Глобальләшү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Глобальләшү latin yazuında])
Глобальләшү
... хөрмәтенә аталган Глобус
Кайда өйрәнелә глобализация өйрәнүләре[d] һәм international studies[d]
Моңа бәйле сурәт
Моның каршысы деглобализация[d] һәм triadization[d]
 Глобальләшү Викиҗыентыкта
1899 ел. Cable & Wireless Worldwide ширкәтенең су асты телеграф чыбыкларының челтәре картасы

Глобальләшү (лат. globus — шар сүзеннән алынган) —

« Җир шары күләмендәге; аерым илләрнең чынбарлыгына халыкара әһәмияткә ия булган факторларның йогынтысы (мәсәлән, икътисади, сәяси, мәдәни бәйләнешләрнең) үсә бару процессы. Дәүләтләрнең үзара бәйләнеше милли икътисадларның бер-беренә үтеп керүен, ә кайбер очракта аларның интернациональ структураларга әверелүен китереп чыгара. Яңа бигрәк тә информацион технологияләр киңрәк таралыш таба бара.[1]
»

Фәнни-технологик прогресс аркасында барлыкка килгән глобальләшү чорында Җир йөзендәге төрле кешеләр төркемнәре арасында барлыкка килгән кәшефләр һәм башка төр мәдәни белемнең алдынгы үрнәкләре мәгълүмат технологияләре ярдәмендә тиз арада тарала. XX гасырның икенче яртысында социология фәненә глобаль авыл төшенчәсе барлыкка килә,[2][3] Интернет, социаль челтәрләр һәм башка мәгълүмат технологияләре барлыкка киләчәге, нәтиҗәдә географик урнашуы һәм аралашу өчен кулланылган тел белән чикләнмәгән җәмгыятьләрнең барлыкка киләчәге фаразлана.[4][5] Бүгенге көндә мәдәни күптөрлелек юкка чыгачагы, урынына глобаль космополит моно-мәдәният барлыкка киләчәге турында фикерләр киң таралган.[6][7]

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Планетабызны чорнап алган коммуникация һәм транспорт челтәрләре, капитал агышы, кешеләрнең дәүләтара миграцияләре яңа сыйфатларга баеп килә. Глобальләшү капитал агышын, яңа технологияләрне һәм интеллектуаль казанышларны, мәгълүмат үсешен, югары квалификациягә ия булган көчләрне тоткарлаучы киртәләрне читкә алып ташлый. XXI гасырда икътисади яктан алга киткән дәүләтләрнең уңышлары аларның социаль проблемаларны, нигездә, хәл итә алу мөмкинлекләре шушы дәүләтләрнең яңа реальлекләргә җайлана һәм аларны файдалана алуына бәйләнгән.

Глобальләшү — җәмгыятьнең барлык сфераларын сугарып бара торган процесс. Ул икътисадта да, җәмгыятьнең социаль сферасында да, шулай ук аның сәяси һәм рухи сфераларында да чагылыш таба. Ләкин өстенлек, әлбәттә, икътисад өлкәсендә. Ьәм бу факторның беренчеллеге хәзерге этапта җәмгыятьнең эчке асылында ук чагыла.

Иске җәмгыятьтән аермалы буларак, глобальләшү шатрларында илләр белән хөкүмәтләр түгел, ә «җиде дәүләт» элиталары белән кушылган глобаль оешмалар: Транснациональ корпорацияләр, Халыкара валюта фонды, Бөтендөнья банкы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы идарә итә. Аларның нигезен һәм эчтәлеген кешеләр тормышына тирән үтеп кергән, барлык күзәнәкләргә сеңдерелгән базар мөнәсәбәтләре тәшкил итә. Белгечләр күрсәтүе буенча, глобальләшүнең хәзерге этабында 750 гә якын Транснациональ корпорация хәрәкәт итә. Алар төрле сәүдә операцияләре һәм халыкара финанс базарлары аркылы бөтендөнья икътисады-на зур йогынты ясап торалар.

Хәзерге этапта бара торган глобальләшү процессы үзенчәлекле тенденциягә ия. Аның рәсми булмаган үзәге — Америка Кушма Штатларында. Шунлыктан Җир шарының барлык илләрендә дә чагылыш тапкан процесс америкалашу белән характерлана. Әйтик, икътисад өлкәсендә ул — АКШның барлык илләр ресурсларын үзенә буйсындыруыннан; финанс өлкәсендә — барлык илләрдә доллар хакимлеген урнаштырудан; сәясәттә — барлык илләрне Америка материгындагы Хуҗага баш идереп яшәтүдән; хәрби өлкәдә — бөтен дөньяга көчләп НАТО (АКШ дип сана) хакимлеген тагудан; рухи өлкәдә — кешеләрнең аңын америкалаштырудан; мәдәният-ләрен милли үзенчәлектән «иреклеләндерү»дән һ. б. гыйбарәт.

Икътисад өлкәсендә Глобальләшү процессының узган гасырның 90 нчы елларыннан соң тизләнүе Аурупа илләрендә социализмның җимерелүенә, шулай ук социализмга кыйбла тоткан илләрнең шушы юлдан тайпылуларына бәйләнгән иде. Социализмның җиңелүе базар мөнәсәбәтләренә җәелү өчен икътисад мәйданын, дөньядагы глобальләшү процессының кысаларын киңәйтүгә китерде. глобальләшү — кешелек өчен каршылыклы нәтиҗәләргә китергән күренеш. Ул җәмгыятьнең социаль өлкәсендә бер илләргә, башлыча АКШка, Көнбатыш Аурупаның кайбер илләренә зур уңыш китергән булса, Планетаның Көньяк Азия, Африка, Латин Америкасы кебек илләренә уңай нәти-җәләр бирә алмады. Үсә баручы дәүләтара бәйлелек аркасында бөтендөнья системасының регионнардагы хәвеф-хәтәрле гамәлләрдән зарарлануы көчәя төшә, дөньядагы информацион системаларның бозылуы арта бара. Бу процесс зур масштабка ия булган криминал төркемнәрнең көчәюенә, дәүләтара террорлыкның киңәя баруына китерә. Ләкин иң аянычлысы шунда: Глобальләшү шартларында халыкларның яулап алган милли суверинитетлары юкка чыга бара. БМОда әле күптән түгел генә халыкара мөнәсәбәтләрдә милли дәүләтләр төп башкаручы көч булып торса, Глобальләшү этабында дәүләтләр белән идарә итү бөтенләй башка системага күчә башлады. Анда хәлиткеч роль халыкара икътисади институтлар, транс-националь субъектлар кулына күчте.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) йогынтысы кими бара. Мәсәлән, шул ук АКШ җитәкчеләре Гыйрак, Югославия, Әфганстан җирләрен рәхимсез рәвештә бомбага тоту һәм аларның территориясенә басып керү өчен БМОның рөхсәтен сорап тормадылар. Гомумән, глобальләшү бер илләрнең икътисади һәм соци-аль үсешен тизләтсә, икенчеләренекен киресенчә киметә, дөнья күләмендә диспропорцияләр тудыра. Шунлыктан зур үсешкә ия булмаган, конкуренциягә яраша алмый торган илләр глобальләшү процессына кушылырга әллә ни ашыкмыйлар.

БМО агентлыгының белдерүенә караганда, 1960 елда дөньядагы 20 процент иң мөлкәтле кешеләрнең байлыгы, 20 процент иң ярлы кешеләрнең байлыгына караганда, 30 тапкыр күбрәк булса, XX гасыр азагында ул 78 тапкырга җитә. 1999 елда 475 миллиардерның мөлкәте дөньядагы барлык халык мөлкәтенең яртысыннан артыграк булган. Шул ук елларда 20 процент иң мөлкәтле кешеләр дөнья бай-лыгының 86 процентына хуҗа булалар, 20 процент иң ярлы кешеләрнең өлеше ни бары 1 процент белән генә чикләнгән.

Глобальләшү шартларында кешелекнең социаль хәле аянычлы. Мәсәлән, XX гасыр азагына 1,7 миллиард кеше (80 нән артык илдә) даими рәвештә эчәргә яраклы суга интегеп, 3 млрд кеше ачлы-туклы яшәгән. Хәерче илләрдә кешеләрнең өчтән бер өлеше 40 яшькә хәтле генә яши. 23 илдә олы яшьтәге кешеләрнең яртысы укый-яза белүдән мәхрүм. Шуның өстенә, йогышлы авырулар, эпидемияләр. Мәсәлән, Африка континентының 20 илендә халыкның 25 проценты СПИД белән авырый. Узган гасыр азагына 33,6 миллион кеше шушы авыруга тап булган, эпидемияләр башланганнан соң, 16,3 миллион кеше үлгән.[1]
»

Мәдәни үзгәрешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глобальләшү китергән мәдәни үзгәрешләрдән канәгәть булмаганнары, чишелеш буларак икътисади, сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни мәсьәләләрдә үзирекле изоляция (en) һәм эндогамияне (берәр дин, милләт яки этнос вәкилләре арасындагы гына никахлар, en)[8]. тәкъдим итә, этник милләтчелек агымнарын яклый.[9]

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Российская социологическая энциклопедия.— M., 1998.— С. 95.
  • Бузгалин А. Постиндустриальное общество // Вопросы философии.— 2002.— # 5. *Глобализация.— 1998.— # 5.
  • Глобализация экономики.— 2001.— # 7.
  • Глобальное управление.— 1998.— # 11.
  • Степин В. Теоретическое знание.— M., 2000.
  • Татары.—M., 2001.
  • Уткин А. Богатые и бедные // Вопросы философии. 2001.— # 1.—С. 19.
  • Хани P. Компоненты глобальной культуры // Глобальные социальные и политические перемены в мире (материалы российско-американского семинара.— M.,- 23—24 октября 1996).— M., 1997.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит385, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-02-17 
  2. McLuhan, Marshall. Understanding Media. (Gingko Press, 1964, 2003) p6.
  3. Eric McLuhan (1996). The source of the term 'global village'. McLuhan Studies (issue 2). әлеге чыганактан 2010-06-20 архивланды. 2008-12-30 тикшерелгән.
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-02-03, retrieved 2016-12-17 
  5. CIOS/McLuhan Site: M. Cios.org. әлеге чыганактан 2009-02-07 архивланды. 2013-11-26 тикшерелгән.
  6. Jaffe, Eugene D. (in en). Globalization and Development. Infobase Publishing. p. 48. ISBN 9781438123318. https://books.google.com/books?id=b5EnlzZSK4QC&pg=PA48&dq=Monoculture+globalization&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwixlK3b-KHPAhVD-mMKHXo_AScQ6AEIIjAB#v=onepage&q=Monoculture%20globalization&f=false. Retrieved 22 September 2016. 
  7. Jansson, Bruce S. (in en). Becoming an Effective Policy Advocate. Cengage Learning. p. 172. ISBN 0495812390. https://books.google.com/books?id=OmkE7Zs91uMC&pg=PA172&dq=Monoculture+globalization&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwixlK3b-KHPAhVD-mMKHXo_AScQ6AEIKDAC#v=onepage&q=Monoculture%20globalization&f=false. Retrieved 22 September 2016. 
  8. «Общие понятия и термины этнологии», 2000 г.(үле сылтама)
  9. The Website of Political Research Associates. PublicEye.org. 2015-05-26 тикшерелгән.