Чусавай (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чусавай (елга) latin yazuında])
(Чусовая битеннән юнәлтелде)
Чусовая елгасы
География
АТБ Чиләбе өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Пермь крае
Ил Россия
ДДӨБ 104 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 56°9'6.1"тн, 60°20'21.1"кнч, 58°9'36.0"тн, 56°22'54.1"кнч
РДСР 10010100512111100010035
Tarddiad Большое Чусовское (озеро) Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Кама сусаклагычы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 47 600 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 735 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 222 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Чусова́яУрта Уралдагы елга. Каманың сул, иң эре кушылдыгы. Чиләбе, Свердлов өлкәләре һәм Пермь төбәге буенча ага. Ул үзенең Уралның Азия өлешендә башланып, Россиянең Европа өлешендә агуы белән кызыклы.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чусоваяның озынлыгы 592 км. Елга бассейнының мәйданы 23 000 км².

Полуденная (Полдневная) Чусовая елгасының башлангычы, бер чыганак буенча Чиләбе өлкәсенең сазлыклы җирлегендәге Олы Чусов күле булып тора, башка чыганак буенча елганың башлангычы — Уфалей янындагы Сурна күле. Аннан ул төньякка ага. 45 кмдан соң елга Көнбатыш Чусовая белән берләшә һәм якынча 150 км Уралның көнчыгыш янтыгы буенча ага. Бу өлешендә елганың киңлеге 10 нан алып 13 м.га кадәр тәшкил итә. Урта өлешендә елга тарая, еш кына елганың янтыклары каньонсыман характерда. Бу өлешендә елганың киңлеге 120—140 м. Аскы өлешендә (Чусовой шәһәреннән түбәнрәк), Уралдан чыкканнан соң, елга гадәти үзән елгасы рәвешен ала. Аның тизлеге кими, киңлеге 300 м. га кадәр җитә.

Су режимы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туенуы катнаш, күбесенчә кар суларыннан тора (55 %). Яңгырның өлеше 29 %, җир асты суларыныкы — 18 %. Су ташу апрель уртасыннан июнь уртасына туры килә. Уртача су чыгымы күләме 222 м³/сек, иң зурысы — 4570 м³/сек, иң кечкенәсе — 8,4 м³/сек. Агымның тизлеге гаять зур: урта өлешендә якынча 8 км/сәг булса, таулы урыннарда 25 км/сәг. Чусовая октябрь ахыры — декабрь башында туңа, боздан апрель азагында — май башында ачыла.