Эчтәлеккә күчү

Марат Кәбиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Кәбиров latin yazuında])
Марат Кәбиров
Файл:.jpg
Тугач бирелгән исеме: Марат Рәфил улы Кәбиров
Туу датасы: 23 август 1970(1970-08-23) (54 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Чуракай
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1990х. в.
Жанр: повесть, киносценарий, инстароман
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Мәхәббәттән җырлар кала» («Тулпар», Уфа)
Премияләр: Илдар Юзеев премиясе
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Һади Такташ премиясе

Марат Кәбировтатар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә, эшли. Күпсанлы китаплар авторы. Башкортстан (1995), Татарстан, РФ язучылар берлекләре әгъзасы. И. Юзеев (2005) һәм Һ. Такташ (2023) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).

Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Актаныш районы Чуракай авылында (чынлыкта Казанда)[1] туган. Әтисе үлгәч, әнисе үзенең туган ягы - Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылына кайтып киткән. Марат Кәбиров, шул авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Югары Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына укырга керә. Аннан киң профильле механизатор һөнәре алып чыга.

1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була. Марсель Сәлимов аны ялга киткән Равил Шаммас урынына «Һәнәк» журналына эшкә ала. «Йәншишмә» дип аталган балалар гәҗитенә эшкә урнаша. Анда бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, яңа ачылачак «Өмет» татар яшьләр гәҗитенә күчә. Гәҗит эше аңа бик күңелле булып тоела һәм кабат вузга бару теләген бөтенләй юкка чыгара. “Өмет”тә биш ел эшләгәннән соң гына читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны маҗарасыз гына тәмамлап чыга.

Бер үк вакытта, 1991 елдан алып, композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук, Айдар Галимов төркемендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә, бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.

Бүгенге көндә әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 2000-еллар башында шәхси сайтын булдыра һәм электрон китапларны интернет аша тарату белән шөгыльләнә башлый. Бераздан һәр язучыга үз әсәрен интернетка куеп сату итәргә мөмкинлек бирүче WebKitap нәшрият һәм сәүдә мәйданы оештыра.

Өйләнгән, ике улы бар.

Иҗатына әдәби тәнкыйть нигездә яхшы карый. Аның турында Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Айдар Хәлим, Ркаил Зәйдулла һәм башка әдипләр уңай фикер әйтә. Әдәбият профессорлары Суфиян Сафуанов, Дания Заһидуллина, Лилия Сәгыйдуллина һ.б. да яхшы карашта. Язучының популярлыгы нигезендә аның прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы, коточкыч күренешләр турында язып та укучы күңелендә яктылык уята алуы ята дип билгелиләр. Татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрүче авторлардан санала.

Шул ук вакытта, авторны татар әдәбияты традицияләреннән читәшүдә, тыелган дип исәпләнгән темаларга алынуда, персонажларын караңгы һәм аяусыз ситуацияләргә куюда, әсәрләрендә кискен вакыйгаларның күп булуында, интим темаларны кирәгеннән артык җентекле чагылдыруда гаепләүче әдәбиятчеләр дә бар. Иң уңышлы әсәрләре дип “Сары йортлар сере”, “Акбабайның туган көне”, “Хөрмәтле мәет әфәнде”, “Елмаю”, “Сагындым. Кайт инде...” повестьләрен һәм “Китап”, “Бердәнбер һәм кабатланмас” романнарын күрсәтәләр.

