Хор

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хор latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хор
Сурәт
Нигезләнү датасы 200 до н. э.
Чыгыш иле Борынгы Греция
Commons-logo.svg Хор Викиҗыентыкта

Хоры (бор. грек. χορός «гавам»), шулай ук җырчылар төркеме — җырлаган кешеләрдән оешкан музыкаль ансамбль яки җырчылар тавышларының уртак яңгырашы.

Хор вокал ансамбленнән (вокаль трио, квартет, квинтет һ.б.) бер үк партияне башкаручы ким дигәндә ике яки аннан да күбрәк кеше булуы белән аерылып тора.


Хорны дирижер яки хормейстер җитәкли.

Күп очракта хор сопрано, альт, тенор һәм бас партияләреннән тора. Әмма партияләр саны нигездә чикләнмәгән, чөнки һәр шушы төп партия берничә чагыштырмача мөстәкыйль партияләргә бүленә ала (бу күренеш музыкантлар арасында divisi дип атала[1]): Кшиштоф Пендерецкийның һәрберсе дүрт партиядән торган өч хор өчен язылган «Stabat Mater» әсәре барлыгы 12 хор партиясе тәшкил итә

Хор уен коралларына кушылып яки үзе генә мөстәкыйль җырлый ала. Хорның мөстәкыйль җырлавы a cappella дип исемләнә. Хор кушылып җырлаган инструменталь ансамбль үз эченә һәркайсы уен коралларын диярлек кертә яки тулы оркестрны да тәшкил итә ала. Кагыйдә буларак, репетицияләрдә хор кушылып җырлаган оркестр урынына ярдәмче уен коралы буларак фортепиано кулланыла; шулай ук фортепиано a cappella башкарылган хор әсәрләрен өйрәнүдә кулланыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче җырчылар төркемнәреннән трагедияләрдә кулланылган борынгы грек хорларын искә алу зарур. Әмма заманча драматургия һәм театрдан аермалы буларак ул персонаж буларак түгел, гавам фикерен күрсәтүче буларак кулланыла. Борынгы грек хоры күп очракта бер тавышта җырлый, кайбер вакытта көе унисон рәвешендә кифара уен коралы белән кабатланып бара.

Иртә христианлык антик традициясен дәвам итә һәм X–XII гасырларда хор унисон яки октава рәвешендә җырлый. Аннан соң тавышларны түбән һәм югарыларга бүлү барлыкка килә, соңрак шуның нигезендә партияләр дә формалаша. XV гасырга кадәр Ауропа хорларында ир-атлар гына җырлаган (католик һәм протестант чиркәү хорларында - XVII гасырга кадәр, рус православ чиркәүләрендә - XX гасырның башына кадәр) (заһидәләр хоры искәрмә буларак күзаллана)[2].

Пермь музыка көллияте хоры

Хор коллективларының төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грегориан Чиркәү хоры

Рус теориясендә җыр тавышлары төркемнәре буенча башкаручы коллективның тасвирламасын хор тибы дип исемлиләр. Билгеле булганча, җырчылар тавышлары түбәндәге өч төркемгә бүленә — хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар тавышлар. Шундый бер төркемнән генә торган хор хатын-кызлар, ир-атлар яки балалар хоры дип исемләнә; төрле төркем тавышлардан торган хор катнаш хор дип исемләнә. Бу дүрт төр башкару тәҗрибәсендә кулланыла.

Катнашучылар саны буенча түбәндәгечә төркемләнә:

  • вокаль-хор ансамбле — 12 дән алып 20 гә кадәр катнашучыдан торган төркем;
  • камера хоры — 20 дән алып 30-50 гә кадәр катнашучы;
  • урта хор — 40 тан алып 60-70 кә кадәр катнашучы;
  • зур хор — 70 тән алып 120 гә кадәр катнашучы;
  • җыелма хор — 1000 катнашучылар тәшкил иткән, вакытлыча төрле коллективлардан җыела торган төркем. Мондый төркем сәнгать төренә түгел, күбрәк «хеппининг-перформанс» шәкеленә карый яңа күп очракта пропаганда-агарту максаты белән оештырыла.

Хорлар шулай да профессиональ, һәвәскәр (үзешчән), коммерцияле булмаган, чиркәү һәм укучылар хорлары кебек төркемнәргә дә бүленә.

Татар музыкасында хор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар музыкасына асылында бертавышлылык хас булса да, Солтан Габәши, Мансур Мозаффаров, Шамил Шәрифуллин кебек күренекле татар композиторларының иҗаты киресен исбатлый.

Солтан Габәши беренчеләрдән булып татарлар һәм башкортлар һәвәскәр хорларын оештыра. Татар көйләрен хор өчен эшкәртә һәм хор өчен кайбер әсәрен дә иҗат итә. Солтан Габәшидән соң XX гасыр татар композиторларының күпчелеге хор өчен әсәрләр яза.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]