Эчтәлеккә күчү

Бидгать

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бидгать latin yazuında])
Бидгать
Моңа өлешчә туры килә далал[d], ilhad[d] һәм zandaqa[d]

Бидгать (гарәп. بدعة‎) — Исламда дингә, аңарда элек булмаган, аның шартларына туры килмәгән яңа гамәл яки фикер кертү. Бидгать сүзе гарәп телендә диндәге яңалыкны гына билгеләмәсә дә, татар телендә бары тик Ислам белән генә бәйләнеш тапкан һәм Ислам дине, Исламның дингә яңарыш кертүгә мөнәсәбәте кысаларында аңлатыла.

Бидгатьнең төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам динендә, бидгать, ширектән кала иң зур гөнаһ булып санала[1] Бидгать (диндәге) ике төргә бүленә. Беренчесе - гакыйдә мәсьәләләрендәге бидгать. Моңа мисал итеп җәхмиләр, муатәззилиләр, шигыйчеләр кебек секталарның дингә яңарыш кертүе. Икенчесе - гыйбадәт кылу йоласына шәригатькә сыймаган үзгәреш кертү, яки яңа йола уйлап чыгару[2].

Бидгать турында хәдисләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Яңалык кертүдән куркыгыз, һәр яңалык — бидгать, ә һәр бидгать утта» Бу хәдиснең төрле вариантларын Әбу Давыд («ас-Суннан», 4607), әт-Тирмизи («ас-Суннан», 2676), Ибн Мәҗә («Сунан», 42) китерәләр.

  1. ↑ http://anti-bida.com/manhadj/al_bida 2010 елның 12 март көнендә архивланган (рус.)
  2. ↑ http://muslimby.info/?p=346 2012 елның 8 декабрь көнендә архивланган (рус.)

Шулай да карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]