Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Thijs!bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (робот өстәде: ru:Башкирская АССР
Юл номеры - 197: Юл номеры - 197:
[[ko:바시키르 소비에트 사회주의 자치 공화국]]
[[ko:바시키르 소비에트 사회주의 자치 공화국]]
[[pl:Baszkirska Autonomiczna Socjalistyczna Republika Radziecka]]
[[pl:Baszkirska Autonomiczna Socjalistyczna Republika Radziecka]]
[[ru:Башкирская АССР]]
[[tl:Nagsasariling Sosyalistikong Republikang Soviet ng Bashkir]]
[[tl:Nagsasariling Sosyalistikong Republikang Soviet ng Bashkir]]
[[tr:Başkurdistan Özerk Sovyet Sosyalist Cumhuriyeti]]
[[tr:Başkurdistan Özerk Sovyet Sosyalist Cumhuriyeti]]

6 апр 2012, 16:24 юрамасы

Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы
рус. Башкирская Автономная Советская Социалистическая Республика
баш. Башкорт Автономиялы Совет Социалистик Республикаhы

23 март 1919 ел — 11 октябрь 1990 ел



Байрак Герб
Башкала Уфа
Тел(ләр) башкорт, рус
Акча берәмлеге сум
Интернет домены .su
Мәйдан 415 900 кв. км
Халык 3 950 482 кеше (1989)
Идарә итү төре Совет республикасы

Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Башкирская Автономная Советская Социалистическая Республика, баш. Башкорт Автономиялы Совет Социалистик Республикаhы) — РСФСР составында беренче автономияле республика.

1919 елның 20 мартында Ырынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оештырылган. Территориясында шәһәрләр булмаганлыктан, беренче вакытта күрше Уфа губернасында урнашкан Стәрлетамак шәһәреннән идарә ителгән.

1925 елның 27 мартында БАССРның беренче Конституциясе кабул ителә.

1990-сы елдың 11 октябрендә Башкорт АССР-ы суверенитеты турында декларация кабул ителә[1].

1992 елның 25 февралендә Башкорт АССР үзатамасын Башкортстан Республикасы исеменәә үзгәртә[2].

1992 елның 31 мартында Башкортстан Русияның башка республикалары белән яңа федератив килешүгә кул куела.

Барлыкка килүнең тарихы

Кече Башкортстанның барлыкка килүе

Февраль инкыйлабыннан соң башкортлар торган районнарда милли-территориаль автономия кору өчен милли хәрәкәт башлана. 1917 елның июль-август айларында Ырынбурда I һәм II Бөтенбашкорт Корылтайлар узалар; бу съездларда башкорт халкының вәкилләре федератив Русия составында «милли-территориаль рәвештә демократик республика» төзәргә кирәклеге турында карар кабул итәләр.

1917 елның 16 ноябрендә Башкорт Үзәк Шурасы Ырынбур, Пермь, Самара һәм Уфа губерналарның өлешләрен Русия республикасының автономияле өлеше — Башкортстан территориаль-милли автономиясе тип игълан итә. Бу карар 1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбурда үткән III Бөтенбашкорт Корылтаенда раслана. «Кече Башкортстан» төшөнчәсе 1918 елның гыйнварында барлыкка килә — бу вакытта «Кече Башкортстан автономиясе турында кагыйдәнамә» дигән проекты әзерләнә.

Бәләкәй Башкортстанга түбәндәге төбәкләр кертеләләр:

Файл:1928 atlas of the Soviet Union (merged).jpg

Пермь губернасыннан: Красноуфимск өязенең көньяк өлеше; Оса өязенең көньяк өлеше; Екатеринбург өязенең көньяк-көнчыгыш өлеше; Шадрин өязенең көньяк-көнбатыш өлеше;

Ырынбур губернасыннан: Чиләбе өязенең көньяк-көнбатыш өлеше; Троицк өязенең көнбатыш өлеше; Верхнеуральск өязе, Орск өязенең төньяк-көнбатыш өлеше; Оренбург өязенең төньяҡ өлеше;

Уфа губернасыннан: Бөре өязенең көньяк-көнбатыш өлеше; Стәрлетамак өязенең төньяк-көнчыгыш өлеше;

Самара губернасыннан: Бугуруслан өязенең көнчыгыш өлеше.

