Игорь Артамонов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Артамонов latin yazuında])
Игорь Артамонов
Туган 14 март 1967(1967-03-14) (57 яшь)
Будөнновск, Ставрополь крае, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Русия икътисад университеты[d], Югары икътисад мәктәбе һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Игорь Артамонов Викиҗыентыкта

Игорь Георгиевич Артамонов (1967 елның 14 марты, Будённовск, Ставрополь крае, РСФСР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, икътисадчы. Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы 2019 елның 13 сентябреннән (Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы 2018 елның 2 октябреннән 2019 елның 13 сентябренә кадәр).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игорь Артамонов 1967 елның 14 мартында Ставрополь краеның Будённовск шәһәрендә туган. Кечкенә гаиләдә үскән. Игорь бала булганда әтисе вафат була. Аны әнисе һәм апасы тәрбияләгән. Мәктәптә математика һәм шахмат яраткан, шахмат ярышларында чыгыш ясаган. Спорт белән мавыккан, футбол һәм волейбол уйнаган[1].

Төньяк-көнбатыш чик буе округының Реболь чик буе погранотрядының «Вент» заставасында Финляндия чигендә хезмәт итә. 1987 елда сержант булып запаска китә[2].

1990 елда Г. В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын тәмамлый.

«МВА-Финанслар» программасы буенча «Югары икътисад мәктәбе» ФТУда һәм РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә кадрлар идарә резервын үстерү программасы буенча белем алган[3].

1992 елдан — Россия Саклык банкының Будённово бүлегенең кредит бирү һәм икътисади эш бүлеге башлыгы, 1994 елдан — бүлек идарәчесе урынбасары.

1996 елда Россия Саклык банкының 1812 нче номерлы Будённов бүлеге идарәчесе итеп билгеләнә.

2000 елдан — Россия Саклык банкының Ставрополь банкы, аннары Төньяк Кавказ банкы клиентлары белән эшләүне оештыру идарәсе директоры. Банк Идарәсе составына кергән.

2001 елда Россия Саклык банкының Төньяк-Кавказ банкы кредитлау идарәсен җитәкли, 2004 елда идарә рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

2003—2004 елларда Россия Саклык банкының Ерак Көнчыгыш банкы белән идарә итү буенча вакытлыча администрациясендә эшли.

2007—2011 елларда Россия Саклык банкының Көнбатыш-Себер банкын җитәкли.

2011 елның июненнән Россия Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары булып эшли.

2013 елның 7 июнендә Россия Саклык банкы Вице-президенты — Урта рус банкы рәисе вазыйфасына билгеләнә. Аның бу вазыйфаларда эшләгән ел ярым эчендә Урта рус банкы Саклык банкы системасының территориаль бүлекчәләре рейтингында соңгы позицияләрдән беренче баскычына күтәрелә[4].

2018 елдан РАНХиГС Дәүләт идарәсе югары мәктәбенең кадрлар белән идарә итү резервын үстерү программасы буенча укый[5].

2018 елның 2 октябрендә Липецк өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә. Россия Президенты Владимир Путин «Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында» указга кул куя, Игорь Артамоновны Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы итеп сайланган зат вазыйфасына керешкәнче, Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләгән[6].

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Липецк өлкәсе администрациясе башлыгын сайлауның беренче турында 67,29% нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый. Аның вәкаләтләре вакыты 2024 елда тәмамлана[7][8].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике баласы бар.

  • Улы элек Саклык банкында эшләгән, 2019 елда биотехнологияләр белән шөгыльләнә[9].
  • Кызы (2019) мәктәп укучысы[10].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале[1].
  • 2018 елда Россия Федерациясенең Почёт ордены белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Мурадьян, Лия. Игорь Артамонов играет на саксофоне, любит шахматы, спорт и математику : Каким знают нынешнего врио губернатора Липецкой области школьные друзья и бывшие коллеги [фото, видео] / Лия Мурадьян, Юлия Клюева // Комсомольская правда Липецк : газ. — 2018. — 9 октябрь.
  2. Дембельский альбом Игоря Артамонова. LipetskMedia.ru. әлеге чыганактан 2019-07-05 архивланды.
  3. Биография — Игорь Артамонов. әлеге чыганактан 2018-10-24 архивланды. 2022-05-18 тикшерелгән.
  4. Спикер Игорь Артамонов. АО Бизнес Ньюс Медиа.
  5. Органы власти. Администрация Липецкой области. әлеге чыганактан 2018-11-29 архивланды. 2022-05-18 тикшерелгән.
  6. Игорь Артамонов назначен врио главы администрации Липецкой области (2018-10-02).
  7. Артамонов победил на выборах губернатора Липецкой области с 67,29% голосов. www.kommersant.ru (2019-09-09).
  8. Инаугурацию главы Липецкой области планируют провести в пятницу (2019-09-09).
  9. Сизов, Игорь. Игорь Артамонов: «Я хочу гордиться результатами своей работы» 2021 елның 28 июль көнендә архивланган. // Липецкая газета: итоги недели : журн. — 2019. — 21 января.
  10. «Дочь Игоря Артамонова жива и здорова». Информационно-справочный портал СМИ Липецкой области «Липецкмедиа» (2018-10-21). әлеге чыганактан 2019-07-23 архивланды. 2022-05-18 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре