Иркутск өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иркутск өлкәсе latin yazuında])
(Өркет өлкәсе битеннән юнәлтелде)
Өркет өлкәсе
Байрак
Илтамга
Башкала Иркутск
Халык саны 2 375 021 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 26 сентябрь 1937 Edit this on Wikidata
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 774,846 км²
Координатлар 57.37°N 106°E Edit this on Wikidata
RU-IRK Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары


Иркутск өлкәсе (рус. Иркутская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Көнчыгыш Себер экономик районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Иркутск шәһәре.

1937 елның 26 сентябрьдә нигезләнгән.

Иркутск өлкәсенең губернаторы — Игорь Иванович Кобзев (2020 елдан).

Канунбирү мәҗлесе 45 депутаттан тора, мәҗлеснең рәисе — Алекса́ндр Ви́кторович Веде́рников.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 767,9 мең км². Урта Себер яссытаулыгының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Көньяк-көнбатышта — Көнчыгыш Саян таулары, төньяк-көнчыгышта Төньяк Байкал һәм Патом таулыгы урнашкан.

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Регион
Төньяк-көнчыгыш Якутия, Байкал арты крае
Көнчыгыш Бурятия
Көньяк-көнбатыш Тыва
Көнбатыш Красноярск крае

Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәдә зур ташкүмер чыганаклар да тупланган: Черемхау, Тулун бассейннарында.

Күп нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ковыкта, Ангара-Лена, Ангара-Илим һәм Чикан газ; Югары Чона, Яракта, Дулисьма, Марково, Данилово нефть һәм газ чыганагы.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты — кискен континенталь.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байкал - иң зур күл Россияда.

Сусаклангычлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иркутск, Братск, Усть-Илимск, Богучан (2013 елдан) сусаклангычлар бар.

Елгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангара, Лена, Ока, Иркут, Китой, Уда, Бирюса, Катанга, Мама, Витим h.б.

Туфраклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, таулы, соры урман һәм кара туфраклар да бар.

Үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урманлылык - 70 %.

Хайваннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нерпа - уникаль хайван Байкал күле кырында тора.

Тыюлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәдә тыюлыклар оештырылган:

  • Байкал буе тыюлыгы
  • Байкал-Лена тыюлыгы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Иркутск губернасы

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык исәбе 2408 мең кеше (2011), аларның 79,3 % шәһәрләрдә торалар (урбанизация каты).

Руслар — 89,9 %, бурятлар — 3 %, украиннар — 2 %, татарлар — 0,9 % һ.б. Белоруслар, чуашлар, башкортлар, тофалар, эвенклар һ.б. да тора.

Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар Иркутск (6,7 мең кеше), Ангарск (3 мең), Братск (2,3 мең), Черемхово (2,1 мең), Усолье-Сибирское (1,8 мең), Тайшет (1 меңләп) шәһәрләрендә, Усть-Орда бурят округында (4,4 мең), Залари, Нукут, Чуна, Оса районнарында яши. 6 татар, 23 катнаш торак пункты бар.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халкы Себер татарларыннан һәм Идел-Урал регионыннан чыккан кешеләрдән тора. Иркутск өязенә күченгән татарларның беренче җәмгыяте 19 йөз уртасында оештырыла (Биликтуй һәм Новоямский авыллары). 19 йөз ахыры - 20 йөз башында Иркутск, Нижнеудинск шәһәрләрендә, Усолье-Сибирское, Черемхово, Залари, Голуметь, Александровский, Слюдянка, Култук, Зима, Тайшет авылларында, яңа җирләргә күченгән Кулиш, Тарея, Долгановский, Черемшанка, Харагун, Шаховская һ.б. торак пунктларда татар җәмгыятьләре оештырыла. Татар халкы ташкүмер шахталарында, төзелештә эшли; игенчелек, олаучылык, сәүдә белән шөгыльләнә.  

1898 елда Иркутскида җамигъ мәчет ачыла, аның каршында ир балалар өчен мәдрәсә һәм кызлар өчен мәктәп эшли. Татарлар урнашкан башка җирләрдә дә мөселманнарның гыйбадәт кылу урыннары, уку йортлары була.  

1905-17 елларда Иркутскида Иркутск мөселманнары хәйрия җәмгыяте, «Бертуган Шәфигуллиннар һәм Әхтәмовларның сәүдә йорты» эшли. 

1920-елларда Иркутск өлкәсе территориясендә 40лап татар мәктәбе, балалар йортлары (Иркутскида - 2, Нижнеудинск, Голуметь, Манзуркада - 1 әр), М. Вахитов исемендәге эшчеләр клубы һәм пионерлар коммунасы (Иркутск), китапханәләр, уку өйләре (Иркутск, Черемхово, Залари, Голуметь, Зима, Николаевский Завод) була. 

Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта милли-мәдәни үзәкләр Иркутскида, Ангарскида, Черемховода, Усолье-Сибирскоеда, Братскта, шәһәр тибындагы Залари, Оса һәм Новонукутский посёлокларында; Халык иҗаты йортлары, төбәк этнографик-тарихы музее (Залари, Кулиш), «Бүләк» халык фольклор коллективы (Иркутск) эшли.

