Яна Батыршина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яна Батыршина latin yazuında])
Яна Батыршина
Туган телдә исем Янина Фәрхат кызы Батыршина
Туган 7 октябрь 1979(1979-10-07) (44 яшь)
Ташкәнт
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре спортчы (нәфис гимнастика), TV алып баручысы
Балалар кызлары Мариам, Айлу
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Сайт http://www.yanabatyrshina.com/

 Яна Батыршина Викиҗыентыкта

Яна Батыршина (Янина Фәрхат кызы Батыршина) — спортчы (нәфис гимнастика), Россиянең атказанган спорт мастеры. Нәфис гимнастика буенча күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш приз иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфис гимнастика буенча ярышта
«Хәбәрләр-Спорт» алып баручысы
Яна Батыршина

1979 елның 7 октябрендә Ташкәнтта туган. 1991 елда гаиләсе белән Россиягә күченгән[4]. Мәскәүдә Олимпия резервлары укуханәсен тәмамлаган.

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфис гимнастика белән 5 яшеннән (1984) шөгыльләнә (беренче остазы – В.А. Чернова).

Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елдан Новогорск гимнастика үзәгендә (остазы И.А. Винер) шөгыльләнә, Россия җыелмасына кабул ителә.

Барлыгы 180 медаль яулаган. Олимпия уеннарының көмеш медале, 7 дөнья беренчелегенең алтын медале, 5 Европа беренчелегенең алтын медале, 40 кубок иясе. Спорттагы уңышлары өчен II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены белән бүләкләнгән.

« И.А. Винер белән аралар бозыла башлады. Ул - гаять көчле ихтыярлы шәхес, ә мин - йомшак һәм сабыр. Тренерның кискен эндәшүләре берзаман күңелемә тия башлады. Шуның аркасында нәфис гимнастика да яратмаган спорт төренә әйләнә язды. Алай да тренерым турында бернинди начар сүз әйтәсем килми. Ул - гимнастика өлкәсендә зур белгеч, минем спортта ирешкән дәрәҗәләремдә аның өлеше гаять зур[5]. »

ТV карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елдан «16 яшькә кадәр һәм өлкәнрәк» (До 16 и старше) тапшыруын алып бара. «Столица» каналында спорт яңалыклары белән таныштыра. 2002 елдан «Россия-2» каналында «Хәбәрләр-Спорт» мәгълүмат программаларын алып бара.

Милли «Дан» (Слава) спорт премиясе тапшыру тантанасын (2003, 2004, 2006, 2008), «Форт-Баярд» (2002), «Халык артисты» (2004), «Спорт белән шөгыльлән» (2010) телетапшыруларын алып бара. Олимпия уеннарында (Ванкувер) «Сочи-2014» рус йорты хуҗабикәсе була. «Гадел спорт илчеләре» допингка каршы проектында катнаша (2010 елдан).

2012 елдан Мәскәүдә Яна Батыршина призына нәфис гимнастика турниры үткәрелә [8]

