Биектау районы флагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биектау районы флагы latin yazuında])
Биектау районы флагы
Нигезләнү датасы 2006
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Биектау районы

Биектау районы флагы — Татарстан «Республикасы Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Флаг 2006 елның 14 мартында деквбрендә расланган һәм теркәү номеры 2302 белән Россия Федерациясе Дәүләт Геральдик регистрына һәм теркәү номеры 49ны биреп, Татарстан Республикасы Дәүләт Геральдик регистрына кертелгән.[1]

Флаг Биектау муниципаль районының рәсми символы булып тора.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап өстән аска яшел, сары һәм яшел буйларга (тукыма киңлегенең 1/6, 1/10 һәм 1/18 өлешләре киңлегендә) тоташкан һәм өске яшел буйга терәлеп гербтагы сары казан сурәте урнаштырылган туры почмаклы күк тукыма».[2]


Символиканы нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флаг Биектау район гербы нигезендә эшләнгән.

Биектау районы Татарстан-Казан аръягының тарихи—мәдәни төбәгенең бер өлеше булып тора. Биредә борынгы заманнардан бирле төрле халыклар, мәдәният һәм диннәр актив хезмәттәшлек иткән. Район территориясендә күп кенә археологик, тарихи-архитектура, эпиграфик һәм этнографик һәйкәлләр сакланган. Биредә Татарстан тарихы өчен уникаль һәйкәл — Казан ханлыгының урта гасыр административ, икътисади һәм мәдәни үзәкләренең берсе — Иске Казан калдыклары урнашкан. Моның билгесе итеп Флагта Алтын Казан сурәтләнгән. Казан хәзерге район составына кергән җирләрнең бай тарихын, җирле халыкның буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрен символлаштыра.

Флагның зәңгәр һәм яшел төсләрдән торган төс гаммасы Биектау районының уникаль табигать объектларын һәм табигать һәйкәлләрен символлаштыра: Казансу елгасы, «Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгы, Кара күл, Мунчала күле, Кәрәкәле күле, Эстачи (Остачы) сөзәклеге, Семиозёрка урманы.

Сары буй районның бай археология мирасын символлаштыра.

Зәңгәр төс — чиста күк һәм үтә күренмәле су, рухият, намус һәм намуслылык символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормыш үсеше символы.

Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт сөючәнлек, матурлык һәм бәйрәм символы.

Сары (алтын) төс-байлык, уңыш, тотрыклылык, акыл һәм хөрмәт символы.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биектау районы гербы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Решение Совета Высокогорского муниципального района Республики Татарстан от 06.12.2006 № 93
  2. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]