Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты latin yazuında])
Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты
Нигезләнү датасы 1942
Логотип
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Сергей Королёв
Ректор Шахматов, Евгений Владимирович[d]
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Самар
Урын Самар
Әгъзалык Россия һәм Китай техник университетлары ассоциациясе[d]
Укучылар саны 14 500
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[2]
Алыштырган Самар дәүләт аэрокосмос университеты[d] һәм Самар дәүләт университеты[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Рәсми веб-сайт ssau.ru
Карта

Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты
Халыкара исем
Samara University
Эшләү еллары 2015 ел
Ректор Владимир Дмитрий улы Богатырёв
Адрес 443086, Россия байрагы Россия Федерациясе, Самар өлкәсе, Самар, Мәскәү шоссесы, 34
Сайт ssau.ru

Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты (Самар университеты) (рус. Самарский национальный исследовательский университет имени академика С. П. Королёва (Самарский университет)) — Самар өлкәсе административ үзәге Самар шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Аэрокосмик технологияләр өлкәсендә Россия мәгариф һәм тикшеренүләр үзәге[3][4]. Самарның ике төп уку йорты — Самар дәүләт аэрокосмик университеты һәм Самар дәүләт университетын берләштерү юлы белән оештырылган.
Самар университетының фәнни-мәгариф эшчәнлеге аэрокосмос технологияләрен, двигательләр төзү, мәгълүмат эшкәртүнең заманча алымнарын, фотониканы, материаллар өйрәнүне, шулай ук фундаменталь табигать һәм техник фәннәрне үз эченә ала.
Инженер-техник юнәлешләрдән тыш, университет хокук, икътисад, менеджмент, тел гыйлеме, тарих һәм социаль фәннәр өлкәсендә дә белем бирү һәм тикшеренүләр программасын тормышка ашыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берләшкән университетның һәм аңа кергән югары уку йортларының тарихы, дөньяның алдынгы аэрокосмос үзәкләренең берсе буларак, Самар регионының сәнәгать-икътисади үсеше белән бәйле.

Башта Самар өлкәсе губернаторы (2012—2017) Николай Меркушкин 3 вузны: Самар дәүләт аэрокосмос университетын (рус. СГАУ), Самар дәүләт техник университетын (СамДТУ, рус. СамГТУ) һәм Самар дәүләт университетын (рус. СамГУ) берләштерүне планлаштырган булган[5]. Әүвәл СамДТУ Гыйльми советының берләшү яклы булуы хәбәр ителә[6], әмма соңрак СамДТУ хезмәткәрләре һәм студентларының конференциясендә берләшүдән баш тарту турында карар кабул ителә[7]. Нәтиҗәдә, берләшкән вуз 2015 елда классик университетны аэрокосмос университетына структур бүлекчә буларак кертү юлы белән оештырыла. СамДУ юридик зат буларак юкка чыгарыла[8].

КуАИ-СДАУ тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куйбышев, КуАИ (1942 ел)

Хәзерге Самар милли тикшеренү университетының үзәге булган авиация институты 1942 елның октябрендә Самарда (ул чакта Куйбышев) ачыла. Ул вакытка шәһәргә 30га якын авиация сәнәгате предприятиесе һәм оешмасы эвакуацияләнә. Биредә авиация тарихында иң массакүләм хәрби самолетка әверелгән Ил-2 штурмовигын серияле җитештерү киң җәелдерелә. Ил-2нең (36 183 данә) 74 % ы Куйбышевтагы авиазаводлар тарафыннан җитештерелгән (26 888 данә)[9]. Куйбышев авиация институты (КуАИ) әлеге предприятиеләр өчен инженер кадрлар әзерләү базасына әверелә.

Сугыштан соңгы елларда КуАИда авиация техникасының яңа үрнәкләрен, шул исәптән беренче реактив истребительләрне һәм бомбардировщикларны, шулай ук аларга двигательләр җитештерүгә бәйле фәнни-тикшеренү эшләре үсеш ала. Институт галимнәренең фәнни эшләнмәләре Ту-144, Ту-154, Ил-76, Ил-86, Ил-114 һ. б. самолетларны проектлаганда һәм җитештерүдә кулланыла.

1957 елдан башлап, КуАИда ракета-космик техника буенча белгечләр әзерләү бара. Институт галимнәре, белгечләре һәм аны тәмамлаучылар Р-7, Р-7А, Р-9, «Восток», «Молния», «Союз» ракета-носительләре, Айга очу өчен ракета-космик комплексы, шулай ук «Энергия-Буран» Һава — космик системасын эшләү һәм үзләштерү эшендә катнаша. Алар төрле билгеләнештәге космик аппаратлар, шул исәптән җир өслегенә милли контроль системалары өчен, «МИР» орбиталь комплексы өчен программалар эшли, күп кенә башка, шул исәптән халыкара, проектларда катнаша[10], участвовали во многих других, в том числе международных, проектах[11].

1950-еллар ахырында КуАИ тармак фәнни-тикшеренү лабораторияләрен төзү инициативасы белән чыга, бу, үз чиратында, югары уку йортлары фәненең үсешенә көчле этәргеч була.

1966 елның 22 февралендә Куйбышев авиация институтына академик С. П. Королев исеме бирелә[12].

1967 елда Куйбышев авиация институты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

1991 елның 25 гыйнварында Куйбышев шәһәренә тарихи исеме Самар кире кайтарыла, шуңа бәйле институт исеме дә үзгәрә. Ул Самар авиация институты исемен ала, 1992 елның 23 сентябрендә университет статусына ия була.

СамДУ тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самар (Куйбышев) дәүләт университеты (СамДУ) 1969 елның сентябрендә ачыла. Ул табигать-фәнни, социаль һәм гуманитар юнәлешләр буенча фәнни кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә тиеш була. СамДУда фәнни мәктәпләрне формалаштыру Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург һәм Сарытау дәүләт университетлары ярдәмендә алып барыла[13]. Вузда тикшеренү эшләре РФАнең Самар фәнни үзәге, П. Н. Лебедев исемендәге Физика институтының Самар филиалы, РФАнең В. А. Стеклов исемендәге Математика институты, Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институтының Идел буе филиалы, шулай ук Россиянең әйдәп баручы космос техникасы җитештерүчеләре — «Прогресс» РКҮ һәм «Арсенал» КБ белән хезмәттәшлектә алып барыла.

Самар университеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 22 июнендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Самар дәүләт университетын Самар аэрокосмос университетына структур бүлекчә сыйфатында кушу турында 608нче номерлы боерык чыгара[14].

2016 елның 6 апрелендә берләшкән вуз исеме рәсми рәвештә «Академик С. П. Королев исемендәге Самар милли тикшеренү университеты» итеп үзгәртелә (кыскартылган исеме — «Самар университеты»)[15].

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2020 елдан — профессор Владимир Дмитрий улы Богатырёв (2019—2020 елларда в.б.)
  • 2015—2019 елларда — профессор Евгений Владимир улы Шахматов.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самара университетына: 8 институт һәм 15 факультет[16], 97 кафедра[17] керә.

Студентлар саны — 16 мең кеше. Вузда 525 аспирант, 1 мең өстәмә һөнәри белем бирү тыңлаучысы укый. 1 373 укытучы (шул исәптән 164 профессор һәм 523 доцент, 250 фәннәр докторы һәм 785 фәннәр кандидаты) укыта.

304 белем бирү программасы, шул исәптән 135 бакалавриат программасы, 19 белгечлек программасы һәм 150 магистратура программасы гамәлдә [18].

Институтлар һәм филиаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Авиация техникасы институты.
  2. Двигательләр һәм энергетика институты.
  3. Ракета-космос техникасы институты.
  4. Икътисад һәм идарә итү институты.
  5. Социаль-гуманитар институт:
    1. Тарих факультеты.
    2. Филология һәм журналистика факультеты.
    3. Социология факультеты.
    4. Психология факультеты.
  6. Табигать фәннәре институты:
    1. Химия факультеты.
    2. Физика факультеты.
    3. Биология факультеты.
  7. Информатика, математика һәм электроника институты:
    1. Приборлар эшләү һәм электроника факультеты.
    2. Информатика факультеты.
    3. Математика факультеты.
  8. Юридик факультет.
  9. Өстәмә белем бирү институты [19].
  1. Тольятти филиалы.

Тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет өчен ракета-космос техникасын проектлау һәм конструкцияләү — 1957 елдан башлап фәнни тикшеренүләр һәм белгечләр әзерләүнең системалы юнәлеше.

2016 елның июнендә вузның төп фәнни-белем бирү коллективлары базасында яңа белем бирү дисциплиналары — стратегик академик берәмекләр оештырыла (САБ / САЯ)[20]:

  • «Аэрокосмос техникасы һәм технологиясе» (САЯ-1).
  • «Газ турбинасы двигательләре төзелеше» (САЯ-2).
  • «Нанофотоника, Җирне дистанцион зондлауның перспектив технологияләре һәм интеллектуаль геомәгълүмәт системалары» (САЕ-3).