Яна Батыршина призына турнир эмблемасы

Спорт нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елы Ярыш төре Урыны Җыелма команда нәтиҗәсе Күп ярыш төре (многоборье) буенча нәтиҗә Аерым төрләр буенча нәтиҗә
1990 ССРБ беренчелеге Нәваи, Үзбәкстан ССР 1 урын (1979 елгылар арасында) кыршау – 1 урын
булава – 3 урын
1990 Үзбәкстан ССР беренчелеге Бохара, Үзбәкстан ССР 1 урын
1991 ССРБ беренчелеге Симферополь, Украина ССР 3 урын
1992 «Олимпия өметләре» турниры Пенза, Россия 1 урын
1992 БДБ кубогы Мәскәү, Россия 9 урын
1993 Яшьләр арасында Россия беренчелеге Пенза, Россия 1 урын
1993 Яшьләр арасында Европа беренчелеге Бүкрәш, Румыния 2 урын скакалка – 1 урын
туп – 2 урын
булава – 1 урын
тасма – 2 урын
1994 Европа беренчелеге Солоники, Греция 4 урын 15 урын
1994 Дөнья кубогы Париж, Франция 9 урын тасма - 6 урын
1995 Россия беренчелеге Петербург, Россия 2 урын скакалка – 2 урын,
кыршау – 1 урын
туп – 3 урын
булава – 1 урын
тасма – 1 урын.
1995 Европа кубогы этабы Каламата, Греция 4 урын
1995 «Мир женщины» журналы призына халыкара турнир Мәскәү, Россия 4 урын
1995 Гран-при этабы Корбель-Эссон, Франция 3 урын
1995 Гран-при этабы Льеж, Бельгия 3 урын
1995 Европа кубогы финалы Телфорд, Англия 2 урын скакалка – 3 урын
туп – 3 урын
булава – 2 урын
тасма – 1 урын.
1995 Россия кубогы Мәскәү, Россия 1 урын скакалка – 3 урын
туп – 1 урын
булава – 1 урын
тасма – 1 урын.
1995 Клублар арасында дөнья беренчелеге Чиба, Япония 3 урын
1995 Гран-при финалы Һолландия]] 3 урын скакалка – 1 урын
туп – 2 урын
булава – 2 урын
тасма – 5 урын
1995 Дөнья беренчелеге Вена, Австрия 1 урын 3 урын скакалка – 5 урын
туп – 1 урын
тасма – 4 урын
1996 Россия беренчелеге Мәскәү, Россия 1 урын скакалка – 1 урын
туп – 3 урын
булава – 1 урын
тасма – 2 урын
1996 Гран-при этабы Любляна, Словения 2 урын
1996 Россия кубогы Мәскәү, Россия 1 урын скакалка – 1 урын
булава – 1 урын
тасма – 1 урын
1996 Гран-при этабы Корбель-Эссон, Франция 3 урын
1996 Европа беренчелеге Аскер, Норвегия 4 урын 2 урын скакалка – 4 урын
туп – 2 урын
1996 Аерым төрләр буенча дөнья беренчелеге Будапешт, Маҗарстан скакалка – 5 урын
тасма – 2 урын
1996 XXVI Олимпия уеннары Атланта, АКШ 2 урын
1996 Клублар арасында дөнья беренчелеге Чиба, Япония 1 урын
1996 Гран-при этабы Девентер, Һолландия 3 урын
1996 Гран- при финалы Вена, Австрия 1 урын
1997 Гран- при этабы Каламата, Греция 1 урын скакалка – 1 урын
кыршау – 2 урын
булава – 3 урын
тасма – 2 урын
1997 Гран- при этабы Любляна, Словения скакалка – 1 урын
кыршау – 2 урын
булава – 4 урын
тасма – 1 урын
1997 Гран- при этабы Людвигсбург, Алмания скакалка – 2 урын
кыршау – 2 урын
булава – 1 урын
тасма – 1 урын
1997 Халыкара турнир Корбель-Эссон, Франция 3 урын
1997 Европа беренчелеге Патры, Греция 8 урын скакалка – 2 урын
булава – 2 урын
тасма – 1 урын
1997 Клублар арасында дөнья беренчелеге Чиба, Япония 1 урын
1997 Россия кубогы Мәскәү, Россия 1 урын скакалка – 1 урын
кыршау – 1 урын
булава– 3 урын
тасма – 2 урын
1997 Гран-при финалы Девентер, Һолландия скакалка – 4 урын
кыршау – 1 урын
булава – 5 урын
тасма – 1 урын
1997 Дөнья беренчелеге Берлин, Алмания 1 урын 3 урын скакалка – 1 урын
кыршау – 5 урын
булава – 2 урын
1998 Гран-при этабы Киев, Украина 2 урын скакалка – 1 урын
кыршау – 2 урын
булава – 1 урын
тасма – 1 урын
1998 Гран-при этабы Братислава, Словакия 3 урын скакалка – 2 урын
кыршау – 1 урын
булава – 4 урын
тасма – 1 урын
1998 Россия беренчелеге Петербург, Россия 1 урын
1998 Гран-при этабы Бохум, Алмания 1 урын скакалка – 1 урын
кыршау – 1 урын
булава – 2 урын
тасма – 1 урын
1998 Аерым төрләр буенча дөнья беренчелеге Севилья, Испания 1 урын скакалка – 3 урын
кыршау– 3 урын
булава –1 урын
тасма – 5 урын
1998 Халыкара турнир Корбель-Эссон, Франция 1 урын скакалка – 3 урын
кыршау– 3 урын
булава –1 урын
тасма – 5 урын
1998 Европа беренчелеге Порту, Португалия 3 урын 3 урын скакалка – 1 урын
кыршау – 2 урын
тасма – 2 урын

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]