Оса, Залари, Чунский районнары мәктәпләрендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла. Иркутск, Ангарск, Черемховода якшәмбе татар сыйныфлары эшли.[2]

Иркутск өлкә мөселман җәмгыятенә теркәлгән 8 мөселман җәмгыяте керә (2004). 5ләп мәчет (Иркутск, Ангарск, Черемхово, Тайшет, Усолье-Сибирское, Оса, Шаховская һ.б.) эшли.

Тофалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тофалар (карагаслар) төрки халык ул. Тофалар исәбе 700ләп кеше. Алар Түбән Удинск (Нижнеудинск) районда тора - Алыгҗер, Югары Гутара һәм Нерха.

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иркутск өлкәсе үз эченә 9 шәһәр округ һәм 33 муниципаль район ала.

Хәзерге вакытта Иркутск өлкәсе 33 районга бүленә.

Харитада
Исем Код ОКАТО Халык (2006),
мең кеше
Мәйдан,
мең км²
Тыгызлык,
кеше/км²
Идарә
үзәге
Иркутск 25 401 000 000 579,2
1 Алар районы 25 123 000 000 25,8 2,7 9,6 Кутулик
2 Ангарск районы 25 203 000 000 262,8 1,15 228,5 Ангарск
3 Балаган районы 25 201 000 000 10,6 6,6 1,6 Балаган
4 Баяндай районы 25 125 000 000 12,8 37,6 0,34 Баяндай
5 Бодайбо районы 25 202 000 000 27,3 92,0 0,3 Бодайбо
6 Бохан районы 25 126 000 000 27,0 3,7 7,3 Бохан
7 Братск районы 25 204 000 000 64,2 33,66 1,9 Братск
8 Жигалово районы 25 206 000 000 10,7 2,3 4,7 Жигалово
9 Залари районы 25 208 000 000 35,1 7,54 4,7 Залари
10 Зима районы 25 210 000 000 15,0 7,0 2,14 Зима
11 Иркутск районы 25 212 000 000 68,6 9,2 7,5 Иркутск
12 Казачинское-Лена районы 25 214 000 000 20,9 33,3 0,6 Казачинское
13 Катанга районы 25 216 000 000 4,3 139,0 0,03 Ербогачен
14 Качуг районы 25 218 000 000 23,0 31,4 1,4 Качуг
15 Киренск районы 25 220 000 000 22,6 43,8 0,51 Киренск
16 Куйтун районы 25 222 000 000 35,7 11,2 3,2 Куйтун
17 Мама-Чуя районы 25 224 000 000 6,3 43,0 0,15 Мама
18 Түбән Илим районы 25 226 000 000 18,9 Железногорск-Илимский
19 Түбән Уда районы 25 228 000 000 35,5 50,0 0,71 Түбән Уда
20 Нукут районы 25 132 000 000 16,9 2,4 7,0 Новонукутский
21 Ольхон районы 25 230 000 000 9,1 15,9 0,57 Еланцы
22 Оса районы (Иркутск өлкәсе) 25 133 000 000 4,4 Оса
23 Слюдянка районы 25 234 000 000 43,7 5,3 8,25 Слюдянка
24 Тайшет районы 25 236 000 000 87,4 27,8 3,14 Тайшет
25 Тулун районы 25 238 000 000 28,1 13,5 2,1 Тулун
26 Усолье районы (Иркутск өлкәсе) 25 240 000 000 51,2 6,9 7,4 Усолье-Сибирское
27 Усть-Илимск районы 25 242 000 000 22,2 36,8 0,60 Усть-Илимск
28 Усть-Кут районы 25 244 000 000 55,1 34,6 1,59 Усть-Кут
29 Усть-Уда районы 25 246 000 000 16,3 20,4 0,8 Усть-Уда
30 Черемхово районы 25 248 000 000 30,7 9,9 3,1 Черемхау
31 Чуна районы 25 250 000 000 Чунский
32 Шелехов районы 25 255 000 000 62,5 Шелехов
33 Эхирит-Булагат районы 25 137 000 000 31,6 5,2 6,1 Усть-Ордынский

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгатьнең төп тармаклары: таудан казып чыгару (ташкүмер, тимер рудасы, алтын, эслүдә, гипс, тоз, нефть, газ), машина төзү (авиатөзү), химия hәм нефть химиясе, агач эшкәртү hәм целлюлоза-кәгазь, урман химиясе.

Энергетика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Братск, Иркутск, Мамакан, Усть-Илим ГЭСлары бар.

Машиналар төзү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иркутск авиатөзелеш завод эшли (ИАЗ, корпорация "Иркут").

Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Братск һәм Усть-Илимск - агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате үзәкләр.

Химия, газ hәм нефтьгаз химиясе сәнәгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангарск - "Ангарск нефть химия компаниясе" (нефть эшкәртү, полимерлар, катализ hәм башка заводлары). Алар бензин, кирәсин һәм нефтепродуктлар җитештерә.

Саянск - "Саянскхимпласт" (полимерлар).

Усть-Кут - "Иркутск полимерлары заводы"

Башка сәнәгать төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туризм һәм рекреация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]