Эчтәлеккә күчү

Гакыйдә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гакыйдә latin yazuında])
Гакыйдә

Ислам теологиясе, яки гарәп теленнән алынмасы Гакыйдә (гар. عقيدة) — Ислам ышануларын билгеләүче Ислам гыйлемнәренең бер өлеше, Исламның тәгълиматы өйрәткәненчә иманга юл күрсәтә.

Сөнниләрнең гакыйдәсе иманның алты шартына нигезләнгән. Гакыйдәдә сөнниләрнең төп мәзһәбләреӘбүл-Хәсән әл-Әшгари һәм Әбу Мансур әл-Матуриди имамнар исемнәре белән аталган Әшгарилек һәм Матуридилык дип санала. Шулай ук сәләфичелек гакыйдәсе таралган.

Сөнниләрнең төп ышанулары чагылган китап булып хәнәфи мәзһәбе галиме Әбу Җәгъфәр әт-Тахавинең (һ. 239-һ. 321) «Бәян әс-Сүннә уәл Җәмәга» («Гакыйдә Тахавия» исеме астында билгеле) китабы санала.

Гакыйдәнең бер мисалы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Әмәнтү би-л-Ләхи вә мәләикәти-һи вә-кутуби-һи вә-русулиһи вә-л-йәүми-л-ахири вә-би-л-кадари хәйриһи вә-шәрриһи мин Аллаһи тәгалә вә-л-бә`су бә`да-л-мәүти хаккун әшхәдү ән(л) ләә иләһә иллә-л-Лаһу вә-әшһәдү әннә Мүхаммәдән габдү-һү вә-расулү-һү»

Тәрҗемәсе: - Иман китердем Аллаһка, аның Фәрештәләренә, Аның Китапларына, Аның Пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, язмышның Аллаһ тәгаләдән икәнлегенә, яхшылыкның да яманлыкның да Аллаһтан килүенә, үлемнән соң кабат терелүнең дөреслегенә. Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд Аның рәсүле һәм колы икәнлегенә шәһадәтлек бирәм.

Гакыйдә дип шулай ук әдәбиятның үзенчәлекле төрен дә атыйлар. Ул Ислам догма-хокук системасы төзелгән чорда (VIII гасыр) радд (кире кагу) дип аталган әсәрләр башлангычыннан барлыкка килгән. Ачыктан-ачык бәхәс табигатенә ия булган кире кагулардан аермалы буларак, гакыйдә - кыска, төгәл текст, анда ислам хокукы (фикһ) һәм догматикасы буенча билгеле бер мәктәпнең яки авторның карашы тасвирлана[1]. Гакыйдә жанры нигезенә иман китерү (шәһадәт) салынган. Гакыйдәдә искә алына торган төшенчәләр «ышану таләп ителә…» (аль-иман би…), «без ышанабыз…» (на’такиду) һәм башка формулалар белән башланып китә[2].

Беренче гакыйдәләрнең берсенең тексы Сүрия имамнарының төркеменә карый (Һомәйә ибн Госман, Әхмәд ибн Хәлид ибн Мөслим, Мөхәммәт ибн Габдуллаһ), алар VIII гасыр башында сөнниләр (әхлү с-сунна вәл-җәмә’а) исеменнән иман концепциясен кыскача аңлатып чыгыш ясыйлар. Жанрның чәчәк атуы мәзһәбләр, ягъни догматик мәктшпләр барлыкка килү чорына туры килә[2]. IX—XI гасырларда гакыйдәгә багышланган «әл-Фикһ әл-әкбәр» һәм «Китаб әл-васыя» кебек танылган китаплар чыга, аларның авторлары имам Әбү Хәнифә дип исәпләнә. Моннан тыш әт-Тәхәви авторлыгындагы «Гакыйдә» һәм мөгътәзыйлиләргә караган тагын берничә гакыйдә. IX гасыр уртасында берничә гакыйдә белән Багдад традиционалистлары чыгыш ясый. Алар арасында Әхмәд ибн Хәнбалның алты гакыйдәсе иң киң танылганнар. X гасыр — XI гасыр башында беренче гашари гакыйдәләре (Акида аль-Аш’ари) барлыкка килә, шулай ук антитрадиционалистик — әл-Җүәйнинең «әл-'Гакыйдә ән-Низамия», мәликиләрнең —Ибн Әбү Зәед әл-Кайруванинең «әр-Рисалә» Ибн Абу Зейда аль-Кайрувани[1].

IX гасырдан гакыйдәләргә төп шартларны раслаучы системалар өстәлә, алар махсус «доксографик» өлешләрне үз эченә алалар.

Гакыйдә буенча әдәбият

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай да карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]