендә белгеч.

Казан (Идел буе) федераль университетының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы профессоры; Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының баш фәнни хезмәткәре, фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе[1]. Пенсильвания университеты Медицина факультеты Күзәнәк биологиясе департаментының өлкән тикшеренүче. Якынча 300 басмасы бар[2].

Тромбоз һәм гемостаз буенча халыкара җәмгыять (ISTH), тромбоз һәм гемостаз буенча җәмгыятьләрнең Төньяк Америка Ассоциациясе (THSNA), Фибриногенны өйрәнү буенча халыкара җәмгыять (ISFR), Америка биофизик җәмгыяте (BPS), Америка гематология җәмгыяте (ASH) әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Литвинов 1954 елның 28 гыйнварында Казанда туа. Әнисе — Нәзнинә Газиз кызы Сабитовская (1931—2019), пианист, профессор, Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы мөдире. Әтисе — Игорь Львович Литвинов (1928—2000), инглиз теле укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан ветеринария институтының чит телләр кафедрасы мөдире[3]. Өйләнгән, уллары Тимур (1974 елда туган) һәм Булат (1982 елда туган) бар.

1971 елда 131 нче номерлы Казан физика-математика лицеен алтын медаль белән тәмамлый. 1977 елда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының (хәзер — Казан дәүләт медицина университеты) дәвалау факультетын тәмамлый. 1977 елдан 1980 елга кадәр шул ук институтның биохимия кафедрасы каршында профессор Д. М. Зубаиров җитәкчелегендә аспирантурада укый. 1980 елда И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медицина институтында «Фибриноген Б табигате» темасына биохимия белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 1993 елда «Кан һәм гемостаз патологиясе оешуында фибронектин» дигән темага биохимия һәм патологик физиология белгечлекләре буенча докторлык диссертациясен яклый.

1980 елдан — ассистент, 1989 елдан — доцент, 1995 елдан — Казан дәүләт медицина университетының биохимия кафедрасы профессоры. 2000 елның мартыннан — Пенсильвания университеты Медицина факультетының Күзәнәк биологиясе һәм үсеш биологиясе бүлегенең Джон Вайзел лабораториясендә өлкән тикшеренүче. 2013 елдан — Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы профессоры, баш фәнни хезмәткәр, «Аксым-күзәнәк багланышлары» фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе[4].

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оптик пинцет принцибын файдаланып, молекулалар арасындагы лиганд-рецептор мөнәсәбәтләрен өйрәнү өчен эксперименталь модель эшләгән, ул чистартылган аксым, пептид һәм нуклеин кислоталарында да, тере күзәнәкләр өслегендә дә бердәй молекулаларның кире бәйләнешен наномеханика һәм кинетика үлчәү өчен уңышлы кулланылган.

Күпкырлы (полиэдр) рәвешендәге эритроцитларның яңа морфологик формасын таба, алар контракция (ретракция) вакытында кан куерыгын һәм тромбларны кысу нәтиҗәсендә барлыкка килә. «Полиэдроцитлар» һәм «пьезоцитлар» терминнарын компрессион деформациягә дучар булган эритроцитларны билгеләү өчен тәкъдим итә.

Фәнни журналларда басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казанский федеральный университет, archived from the original on 2019-10-14, retrieved 2022-04-15 
  2. Google Scholar
  3. LiveJournal «Об учебниках по татарскому языку»
  4. Казанский федеральный университет, archived from the original on 2019-10-14, retrieved 2022-04-15 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]