Токио

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Токио latin yazuında])
(Tokio битеннән юнәлтелде)
Токио
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 6 сентябрь 1868
Логотип
Сурәт
Рәсми исем 東京都, Едо һәм Tokio[1]
Кана белән язылган исем とうきょうと
Архивлары саклана Tokyo Metropolitan Archives[d]
... хөрмәтенә аталган башкала һәм көнчыгыш
Демоним Tokyote[2], Tokyoïte[2], tokijczyk[1], tokijka[1], tokijczycy[1], tokijki, toquiota, Tokyoite, Tokijčan һәм Tokijčanka
Гимн Tokyo Metropolitan Song[d]
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Япония
Нәрсәнең башкаласы Япония
Башкала Синдзюку
Административ-территориаль берәмлек Япония
Сәгать поясы UTC+09:00 һәм JST[d]
Ассоциацияләшкән сайлау округы Tokyo At-large district[d], Tokyo 1st district[d], Tokyo 2nd district[d], Tokyo 3rd district[d], Tokyo 4th district[d], Tokyo 5th district[d], Tokyo 6th district[d], Tokyo 7th district[d], Tokyo 8th district[d], Tokyo 9th district[d], Tokyo 10th district[d], Tokyo 11th district[d], Tokyo 12th district[d], Tokyo 13th district[d], Tokyo 14th district[d], Tokyo 15th district[d], Tokyo 16th district[d], Tokyo 17th district[d], Tokyo 18th district[d], Tokyo 19th district[d], Tokyo 20th district[d], Tokyo 21th district[d], Tokyo 22nd district[d], Tokyo 23rd district[d], Tokyo 24th district[d], Tokyo 25th district[d], Tokyo 26th district[d], Tokyo 27th district[d], Tokyo 28th district[d], Tokyo 29th district[d], Tokyo 30th district[d] һәм Tokyo proportional representation block[d]
Тарихи регион Эдо[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Токийский залив[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Канто[d]
Геомәгълүматлар Data:Japan/Tokyo.map
Иң югары ноктасы Кумотори[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы губернатор Токио[d]
Хөкүмәт башлыгы Юрико Коикэ[d][3]
Башкарма хакимият Tokyo Metropolitan Government[d]
Канунбирү органы Tokyo Metropolitan Assembly[d]
Рәсми бәйрәм Tokyo Citizen's Day[d]
Халык саны 14 264 798 (2022)
Административ бүленеше Адачи, Аракава (махсус район), Бункё, Тиёда (махсус район), Тюо[d], Эдогава, Итабачи, Катсучика, Кита[d], Кото, Мэгуро, Минато[d], Накано (махсус район), Нерима, Ота, Сетагая, Сибуя (махсус район), Синагава, Синдзюку, Сугинами, Тосима (махсус район), Тайто (махсус район), Сумида, Һачиоҗи, Тачикава, Мусачино, Митака, Оме, Фучу, Акичима, Чофу, Мачида, Коганеи, Кодаира, Хино, Хигачимураяма, Кокубунҗи, Кунитати, Фусса, Комаэ, Хигасиямато, Киёсе, Хигачикуруме, Мусасимураяма, Тама, Инаги, Хамура, Акируно, Ничитокьо, Мидзухо[d], Хиноде[d], Хинохара[d], Окутама[d], Осима[d], Тосима[d], Ниидзима[d], Кодзусима[d], Мияке[d], Микурадзима[d], Аогасима[d], Огасавара[d] һәм Хатидзё[d]
Әлеге административ-территориаль берәмлеккә керүче авыллар Токио[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 6 метр
Кардәш шәһәр Берлин[4], Нью-Йорк[5], Яңа Көньяк Велс[6], Җакарта[6], Сеул[6], Каир[d][6], Пекин[6], Рим[6], Париж[6], Мәскәү[6], Сан-Паулу[6], Лондон, Димәшкъ, Амман, Касабланка[d], Dähli һәм Һонолулу[7]
Штаб-фатирының урнашуы Токийское столичное правительственное здание[d], Ниси-Синдзюку[d], Синдзюку, Токио, Япония
Нәрсә белән чиктәш Тиба (префектура), Сайтама (префектура), Яманаси (префектура) һәм Канагава (префектура)
Алыштырган Префектура Токио[d] һәм Токио[d]
Мәйдан 2194,05 км² (1 гыйнвар 2022)[8]
Рәсми веб-сайт metro.tokyo.lg.jp(яп.)(ингл.)(кор.)
Мультимедиа агымы URL-ы youtube.com/watch?v=kQFo1bVV81c
Һәштәге 東京[9] һәм Tokyo
Тәртипне билгеләүче төп текст Tōkyō tosei[d] һәм Закон о местном самоуправлении[d]
Харита сурәте
Позиционная карта
Рельефная позиционная карта
Подробная карта
Тамганың тасвирламасы Symbol of Tokyo Metropolis[d]
Эмблема/тамгасы сурәте
Официаль символ G. biloba[d], Prunus ×yedoensis[d] һәм C. ridibundus[d]
Төнге күренеше
Панорамный вид
Коллаж
Көппенның климат классификациясе дымлы субтропик климат[d]
Феноменның икътисады economy of Tokyo[d]
Феноменның демографиясе demographics of Tokyo[d]
Һавадан күренеш
Минималь хезмәт хакы 985 ¥[10]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 1 143 594
OpenStreetMap якынлаштыру дәрәҗәсе 8
URL сервера Мастодона mastodon.tokyo
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Токио Викиҗыентыкта

