Татар халык музыкасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар халык музыкасы latin yazuında])

Татар халык музыкасы — татар музыка фольклоры.

Өйрәнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык көйләренең беренче язмалары «Азия музыка журналында» (Әстерхан, 1817), соңрак — А. Ф. Риттих, В. А. Мошков, XX гасыр башында — Р. Лах, Г. Шюнеманның чит ил мәкаләләрендә тәкъдим ителә. Татар халык музыкасын планлы рәвештә җыю һәм системалаштыру XIX гасыр ахырында гына башланды. С. Г. Рыбаков (1897), М. И. Солтанов (1916), М. И. Берг (1923), А. В. Затаевич (1933), күренекле татар фольклорчылары А. С. Ключарев (1941, 1955), М. А. Мозаффаров (1964), М. Н. Нигъмәтҗанов (1970, 1976, 1984), Җ. Х. Фәйзи (1971), З. Н. Сәйдәшева (1979), Р. А. Вамб (1981) халык көйләре җыентыклары басыла. Күбесенчә, язылган һәм нык өйрәнелгән соңгы гасырларның татар халык көйләре генә. Татар профессиональ музыкасының кайбер формалары телдән гореф-гадәтләр әле мөстәкыйль рәвештә билгеләнмәгәннәр һәм фольклор гореф-гадәтләре эчендә генә карала.

Милли музыка жанрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык музыкасының төп төрләре: бер-берсеннән интонация һәм ритмика белән аерылып тора торган җырлар (озын көй, кыска көй һ.б.), көйләп уку әсәрләре (бәет, дастан, мөнәҗәт, робагый, газәл һ.б.), шигъри әсәрләр, бию көйләре, такмаклар, такмазалар һәм инструменталь көйләр[1].

Милли уен кораллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка уен коралларында уйнау сәнгате татар традицион мәдәниятенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Уен кораллары халык осталары тарафыннан эшләнгән һәм халык мохитендә дә киң таралган булган. Бу җәһәттән, кубыз һәм курай иң танылган мисаллар булып тора[2]. Моннан тыш профессиональ хан музыка осталары гына файдаланган инструментлар да булган. Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы чорында хан-вәзирләрнең сарайлары музыкантлары тынлы, кыллы-чиртмә, кыллы-сызгычлы һәм бәрмә инструментларда уйныйлар. Аларның кайберләре Шәрыкъ илләреннән китерелгән[2]. XVI гасырда сарай музыка мәктәбе традициясе өзелә, бу инструментларда уен сәнгате акрынлап онытыла. Хан заманы уен коралларын бары тик кайбер халык музыка осталары арасында гына сакланып кала.

Килеп чыгышы белән Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы чорларына тоташкан уен кораллары борынгы традицияле уен кораллары буларак исемләнәләр[2]. Иске традицион инструментлар Болгар ислам мәдәнияте белән дә, гомумтөрки мәдәният белән дә, гомуми Шәрыкъ мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән.

Татар музыка осталары тарафыннан якынлыча XIX гасырның икенче яртысыннан куллана башлаган инструментларны яңа традицияле уен кораллар дип исемлиләр[2]. Яңа традицияле уен коралларының күпчелек мисаллары рус һәм Ауропа музыка мәдәнияте үзенчәлекләреннән гыйбарәт. Уен коралының килеп чыгышы гына түгел, ә коралда милли уйнау осталыгы - татар милли уен коралларын төп үзенчәлеге булып тора[2].

Борынгы традицияле татар музыка кораллары
кыллы-чиртмә кыллы-сызгычлы тынлы бәрмә башка төрле
думбыра гыйҗек курай дәф кубыз
гөслә кылкубыз сорнай танбур чимбал
чәң быргы тыйбыл
шыбыр накара

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер башка татар халык көйләре кебек үк, аның тавыш системы ангемитон пентатоникын тәкъдим итә. Иң киң таралган вокал жанрының — җырның — ике төп формасы бар (кайчагында алар бер әсәр кысаларында җыр башы һәм кушымта буларак бергә була алалар), алар ике төп текст формаларына туры киләләр — «кыска көй»-гә (кыска җыр, 8—7 катлаулы шигырь) һәм «озын көй»-гә (озын җыр; 10—9 катлаулы шигырь).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 33, 66. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 96. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык иҗаты