1920 елның 20 августында Стәрлетамак шәһәре, ноябрь аенда Стәрлетамак өязенең 16 волосте шулай ук республикага тапшырылалар.

Олы Башкортстанның барлыкка килүе

1922 елның 14 июнендә «Автономияле Башкорт Социалистик Совет Республикасының чикләрен киңәйтү турында» дип аталган ВЦИК декреты белән Уфа губернасы бетерелә.

Аның Уфа, Бөре, Бәләбәй, Златоуст өязләре Автономияле Башкорт Социалистик Совет Республикасына кушыла. Республика составына шулай ук Чиләбе губернасының Мияс өязенең Торгаяк, Сыростан, Мияс волостьлары һәм Мияс шәһәре кертелә. Кече Башкортстаннан Чиләбе губернасына Ялан кантоны тапшырыла. Уфа губернасының Минзәлә өязе 1920 елда барлыкка килгән яңа Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасына тапшырыла. Автономияле Башкорт Социалистик Совет Республикасының рәсми башкаласы булып Уфа таныла.

Иҗтимагый-икътисади үсеше

Совет власте чорында Башкортстан зур үсеш кичерә, аның сәнәгать секторына нигез салына. Республика шәһәрләрнең күпчелеге корыла. 1920-елларның ахырында Башкортстанда, Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә нефтьле (Идел-Урал нефть һәм газ районы). 1932 елның маенда Ишембай янында беренче скважиналардан нефть чыгару башлана.

Башкортстанның Урал аръягында (Белоретта, Учалыда, Сибайда) тау сәнәгәте районы булдырыла. Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре мөһим сәнәгать үзәкләренә әвереләләр.

Бөек Ватан сугышы вакыты

Бөек Ватан сугышы чорында Башкортстанга Русиянең үзәгеннән һәм көньягыннан йөздән артык ширкәтләр, хастаханәләр, кайбер үзәк хөкүмәт органнары, эвакуацияләнәләр; 278 мең качаклар күчеп киләләр, шуларның 104 меңе — Уфага[3].

Сугыш вакытында бик күп хәрби частьләр, шул исәптән Башкорт атлы дивизиясе әзерләнә. «Полководец Суворов», «Александр Невский», «Салават Юлаев» и «Уфимец» бронепоездлары эшләнеп фронтҡа җибәреләләр.[4].

Административ-территориаль бүленеше

1930-елларга кадәр Башкортстанда волость-кантон бүленеше була. Мәсәлән, 1926 елда Башкорт АССР-ында 8 кантоннына бүленгән:

Кантон Үзәге Мәйдан,
км²
Халык саны[5]
(1926), кеше.
1 Аргаяш кантоны Аргаяш 5 776 49 236
2 Бәләбәй кантоны Бәләбәй 21 847 265 469
3 Бөре кантоны Бөре 24 030 249 011
4 Зилаир кантоны Зилаир 29 474 92 155
5 Мәсәгуть кантоны Мәсәгуть 12 055 73 198
6 Стәрлетамак кантоны Стәрлетамак 21 189 204 222
7 Тамьян-Катай кантоны Сәрмән 19 808 55 667
8 Уфа кантоны Уфа 17 661 271 379

1930 елның 20 августында районнарга бүленеше индерелә.

1952 елның маенда Башкорт АССР-ы Уфа һәм Стәрлетамак өлкәсенә бүленә. Киләсе елның апрелендә бу карар юкка чыгарыла, Башкорт АССР-ы бердәм төбәк буларак 54 районга бүленә.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  1. http://old.ufacity.info/nb/deklarationsuverenrb.htm
  2. Закон Башкирской ССР от 25 февраля 1992 года № ВС-10/12 «Об изменении наименования государства Башкирская Советская Социалистическая Республика»
  3. [1]
  4. История создания и развития военного комиссариата Республики Башкортостан
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=260