То́кио (яп. 東京 Tōkyō , «Көнчыгыш башкала») — Япония башкаласы, аның административ, икътисадый, мәдәния үзәге. Хонсю утравының көньяк-көнчыгышында урнаша. Мәйданы — 2 187 км². Халык саны — 15 570 000 кеше. Халык тыгызлыгы — 5 740 кеше/км², Япония префектураларының иң югары.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токионың кыйтга өлеше Токио култыгының төньяк-көнбатышында урынлашкан, озынлыгы көнчыгыштан көнбатышка 90 км, төньяктан көньякка 25 км тирәсе. Көнчыгышта Чиба префектурасы, көнбатышта — Яманаши префектурасы, көньякта — Канагава префектурасы һәм төньякта Сайтама префектурасы белән чиктәш. Кыйтга Токиосы көнсыгыш яртысында Токио махсус районнарына бүленә. Моннан башка, Токионың административ чикләрендә Тын океанда Хонсю утравының көньягнда ике утрау зынҗыры бар. Бу утраулар (Идзу һәм Огасавара) Японияның кыйтга өлешеннән 1000 кмга артык сузылып киткәннәр.

Токиода берничә көчле җир тетрәү булган: 1703, 1782, 1812, 1855, 1923 һәм 2011 елларда.

 Милли парклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фуҗи-Хаконе-Изу(үле сылтама) милли паркы

Токиода берничә милли парк бар, аларның арасында:

  • Хачиоҗи көньягындагы Такао тирәсендә урнашкан Мейҗи урманы яп. 明治の森高尾国定公園 Meiji no Mori Takao Kokutei Kōen? .
  • Огасавара милли паркы (Бонин утрауларында). 2006 елдан башлап хәзерге вакыттка кадәр аны ЮНЕСКО бөтендөнья тәбигать мирасы объекты итү өчен көч түгелә.
  • Уэно паркы үзенең музейлары белән мәшһүр. Бу паркта түбәндәге музейар урнашканнар: Токио милли музее, Милли фән музее, Ситамати музее һәм Милли көнбатыш сәнгате музее.

 Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токио (Көппенның климатлар классификациясе буенса Гумид климат зонасында урынлашкан: дымлы эссе җәй һәм йомшак кыш. Еллык явым-төшөм күләме уртача 1380 мм. Токиода кар кышын берничә тапкыр гына, ләкин ел саен яуа. Токионың халык саны климатка тәэсир итә. Шәһәрләрнең үсеше һәм климат арасындагы бәйләнешкә Токио — асык бер мисал.

Токиога тайфуннар еш килә, тик сирәкләре генә көчле була. Соңгысы 2007 елда булган.

Токио климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 22,6 24,5 25,3 28,9 31,9 36,2 39,5 39,1 38,1 32,6 26,7 24,8 39,5
Уртача максимум, °C 9,9 10,4 13,3 18,8 22,8 25,5 29,4 31,1 27,2 21,8 16,9 12,5 20,0
Уртача температура, °C 6,1 6,5 9,4 14,6 18,9 22,1 25,8 27,4 23,8 18,5 13,3 8,7 16,3
Уртача минимум, °C 2,4 2,8 5,5 10,7 15,3 19,1 22,9 24,6 21,0 15,3 9,7 5,0 12,9
Абсолют минимум, °C −6,3 −4,8 −4,4 0,3 4,0 10,3 14,0 15,9 11,1 5,9 −0,7 −4,2 −6,3
Явым-төшем нормасы, мм 53 57 119 126 139 169 155 169 210 200 90 52 1537
Чыганак: Һава торышы һәм климат


Административ халәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә Токио шәһәр түгел, ә префектураларның бересе, дөресрәге, шәһәр округы яп. то? булып тора. Бу сыйныфта ул бер үзе генә. Аның территориясенә, Хонсю утравының бер өлешеннән башка, көньягындагы берничә вак утрау, шулай ук Изу һәм Огасавара утраулары керә. Токио округы 62 административ берәлмектән — калалардан, бистәләрдән һәм авыл җәмгыятләреннән тора. «Токио шәһәре» дигән вакытта, гәдәттә башкала округынә кергән 23 махсус районны күз алдында тоталар. Алар 1889 һәм 1943 еллары арасында Токио шәһәренең административ берәмлектәре иде. Ә хәзер алар үзләре шәһәр статусларына ия: һәр бересенең үз мэры һәм шәһәр шурасы бар.

