Кама Тамагы районы флагы
Кама Тамагы районы флагы | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 2006 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Юрисдикциягә карый | Кама Тамагы районы |
Кама Тамагы районы флагы — Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының рәсми символы булып тора. Флаг 2006 елның 21 июнендә расланган һәм 2613 номерлы Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына кертелгән.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Кама Тамагы муниципаль районы флагы киңлеге озынлыгына 2 гә 3 булган зәңгәр тукымадан гыйбарәт. Аның уртасында акчарлак, ә агач янында — текә яр сурәте; сурәтләр ак, кара, сары, кызгылт сары һәм яшел төсләрдә ясалган».
Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Флаг символлар теле белән районның табигый һәм хуҗалык үзенчәлекләрен чагылдыра торган район гербы нигезендә эшләнгән.
Кама Тамагы муниципаль районы Көнчыгыш Европаның ике зур елгасы — Идел һәм Кама кушылган урында урнашкан. Тукыманың зәңгәр төсе елга киңлекләренең матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтә. Балык тоткан ак (көмеш) акчарлак, Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан регионның халык-хуҗалык һәм табигый-географик әһәмиятен символлаштыра.
Район территориясе Идел-Зөя арасының бер өлеше булып тора һәм Идел буе калкулыгының, Зөягә һәм Иделгә текә төшеп торучы биек яр битенә ия. Зөя һәм Идел битлекләре, биеклек билгеләре буенча әйләнә-тирә мохиттән күпкә югарырак, биредә яр буеның иң биек ноктасы — район үзәгеннән ерак түгел урнашкан һәм флагта чагылдырылган Лобач (Обач) тавы урнашкан.
Ак Төс (Көмеш) - чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Сары төс (алтын) - байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.
Зәңгәр төс-намус, намуслылык, рухият символы.
Яшел төс-табигать, тормыш үсеше, сәламәтлек, уңдырышлылык символы.
Кара төс-тыйнаклык, зирәклек, яшәешнең мәңгелек символы.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 149-152. — 248 с.