Альберт Батыргазиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Батыргазиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Боксчы Альберт Батыргазиев
AL`BA
А.Х.Батыргазиев.jpg
Туган телдә исем Альберт Ханбулат улы Батыргазиев
Туган 23 июнь 1998(1998-06-23) (23 яшь)
РФ, Дагстан , Бабаюрт районы, Геметюбе
Милләт нугай
Ватандашлыгы Русия байрагы РФ
Әлма-матер Нижневартовский государственный университет[d][1]
Һөнәре боксчы спортчы (бокс, кикбоксинг)
Бүләк һәм премияләре РФ халыкара класслы спорт мастеры
Сайт alba_boxing86

Commons-logo.svg [[commons:Category:Albert Batyrgaziev|Боксчы Альберт Батыргазиев
AL`BA]]
Викиҗыентыкта

Альберт Батыргазиев, Альберт Ханбулат улы Батыргазиев (нуг. Альберт Ханбулатович Батыргазиев, 1998 елның 23 июне, РФ, Дагстан, Бабаюрт районы, Геметюбе[2]) – Россия боксчысы – икенче җиңел һәм җиңел авырлык категорияләрендә чыгыш ясаучы профессионал. Россия милли җыелма командасы әгъзасы. Халыкара класслы спорт мастеры. Һәвәскәрләр арасында дүрт тапкыр Россия Федерациясе чемпионы (2017, 2018, 2019, 2020). Профессионаллар арасында WBA Asia версиясе буенча икенче җиңел авырлыктагы Азия чемпионы. Элек кикбоксинг белән шөгыльләнгән. XXXII Җәйге Олимпия уеннары (23.07.- 8.08.2021, Токио, Япония) чемпионы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елның 23 июнендә Дагстанның Бабаюрт районы Геметюбе авылында нугай гаиләсендә туган[3]. 6 яшендә гаиләсе белән Ханты-Манси автономияле округының Түбән Варта шәһәренә күчеп китә. Әнисе — тәрбияче, әтисе – янгын сүндерүче. Биш бертуганы (бер абыйсы һәм дүрт энесе) бар[4]. 2014 елда Түбән Вартаның 1нче мәктәбен, 2018 елда социаль-гуманитар көллиятен тәмамлаган. Түбән Варта дәүләт университетының (ru) физик тәрбия һәм спорт факультетында укый. 8 яшендә Көнчыгыш көрәше белән мавыга. Зур спортка юлны тугыз ел дәвамында шөгыльләнгән кикбоксингтан башлый.

Спорт күрсәткечләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда кикбоксинг буенча Россия беренчелегендә фулл-контакт бүлегендә 42 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны яулый. Соңрак кикбоксинг буенча лайт-контакт бүлегендә 47 килограмм авырлык категориясендә Россия беренчелегендә бронза призер була. Польшада узган Аурупа беренчелегендә ота.

2014 елда кикбоксинг буенча Россия беренчелегендә К-1 бүлегендә 48 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны ала. Кикбоксинг буенча Россия чемпионатының җиде-контакт бүлегендә җиңүче була. Шул ук 2014 елда Дөнья беренчелегендә җиңә.

2015 һәм 2016 елгы Россия чемпионатларында чемпионлыгын раслый. Соңрак, Дөнья беренчелегендә (Дублин, Ирландия) 57 килограмм авырлык категориясендә ота. 2017 елда ир-атлар арасында кикбоксинг буенча «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте чемпионатында (Краснодар) 60 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны ала.

Олимпиадада катнашу өчен, Альберт спорт төрен үзгәртә. Өч ел дәвамында атказанган тренер Руслан Куштанов җитәкчелегендә классик бокс белән шөгыльләнә.

2017 елда бокс буенча Россия чемпионатында беренче көрәштә 2016 елгы Олимпиаданың бронза призеры Владимир Никитинны җиңеп, җиңел авырлыкта чемпион була. «Чемпионатның иң яхшы боксчысы» дип таныла.

2018 елда бокс буенча Халыкара турнирда (Санкт-Петербург) 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүче була. Соңрак 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Аурупа беренчелегендә икенче урын ала. Россия чемпионатында үз үлчәү авырлыгында җиңә һәм ике тапкыр Россия чемпионы була. 2018 елның 9 декабрендә Россия җыелма командасының дөнья җыелмасына каршы матч очрашуында катнаша.

2019 елгы бокс буенча Дөнья чемпионатына (Екатеринбург) Россия җыелма командасы составына кертелә[5]. 15 сентябрьдә икенче әйләнештә 57 кг. га кадәр авырлык категориясендә Боян Асеновны (Болгария) 5:0 исәбе белән җиңә[6].

