Баш бит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш бит latin yazuında])


Википедиягә рәхим итегез!
Бу күптелле, эченә һәркем яза алган энциклопедия.
Татар телендә 501 185 мәкалә бар.
2024 елның 26 апрель (Җомга) көне, 07:31 UTC выкыты (мәгълүматны яңарту)
Ничек язарга?  · Мәкалә язу · Ярдәм · Безнең турында матбугатта · Мобиль юрама Latin yazuı  · Wikiquote проекты  · Embassy  · Эчтәлек

Сайланган мәкалә

Норлат муниципаль районы (Нурлат районы, рус. Нурлатский район, 1930—1997 елларда — Октябрь районы) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Административ үзәге — Норлат шәһәре. 2020 елга район халкы саны 58 290 кеше тәшкил итә, шул ук вакытта аларның кимендә 33 меңе район үзәгендә яши. Гомуми мәйданы 2308,9 м2 булган социаль-икътисадый үсеш алган муниципаль район Татарстан Республикасының көньягында, Көнбатыш Кама аръягы һәм Самара Идел аръягы территориясендә, Олы Сөлчә елгасының түбән агымында урнашкан.

Район тарихы Идел буе һәм Чулман буе Болгар чоры белән тыгыз бәйләнгән. Норлат шәһәре элек төрле исемнәргә ия булган: Көньяк Норлат, Норлат-Октябрь, район үзе 1930 елдан 1937 елга кадәр Октябрь районы дип аталган. Районның төп табигый ресурсы — район икътисады өчен хәлиткеч әһәмияткә ия булган нефть. Ә төп икътисади тармаклар — нефть чыгару, эшкәртү сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы.

↪ Дәвамы

Яхшы мәкалә

«Тантана» премиясенең логотибы

«Тантана» премиясе («Тантана» театр премиясе, рус. театральная премия «Триумф») — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

2011 елда ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстанда театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә куелган. Элеккерәк елларда «Тантана» — Камал театры премиясе булса, 2011 елдан дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрелә. Премия булдыруның максаты – актер һөнәре абруен күтәрү, республикада бердәм театр киңлеген булдыру һәм актерларның профессиональ эшчәнлеген камилләштерү. Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла. Премияне тапшыру Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза. Лауреатларны мәдәният министры раслаган комиссия билгели. Премияне, кагыйдә буларак, ТР мәдәният министры тапшыра. Премиягә намзәтләр саны чикләнми, һәр театр берничә актерны (төркемне) намзәтлеккә тәкъдим итә ала яки бер үк актерны берничә номинациягә намзәт итеп күрсәтә ала.

↪ Дәвамы

Сез беләсезме?

Янгыннан исән калган Йолдыз мәчете

Сайланган исемлекләр һәм порталлар

Сайланган cоңгы портал: Мифология
Сайланган cоңгы исемлек: Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге

Сайланган рәсем

Бу көнне ... (26 апрель)

Нурланыштан һәлак булганнарны искә алу көне, АКШ байрагы АКШта — Конфедерация штатларын искә алу көне, Марий Эл байрагы Марий ЭлдаМилли каһарман көне, Парагвай байрагы Парагвайда — Журналистлар көне, Татарстан Республикасында — Туган тел көне, БМОда — Бөтендөнья интелектуаль милек көне, һ.б.

Габдулла Тукай
Габдулла Тукай

Сайланган мультимедиа


Өмә

Бу айда махсус темалы уртак хезмәттәшлек өмәсе игълан ителми. Көчләребез бар язылган мәкаләләрне төркемләү, аларның бәйлелеген үстерү, мәкаләләрдәге татар теле сыйфатын һәм башка хезмәт вазыйфаларын кайгыруга юнәлә.

Бүген 26 апрель 2024 елБитне яңартырга