Шәһәр хөкүмәте халык тарафыннан сайланган губернатор җитәтәкли. Хөкүмәтнең штаб-фатиры округснең муниципаль үзәге Шинҗукуда урынлашкан. Токиода шулай ук дәүләт хөкүмәте белән Токионың император сарае урынлашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токио үз эченә 23 махсус районны ала. Алар 1943 елга кадәр шәһәр составына кергәннәр, хәзер аерым үзидарә муниципалитетлар булып торалар, һәрбересенең үз мэры һәм шурасы бар. Бу 23 муниципалитетка өстәмә булып, префектурага 26 шәһәр, бер өяз һәм 4 округ (5 бистә һәм 8 авыл) керә. Токио хөкүмәтен халык тарафыннан сайланган губернатор һәм шәһәр җыены җитәкли. Хөкүмәтнең штаб-фатиры Шинҗукуда, ул бөтен Токио белән идарә итә, шул исәптән барлык күлләр, елгалар, дамбалар, фермалар, ерактагы утраулар һәм милли парклар.

 Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

thumb(үле сылтама)
thumb(үле сылтама)
Токио фонд биржасы

Нью-Йорк һәм Лондон белән бергә Токио дөньяның иң эре финанс үзәкләрнең бересе булып тора. Токио шулай ук дөньяның икътисади яктан иң үсешкән агломерацияләрнең бересе. PricewaterhouseCoopers компаниясе үткәргән тикшеренүләрр буенча, Токио шәһәр зонасы (Токио, Канагава һәм Чиба префектуралары, бергә 35,2 млн кеше) 2005елында $ 1,191 трлн (сатып алу мөмкинчелеге паритеты буенча) эчке тулаем продуктка ия булган һәм ТЭП буенса дөньядагы эре агломерацияләр арасында беренче урынны били. 2008 елда Fortune Global 500 исемлегенә кергән 47 компания Токиода урнашкан.

Токио эре халыкара финанс үзәге һәм күп кенә халыкара зур инвестиция банкларының һәм страховкалау компанияләренең штаб-фатиры булып тора. Шулай ук транспорт, нәшрият һәм тапшыру тармакларының концентраторы функциясен үти. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң япон икътисады бик шәп үсешкән вакытта күп кенә зур компаниялар үзенең штаб-фатирларын хакимияткә якын булыр өчен Токиога күчергәннәр. Соңгы вакытта бу тенденция яшәү хакының арту нәтиҗәсендә азаюга таба бара.

«Экономист» журналы бу шәһәрне 2006 елга каләр, 14 ел буена иң кыйммәт (яшәү хакы иң югары) дип белдергән.

Япониянең Токио фонд биржасы — эре фонд биржаларының бересе, базар капитализациясе буенча дөньяда икенчесе һәм әйләнештәге өлеше буенча дөньяда дүртенчесе.

Авыл хуҗалыгы, урман һәм балык министрлыгы мәгълүмәтләре буенча, 2003 елда Токио 20 900 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә ия булган. Бу күрсәтекч буенча Токио Япония перефектуралары арасында соңгы урында тора. Тиз бозылган продуктлар (яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчкәләр) округның көнчыгыш базарларына алып барыла. Кытай кәбестәсе һәм шпинат җитештерелгән продуктлар арасында мөһим урын били. Токио култыгы төп балык чыганагы була. Хәзерге вакытта балык продукциясенең күбесе Токиога ерак утраулардан (Изуошима һәм Хачиҗөҗима кебек) китерелә. Төп океан продукты булып тунец тора.

2013 елда МОК, ягъни Халыкара Олимпия Комитеты 2020 елгы Олимпия уеннары башкаласын билгеләде. Мадрид, Истанбул һәм Токио арасыннан иң күп тавышны Япония башкаласы җыйды. Спорт сөючеләр белә: җәйге Уеннар биредә тәүге тапкыр 1964 елда узган иде инде. Японнар аннан соң Саппоро һәм Нагано шәһәрләрендә кышкы Олимпиадаларны да уздырдылар.[11]

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар матбугаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://ksng.gugik.gov.pl/pliki/nazwy_panstw_swiata.pdf
  2. 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  3. http://www.metro.tokyo.jp/tosei/governor/governor/kishakaiken/2016/08/02.html
  4. https://web.archive.org/web/20130525102413/http://www.metro.tokyo.jp/ENGLISH/PROFILE/IMG/2012_en_56-76.pdf
  5. http://www.metro.tokyo.jp/ENGLISH/PROFILE/IMG/2012_en_56-76.pdf
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 6,7 6,8 http://www.metro.tokyo.jp/ENGLISH/ABOUT/LINKS/sister.htm
  7. https://www4.honolulu.gov/docushare/dsweb/Get/Document-114368/82-270.pdf
  8. 令和4年全国都道府県市区町村別面積調(1月1日時点)Институт географии Японии.
  9. https://www.japanbuzz.info/top-10-instagram-hashtags-in-japan-2019/
  10. 東京都最低賃金を985円に引き上げます — 2018.
  11. Без әзер! – №32 (11979),17 сентябрь, 2013, archived from the original on 2015-09-17, retrieved 2015-04-15