Зәй районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй районы флагы latin yazuında])
Зәй районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Зәй районы

Зәй районы флагыТатарстан Республикасы «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Зәй районы флагы Зәй муниципаль районы Советының № 98 карары белән 2006 елның 26 декабрендә расланган .[1]

Район флагы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 97 номерлы астында теркәлгән.[2]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, хач рәвешендәге дүрт тигез — чиратлаштырып ике кызыл һәм ике яшел өлешләргә бүленгән туры почмаклы тукыма. Флаг сабы ягында яшел өлештә ак төргәк һәм каурый урнашкан, икенче яшел өлештә — сары тамга сурәте, кисешкән урында — нурлары тукыманың кызыл өлешләрендә генә күрсәтелгән алтын кояш дискы». [3]

Символиканы нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй районы флагы символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең табигый, икътисадый һәм тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра торган район гербы нигезендә эшләнгән.

Гербта үзәк фигура — кояш (яктылык, энергия, җылылык образы) районның үсеш алган энергетика комплексын, прогресска һәм чәчәк атуга омтылышны гәүдәләндерә.

Төргәк һәм каз каләме районның танылган язучылары, шагыйрьләре, мәгърифәтчеләре, фән, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре исемнәре белән дан тоткан рухи мәдәниятенең бай традицияләрен гәүдәләндерә.

Борынгы төрки билге — тамга, буыннар дәвамчанлыгы, тарихи хәтер, патриотизм, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында кайгыртучанлык символы булып тора.

Яшел җирлекләр районның табигый байлыгын, авыл хуҗалыгы производствосын билгели.

Флагның кызыл һәм яшел төсләр кулланып чәчәк атуы район халкының күпмилләтле һәм күп конфессияле составын символлаштырып чагылдыра.

Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы булып тора.

Ак (көмеш) — чишмә суы чисталыгы, камиллек, вөҗданлылык, үзара аңлашу.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше, өмет символы.

Кызыл төс — батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәмне символтеле белән чагылдыра.

Символиканы эшләүче коллектив: Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов һәм В.Мишин (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), Р. Фәрдиев, Г. Таҗетдинов һәм М. Хуҗин (Зәй).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Заинского муниципального района от 26.12.2006 № 98
  2. Внесён в Государственный геральдический реестр Республики Татарстан под № 97
  3. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]