Максим Егоров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Максим Егоров latin yazuında])
Максим Егоров
Туган 23 май 1977(1977-05-23) (46 яшь)
Түбән Новгород, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Идел дәүләт су транспорты академиясе
Сәяси фирка Бердәм Россия

 Максим Егоров Викиҗыентыкта


Максим Борисович Егоров (1977 елның 23 мае, Горький, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2021 елның 4 октябреннән Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы[1]. 2021 елның 10 декабреннән «Бердәм Россия» партиясенең Тамбов төбәк бүлеге секретаре[2].

Россия Федерациясенең баш дәүләт торак инспекторы (2019 елның 11 декабреннән 2021 елның 4 октябренә кадәр).

I класслы РФ Дәүләт Киңәшчесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Максим Егоров 1977 елның 23 маенда Горький шәһәрендә туган. 1999 елда Идел дәүләт су транспорты академиясен тәмамлый[3].

1999—2000 елларда Түбән Новгородның Ленин районы администрациясенең икътисад, сәнәгать һәм планлаштыру бүлегендә эшли.

2000 елдан 2005 елга кадәр «Нижновэнерго» АҖдә төрле вазыйфалар били, 1 нче категорияле икътисадчы, икътисад буенча директор урынбасары — план-икътисад бүлеге башлыгы була.

2005—2015 елларда электр энергетикасы тармагында бәя хасил итүне җайга салу һәм контрольдә тоту идарәсендә бүлек башлыгы, аннан соң Федераль тарифлар хезмәтендә электр энергетикасы тармагын җайга салу идарәсе башлыгы була.

2016 елдан 2018 елга кадәр Мәскәүдә Төмән өлкәсе хөкүмәте вәкиллегендә эшләгән, Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев киңәшчесе булган. 2018 елның июнь — декабрендә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры В. В. Якушев киңәшчесе булган[4].

2018 елның 29 декабреннән башлап төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасын башкарган.

Бер үк вакытта 2019 елның 11 декабреннән башлап Россия Федерациясенең баш дәүләт торак инспекторы да була. Министрлыкта торак-коммуналь өлкәдә норматив-хокукый җайга салу буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, ТКХ өлкәсе торышына мониторинг һәм анализ, ТКХда дәүләт-шәхси партнёрлык, капиталь ремонт, авария хәлендәге торак фондын бетерү мәсьәләләре буенча җитәкчелек иткән.

2019 елның мартыннан Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фондының күзәтчелек советы әгъзасы булып тора.

2021 елның 4 октябрендә Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[1].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч ул тәрбияли.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]