Халыкара хезмәттәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самар университеты Бөекбритания, Алмания, Франция, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Финляндия, Испания, Швеция, Маҗарстан, Португалия, Польша, Эстония, Латвия, Литва, Казакъстан, Молдова, Словения, Хорватия, Малайзия һәм башка илләрнең фәнни-белем бирү структуралары белән хезмәттәшлек итә[21].

Контракт нигезендә төрле юнәлешләр буенча Самар университетында (төрле елларда) Бангладеш, Болгария, Һиндстан, Иран, Камерун, Кения, Кытай, Коста-Рика, Ливан, Маврикий, Мадагаскар, Марокко, Нигерия, Оман, Пакистан, Перу, Сенегал, Чехия, Шри-Ланка студентлары укый. Университет шулай ук КХР, Алмания, Франциядән стажерлар кабул итә. Турыдан-туры килешүләр буенча университетта Брэдли университетыннан (АКШ), Харбин политехник институтыннан (Кытай), ENSICA Югары аэронавтика мәктәбеннән студентлар укый[22].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Directory of Open Access Journals — 2003.
  2. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  3. Ведущие российские университеты. әлеге чыганактан 2016-10-27 архивланды. 2016-10-27 тикшерелгән.
  4. Список НИУ. әлеге чыганактан 2016-10-28 архивланды. 2016-10-27 тикшерелгән.
  5. Душок для слабослышащих — Засекин.РУ, 14 марта 2015 года.
  6. Ученый совет СамГТУ поддержал идею объединения вузов — Волга Ньюс, 19 марта 2015 года.
  7. СГАУ вступит в брак по расчёту с СамГУ 2020 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. — Засекин.РУ, 23 апреля 2015 года.
  8. «Харон» Андрончев будет советовать Меркушкину 2017 елның 1 сентябрь көнендә архивланган. — Засекин.РУ, 08 февраля 2016 года.
  9. {{{башлык}}}(рус.) // Википедия.
  10. У российского сегмента МКС появилась беговая дорожка отечественного производства - новости космоса, астрономии и космонавтики на ASTRONEWS.ru. astronews.ru. әлеге чыганактан 2016-10-27 архивланды. 2016-10-27 тикшерелгән.
  11. Авиационный институт — Самарские судьбы. samsud.ru. әлеге чыганактан 2016-10-27 архивланды. 2016-10-27 тикшерелгән.
  12. Постановление ЦК КПСС и Совета Министров СССР «Об увековечении памяти академика С. П. Королева». www.coldwar.ru. 2016-10-27 тикшерелгән.
  13. Историческая справка. www.ssu.samara.ru. әлеге чыганактан 2016-10-27 архивланды. 2016-10-27 тикшерелгән.
  14. Приказ о реорганизации федерального государственного автономного образовательного учреждения высшего образования "Самарский государственный аэрокосмический университет имени академика С.П. Королева (национальный исследовательский университет)" и федерального государственного бюджетного образовательного учреждения высшего профессионального образования "Самарский государственный университет".(үле сылтама)
  15. Правительство Самарской области | Самарский университет: объединенный вуз официально получил новое название. www.samregion.ru. әлеге чыганактан 2016-10-27 архивланды. 2016-10-27 тикшерелгән.
  16. Институты и факультеты. ssau.ru. 2016-10-27 тикшерелгән.
  17. Кафедры. ssau.ru. 2016-10-27 тикшерелгән.
  18. Образовательные программы – Самарской университет. ssau.ru. әлеге чыганактан 2017-02-28 архивланды. 2017-03-01 тикшерелгән.
  19. Институты и факультеты. www.ssau.ru. 2016-09-10 тикшерелгән.
  20. Cтратегические академические единицы. www.ssau.ru. 2016-10-28 тикшерелгән.
  21. Самарский национальный исследовательский университет имени академика С.П. Королёва, Study in Russia. Образование в России: российские вузы, программы обучения, полезная информация о жизни в России для иностранных студентов. 28 октябрь 2016 тикшерелде. 2016 елның 28 октябрь көнендә архивланган.
  22. САМАРСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ ИМЕНИ АКАДЕМИКА С.П. КОРОЛЁВА. 5top100.ru. әлеге чыганактан 2016-11-23 архивланды. 2016-09-10 тикшерелгән.