Габдрахман Искәндәрев
Внешний вид
Габдрахман Искәндәрев | |
---|---|
Туган | 15 июль 1898 Кече Рәс, Суыксу вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 9 май 1938 (39 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Нариманов урамы[1] 1 нче хөкүмәт йорты[d][2] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Русия ватандашлар сугышы |
Габдрахман Искәндәрев (Габдрахман Идрис улы Искәндәрев, 15 июль 1898, Кече Рәс, Суыксу вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 9 май 1938 (39 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — административ-хуҗалык эшлеклесе. 1914-1917 елларда Алафузов фәбригендә кием кисүче. 1920-1923 елларда ТАССР эчке эшләр халык комиссариатында бүлек башлыгы, шуннан соң Арча (1923-1925) һәм Мамадыш (1926-1928) кантун башкарма кәмитиләре рәисе. 1929-1937 елларда ТАССР игенчелек халык комиссары.
1937 елның 20 августында, «советка каршы пантөрки оешмасы әгъзасы булуда», «корткычлык алып бару»да гаепләнеп, кулга алына. 1938 елның 9 маенда ССРБ югары суды хәрби коллегиясе карарыннан соң, атып үтерелә. 1957 елның июлендә аклана.[3]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Справочник по городу Казани и Казанской губернии на 1920 год: Сведения об учреждениях - центральных, губернских и уездных, а также об организациях - национальных, профессиональных, политических и др.: (По данным за 1-е полугодие 1920 г.). — Казань: 1920.
- ↑ Гусаров, Романов, Оболенский Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1936.
- ↑ https://ru.openlist.wiki/Искандеров_Абдрахман_Идрисович_(1898)