Сызран: юрамалар арасында аерма
к Duplicate: File:Syzran coa.gif → File:Syzran coa.png Exact or scaled-down duplicate: commons::File:Syzran coa.png |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) |

Юл номеры - 71: | Юл номеры - 71: | ||
== География == |
== География == |

Сызран [[Идел елгасы]]ның ([[Сарытау сусаклагычы]]ның) уң ярында, [[Сызранка]] елгасы тамагында, [[Самара]]дан [[Идел]] агымы буенча 137 километр түбәнрәк урнаша. [[Куйбышев тимер юлы]]ның ''Сызрань I'' станциясе ([[Самара]]—[[Сызрань]]—[[Пенза]] сызыгы). Шәһәр аша М5 «Урал» ([[Мәскәү]] — [[Рәзән]] — [[Пенза]] — [[Самара]] — [[Уфа]] — [[Чиләбе]]), А151 ([[Чуел]] — [[Канаш]] — [[Сембер]] — [[Сызран]]), Р227 ([[Сызран]] — Шигоны — Усолье), Р228 ([[Сызран]] — [[Сарытау]] — [[Волгоград]]) автоюллар баралар. |
Сызран [[Идел елгасы]]ның ([[Сарытау сусаклагычы]]ның) уң ярында, [[Сызранка]] елгасы тамагында, [[Самара]]дан [[Идел]] агымы буенча 137 километр түбәнрәк урнаша. [[Куйбышев тимер юлы]]ның ''Сызрань I'' станциясе ([[Самара]]—[[Сызрань]]—[[Пенза]] сызыгы). Шәһәр аша [[М5 «Урал»|М5 «Урал»]] ([[Мәскәү]] — [[Рәзән]] — [[Пенза]] — [[Самара]] — [[Уфа]] — [[Чиләбе]]), А151 ([[Чуел]] — [[Канаш]] — [[Сембер]] — [[Сызран]]), Р227 ([[Сызран]] — Шигоны — Усолье), Р228 ([[Сызран]] — [[Сарытау]] — [[Волгоград]]) автоюллар баралар. |

{|class=toccolours style="text-align:center; font-size:smaller;" align="center" |
{|class=toccolours style="text-align:center; font-size:smaller;" align="center" |
21 окт 2013, 17:29 юрамасы
Сызран Файл:Сызрань - Центр города.jpg | |

Ил | Русия |
Шәһәр округы | Сызран |
Координатлар | 53°10'0"тн, 48°28'0"кнч |
Башлык | Николай Ләдин[d] |
Нигезләнгән | 1683 |
Мәйдан | 85 км² |
Мәркәз биеклеге | 50 м |
Халык саны | 178 773 кеше |
Телефон коды | +7 8464 |
почта индекслары | 446000 |
Автомобиль коды | 63, 163 |
Рәсми сайт | nvkb.ru |
Кардәш шәһәрләр | Пиндиншань[d] |
Сызран (рус. Сызрань) — Русиянең Самара өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр, Сызран районының үзәге (район эченә керми).
Халык саны — 178 773 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 179 581 кеше.[1]
География
Сызран Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Сызранка елгасы тамагында, Самарадан Идел агымы буенча 137 километр түбәнрәк урнаша. Куйбышев тимер юлының Сызрань I станциясе (Самара—Сызрань—Пенза сызыгы). Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рәзән — Пенза — Самара — Уфа — Чиләбе), А151 (Чуел — Канаш — Сембер — Сызран), Р227 (Сызран — Шигоны — Усолье), Р228 (Сызран — Сарытау — Волгоград) автоюллар баралар.
Төмәннән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||

Ульяновск ~ 135 км. | Казан ~ 378 км. | Тольятти ~ 127 км. | |||||||
Пенза ~ 253 км | Самара ~ 191 км | ||||||||
Саратов ~ 316 км. | Балаково ~ 160 км. | Уральск ~ 437 км. | |||||||
Сәгать поясы
Сызран халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат
Сызран климаты | |||||||||||||

Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача температура, °C | −8,9 | −9,7 | −3,9 | 6,7 | 13,7 | 18,8 | 20,5 | 18,1 | 12,8 | 6,0 | −2,6 | −7,9 | 5,4 |
Чыганак: NASA. База данных RETScreen |
Исемнең килеп чыгышы
Шәһәр исеме татар «сыза» сүзеннән + «-ран» (чуаш телендә чыгыш килеше күрсәткече) кушымчадан килеп чыккан.
Тарих
Сызран 1683 елда воевода Григорий Козловский тарафыннан крепость буларак нигезләнә.
1717 елдан — Әстерхан губернасы составында, 1728 елдан — Казан губернасының Синбир провинциясе составында. 1780 елда Сызранга шәһәр һәм өяз үзәге статусы бирелә.
1856 елда Сызран шәһәрендә 10 чиркәү, 2907 йорт һәм 361 лавка (кибет) булган.
1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки (Сызран янында) кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Сызран янында тагын ике тимер юл (Самара-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Сызран янында Александр II исемле Идел аша күпере ачыла (совет чорында исеме Сызран күперенә үзгәртелә).
1906 елда Сызран янгыннан зыян күрә; янгын тарафыннан 3 540 йорт, шул исәптә 6 чиркәү һәм монастырь бетерелә.
1928 елдан — Урта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Сызран округы үзәге. 1938 елдан Сызран районы үзәге булып тора. 1920-1930 елларда Сызранда ГЭС (1929) һәм Кашпир сланец комбинаты (1932) төзелә, Суран нефтепромыселы барлыкка килә (1937), тегү һәм мебель фабрикалары (1935), азык концентратлары заводы (1936) ачылалар.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә локомотив һәм нефть эшкәртү заводлары барлыкка киләләр; Шуның өстенә, Сызранга вакытлыча кайбер ССРБ министрлыклары эвакуацияләнләр.[2]
1942 елда Батраки, Правая Волга, Первомайск штб-лары һәм Костычи авылы нигезендә Сызранның Октябрь районы барлыкка килә. 1956 елда ул Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.
Сугыштан соңгы периодта Сызранда машиналар төзү, нефтехимия, химия, энергетик, җиңел, агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатьләре зур үскәннәр. 1997 елда шәһәр составына Новокашпирский штб-ы кертелә.
Халык
1856[3] | 1897[4] | 1913[3] | 1926[3] | 1931[3] | 1939[3] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |

~17 800 | 32 383 | ~43 600 | ~48 800 | ~55 300 | ~77 900 | 148 391 | 173 347 | 178 498 | 174 335 | 188 107 | 178 773 |
Милли состав (2002): руслар — 83,7%, татарлар — 4,2%, чуашлар — 4,2%, мордва — 2,1%, украиннар — 1,9%.[11]
Икътисад
Нефть эшкәртү, нефтехимия, химия сәнәгатенең предприятиеләре; турбиналар төзү заводы, «Сызраньсельмаш» заводы.
Мебель фабрикасы. "Волна" тегү берләшмәсе. Азык концентратлары заводы, һ.б.
Югары уку йортлары
- Самара дәүләт икътисади университиетының филиалы
- Сызаран хәрби авиация очучылар училищесы
- Самара дәүләт техника университиетының филиалы
Галерея

Сызран кирмәненең Спас манарасы

Медицина колледжы бинасы

Вокзал
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://www.sgubern.ru/journal/article.php?AID=2409&ID=2376&GEO=1224
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/samara/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1379
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокgks.ru
не указан текст - ↑ 2002 ел сан алу базасы
Тышкы сылтамалар