Чүпрәле районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чүпрәле районы флагы latin yazuında])
Чүпрәле районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Чүпрәле районы

Чүпрәле районы флагы — Татарстан Республикасы «Чүпрәле муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Флаг 2006 елның 9 мартында Чүпрәле муниципаль районы Советының 6/4 нче карары белән расланган һәм 2290 нчы теркәү номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына кертелгән.[1]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике — буйлар чигенә терәлеп урнаштырылган кызыл ярымтүгәрәкле өске ак һәм вертикаль буенча тигез ике — яшел һәм сары өлешләргә аерылган аскы буйларга бүленгән туры почмаклы тукыма. Тукыма уртасында — икмәк белән тоз савыты, икмәк астында кызыл бизәкле ак сөлге сурәтләнгән».[2]

Символиканы нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чүпрәле районы флагы Чүпрәле районы гербы нигезендә эшләнгән, ул символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең мәдәни һәм икътисадый үзенчәлекләрен чагылдыра.

Чүпрәле районы Татарстан Республикасының көнбатыш читендә урнашкан, бу район флагында кызыл диск — Кояш белән күрсәтелгән. Кояш — озын гомер, активлык, көч, хезмәт сөючәнлек символы.

Флагның яшел һәм алтын (сары) өлештән торган кыры символикасы күп мәгънәле һәм районның катнаш халкын күрсәтә: монда татарлар һәм чувашлар күпләп яши; бу хакта сөлге очендагы бизәкләр сурәте дә сөйли. Милли бизәкләр булган сөлге шулай ук республиканың мәдәният, фән, сәнгать һәм әдәбият үсешенә зур өлеш керткән район халкын аллегорик рәвештә символлаштыра.

Гербтагы милли бизәкләр төшерелгән сөлге, шулай ук, республиканың мәдәният, фән, сәнгать һәм әдәбият үсешенә зур өлеш керткән район халкын аллегорик рәвештә сөйли. Чүпрәле районында Чуаш драматургиясенә нигез салучы Николай Ефремов, Татарстан Республикасының халык артисты Һидаят Солтанов, шагыйрьләр һәм язучылар — Шәрәф Мөдәррис, Тал — Морза, Зәки Нури кебек билгеле артислар, язычылар, шагыйрьлар туган һәм эшләгән. Социалистик Хезмәт каһарманнары, колхоз рәисләре Әхмәтгәрәй Әбдриев һәм Лазарь Дергунов, ике тапкыр Социалистик Хезмәт герое, СССР Авиация сәнәгате министры Петр Дементьев һ.б. туган районын югары хезмәт казанышлары белән данладылар.

Сөлге — рухи пакьлек һәм хөрмәт символы.

Яшел төс— табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.

Ипи белән тоз район икътисадының юнәлешен күрсәтә. Төбәк Аграр һәм республиканы ашлык, кузаклы культуралар, шикәр чөгендере, ит, сөт кебек авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чималы белән тәэмин итә. Район предприятиеләренең төп эшчәнлеге шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә хезмәт күрсәтүгә һәм эшкәртүгә юнәлдерелгән.

Сөлге, ипи һәм тоз бергәләп җирле халыкның ачык йөзле һәм кунакчыллыгын символлаштыра.

Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт, ышаныч һәм матурлык символы.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чүпрәле районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан от 09.03.2006 № 6/4 «О флаге Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан»
  2. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]