Мира Космодемьянская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мира Космодемьянская latin yazuında])
Мира Космодемьянская
Туган 3 май 1927(1927-05-03)
Сембер, Сембер губернасы, РСФСР, СССР
Үлгән 20 май 2013(2013-05-20) (86 яшь)
Казан, Татарстан
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты

Мира Космодемьянская (рус. Космодемьянская Мира Анатольевна, 3 май 1927(1927-05-03), Сембер, Сембер губернасы, РСФСР, СССР20 май 2013(2013-05-20) (86 яшь), Казан, Татарстан) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе. 1952-1964 елларда Яшел Үзән шәһәрендә укыту эшендә (3 нче санлы мәктәп укытучысы, 1953-1962 елларда 4 нче санлы мәктәп директоры). 1962-1964 елларда Яшел Үзән районы халык мәгарифе бүлеге мөдире, 1964-1973 елларда Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1975-1977 елларда КПССның Яшел Үзән шәһәр комитетының 1 нче сәркәтибе. 1977-1985 елларда ТАССР социаль тәэминат министры.[1][2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл
  2. http://rt-online.ru/p-rubr-obsh-10076670/ 2018 елның 22 ноябрь көнендә архивланган.