2019 елгы Россия чемпионатында 57 кг. га кадәр авырлык категориясендә җиңеп, өч тапкыр ил чемпионы була. Финалда өч тапкыр Россия чемпионы һәм Евроуеннар-2015 җиңүчесе Бахтаровар Назировны җиңә. Квалификация турнирында (Лондон, COVID-19 пандемиясе аркасында тәмамланмаган) Олимпия лицензиясен ала.

Профессиональ дебюты 2020 елның 3 июлендә була. 10 раундлы көрәштә Армен Атаевны (Россия) вакытыннан алда җиңә (5-1-1). Беренче профессиональ көрәшендә үк WBA Asia версиясе буенча 2нче җиңел авырлык категориясендә Азия чемпионы титулын яулый. Икенче көрәштә EBP версиясе буенча Ауразия чемпионы Эржан Тургумбековны (Кыргызстан) җиңә.

2020 елның 5 декабрендә бокс буенча Россия чемпионаты кысаларында финал ярышларында (Ырынбур) 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә Җәмал Бәдретдиновны (Санкт-Петербург) җиңеп, чемпион поясын ала.

2021 елның апрелендә «Санкт-Петербург Губернаторы Кубогы» халыкара турнирында 60 кг га кадәр авырлыкта, Абдумалик Халоковны (Үзбәкстан) җиңеп, җиңүче була[7].

2021 елның июнь аенда Парижда бокс буенча Аурупа Олимпия квалификациясе җиңүчесе була һәм тагын бер кат Олимпиадада катнашуын раслый. Турнирда спортчы 5 көрәш үткәргән. Финал ярышында 57 кг. га кадәр авырлыкта Самуэль Кистохаррины (Франция) җиңә.

2021 елның 5 августында Россия Олимпия комитеты флагы Альберт Батыргазиев 57 килограммга кадәр категориядә 3:2 исәбе белән АКШ спортчысы Дюк Рейганны җиңә һәм Олимпия чемпионы исеменә лаек була[8].

Спорт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт бүләкләре
Дөнья чемпионатлары (Һәвәскәрләр, кикбоксинг)
Алтын Римини, Италия 2014
Алтын Дублин, Ирландия 2016
Аурупа чемпионаты (Һәвәскәрләр, кикбоксинг
Алтын Краков, Польша 2013
Россия чемпионаты (Һәвәскәрләр, кикбоксинг
Алтын Одинцово, Мәскәү өлкәсе 2017
Россия чемпионатлары (Һәвәскәрләр, бокс)
Алтын Грозный 2017
Алтын Якутск 2018
Алтын Самар 2019
Алтын Ырынбур 2020
Олимпия уеннары
Алтын Япония, Токио 2021
  • Бокс буенча Россия чемпионы (2017, 2018, 2019, 2020).
  • Кикбоксинг буенча Россия беренчелеге фулл-контакт бүлегендә (15-20.04.2013, Красноярск): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Россия беренчелеге лайт-контакт бүлегендә (11-15.05.2013, Сарытау): 3 урын
  • Кикбоксинг буенча Аурупа беренчелеге (19-22.09.2013, Краков, Польша): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча К-1 бүлегендә Россия беренчелеге (Калининград, 17-23.03.2014): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Дөнья беренчелеге (08-15.09.2014 ел, Римини, Италия): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты – җиде-контакт бүлегендә (13-21.12.2014, Мәскәү): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты ( 22-30.03.2015, Новосибирск): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты (15-22.05.2016, Екатеринбург): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Дөнья беренчелеге (27.08-04.09.2016, Дублин, Ирландия): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча ир-атлар арасында «Локомотив» РФСО чемпионаты (20-26.03.2017, Краснодар): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча халыкара турнир (01-06.08.2017, Минск): 1 урын
  • Бокс буенча Россия чемпионаты (30.09.-08.10.2017, Грозный): 1 урын
  • Бокс буенча халыкара турнир (27-30.05.2018, Санкт-Петербург): 1 урын
  • Бокс буенча Аурупа беренчелеге (25.03-01.04.2018, Тыргу-Жиу, Румыния): 2 урын
  • WBA Asia версиясе буенча Азия чемпионы (3.07.2020).
  • XXXII Җәйге Олимпия уеннары (23.07.- 8.08.2021, Токио, Япония): Бокс буенча (57 килограммга кадәр категориядә) Олимпия чемпионы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]