  • Онытма таңнарыңны: шигырьләр / М.Кабиров. – Уфа: Башкнигоиздат, 1991.
  • Серләшик әле бер: шигырьлэр, поэмалар /М.Кабиров. – Уфа: Изд-во “Өмет”, 1994.
  • Күңелле табын /тостлар, котлаулар / М.Кабиров. – Уфа, 1999 -2004.
  • Ин күңелле китап : юмористик хикәяләр / М.Кабиров. – Казань, 2003.
  • Өзәнгегә баскан чак: шигырьләр / М.Кабиров. – Уфа: Китап, 2002.
  • Җыр дәфтәре: җырлар / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2012.
  • Яралы моң: шигырьләр / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2013.
  • Мәхәббәт яңгыры: повестьлар / М.Кабиров. – Казань: Тат.кн.изд-во, 2006.
  • Сагындым. Кайт инде...: повестьлар / М.Кабиров. – Казань: Тат.кн.изд-во, 2008.
  • Бердәнбер һәм кабатланмас: роман / М.Кабиров. – Казань: Тат.кн.изд-во, 2013.
  • Убырлар уянган чак: роман / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2008.
  • Китап: роман / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2006.
  • Елмаю: роман / М.Кабиров. – Казань: ВебКитап, 2009.
  • Мәхәббәттән җырлар кала: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Хөрмәтле мәет әфәнде: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Сары йортлар сере: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Ул: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Акбабайның туган көне: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Чиксез табут: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Паралель дөнья: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Дүртенче үлчәм: хикәяләр / М.Кабиров. – Казань
  • Җанның ялангач чагы: эссе / М.Кабиров. – Казань
  • Дождь любви: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Улыбка: роман / М.Кабиров. – Казань
  • Книга: роман / М.Кабиров. – Казань
  • Бродит призрак: повесть / М.Кабиров. – Казань
  • Имя твоего ангела: роман / М.Кабиров. – Казань

Аның турында язмалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Хәерле юл! / Ә. Атнабаев. // Кызыл таң – 1987 – 17 май
  • Марат чишмәсе / М. Вафин. // Тулпар - 1995
  • Өзәнгеләр өзелмәс / Р. Миңнуллин // Мәдәни җомга – 2002
  • Әдәбият – йөрәк эше / Д. Булатова. // Тулпар – 2002 – №1 – С.8-9.
  • Туган якның шигъри хәзинәсе // Тулпар – 2002 – №4 – С.47.
  • Үзеңә генә хас моңы бар //Маяк – 2002 – 7 сентября – С.4.
  • Тере тамырларның мул шытымы / С. Сафуанов // Тулпар – 2003
  • Сары йортлар сере / Л. Сәгыйдуллина// Тулпар – 2004 – №1 – С.48.
  • Шагыйрь прозасы / Д. Заһидуллина // Мәйдан -
  • Нокта куя белү – зур осталык / С. Сафуанов // Тулпар -
  • Тик үземчә яшим, эшлим генә /Венера Мәҗитова. //Кызыл таң - 2005
  • Мин популяр кеше түгел /Әлфия Закирова//Өмет – 2005
  • Язучы булыр өчен талант кирәкми/Рәмзилә Каһирова.//Атна — 2005
  • Иң мөһиме – язучы битараф булмасын / Л. Әбузәрова. // Кызыл таң – 2006 – 3 декабря – С.5.
  • Сез беләмсез кая барганны? /А. Хәлим// Казан утлары -
  • Татарга сатма матбугат / Р. Фәтхрахманов// Казан утлары -
  • Иҗат – ул яшәү рәвеше / Фирүзә Җамалетдинова // Ватаным Татарстан -
  • Его любят, книги его читают // Маяк – 2008 – 29 марта – С.4.
  • Мәхәббәтне мәхәббәт кенә уята ала.../ Алсу Хәсәнова // Ватаным Татарстан — 2008
  • Мәхәббәтсез яшәп караганым юк / Айзирәк Гәрәева // Пар алма - 2008
  • Марат Кабиров // Казан утлары – 2009 – №4 – С.184.
  • Табыныр җир эзләп килмәдем! / Эльмира Җәлилова // Ирек мәйданы – 2009
  • Сәясәт белән минем әсәрләр шөгыльләнә / Ландыш Әбудәрова // Идель - № 3, 2011
  • Әдәбиятны күтәрүче дә, төшерүче дә — нәшрият /А. Гәрәева // Интертат - 2012
  • Начар яшәмәс идем.../ Г. Хисаметдинова // Ватаным Татарстан - 2012 №71-72
  • Мин хөкүмәт язучысы түгел / Илфак Шиһапов // Шәһри Казан – 2014

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викиөзек эчендә Марат Кәбиров темасы буенча бит бар