Казан епархиясе
Казан епархиясе | |
---|---|
Чиркәү | Рус православ чиркәве |
Чиркәү бүлгеләре | 18 |
Баш фатир | 420111, РФ, ТР, Казан, К. Маркс ур., 9/15 |
Нигезләнгән | 3 апрель 1555[1] |
Баш җәмигъ | Ару хәбәр җәмигы, Микулай җәмигы һәм Питыр һәм Павал җәмигы |
Епископ | Феофан |
tatmitropolia.ru |
Казан епархиясе (рус. Казанская епархия) — Рус православие чиркәве Мәскәү патриархлыгының Татарстан митрополиясенә керүче епархиясе.
Идарә итүче әрхәрәй:
2015—2020 елларда — Татарстан митрополиты Феофан.
2020 елның 8 декабреннән — Татарстан митрополиты Кирилл.
Епархия идарәсе — Казан, К. Маркс ур., 9/15.
Территория
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казан, Яр Чаллы шәһәрләре; Татарстанның Әгерҗе, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Балык бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Теләче районнары.
Кафедраль җәмигълары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның Ару хәбәр җәмигы, Казанның Никола җәмигы, Казанның Петр һәм Павел җәмигы.
Приходлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Храмнар — 225
- Чәсәүнәләр — 60
- Келәү йортлары — 9
- Башка биналарда бүлмәләр — 8
Клириклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Руханилар — 273
- Диаконнар — 52
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1555 елда Явыз Иван фәрманы белән Мәскәү митрополиты Макарий каршында Казан епархиясе булдырыла. Казан һәм Зөя архиепискобы итеп Тверьның Селижар кәшишханәсе игумены Гурий (Руготин) билгеләнә. Ул Казанга архимандритлар Варсонофий һәм Герман белән килә. Казан епархиясе Көнчыгыш рус епархияләре арасында Мәскәү митрополиясе, Түбән Новгород архиепископлыгыннан кала өченче баскычта тора. 1589 елның 26 гыйнварыннан митрополиягә үзгәртелә. Казан епархиясе көньяк-көнбатышта — Сыры (Сура) елгасына кадәр Тау ягы (Козьмодемьянск, Васильсурск, Чабаксар, Чуел (Цивильск), Зөя, Тәтеш) һәм Болын ягы (Санчурск, Йошкар-Ола (Царевококшайск); төньяк-көнбатышта — Ветлуга елгасына кадәр булган барлык җирләр; Вятка елгасының урта агымына кадәр булган Вятка иле җирләре (1658 елда яңа төзелгән Вятка епархиясенә күчереләләр); көнчыгышта — Казан, Әстерхан, өлешчә Себер ханлыгы җирләре (1586 елда Уфа һәм Бөре кушыла); көньякта — Әстерхан ханлыгының Терек елгасындагы Терский городокка кадәр булган җирләре (1602 елда яңа төзелгән Әстерхан епархиясенә күчереләләр).
1917 елга Казан епархиясе Казан губернасы җирләрен генә эченә ала.
1922-1938 елларда бер үк исемдәге яңарылыш епархиясе (ru) яшәп килә.
1993 елның 11 июнендә Казан епархиясеннән Мари Иле чикләрендә Йошкар-Ола епархиясе аерылып чыга.
2012 елның 6 июнендә мөстәкыйль Әлмәт һәм Чистай епархияләре аерылып чыга. Казан епархиясе составында Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәкләре кала. Казан епархиясе Татарстан митрополиясенең үзәге итеп билгеләнә.
2015—2020 елларда идарә итүче әрхәрәй — Татарстан митрополиты Феофан. Ул вафат булу сәбәпле, 2020 елның 20 ноябреннән епархиянең вакытлы идарәчесе — Иоанн (Тимофеев), Йошкар-Ола һәм Мари Ил митрополиты[2].
2020 елның 8 декабреннән — Татарстан митрополиты Кирилл[3].
Тарихи атамалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1555-1589 — Казан һәм Зөя епархиясе
- 1589-1602 — Казан һәм Әстерхан епархиясе
- 1602-1799 — Казан һәм Зөя епархиясе
- 1799-1832 — Казан һәм Сембер епархиясе
- 1832-1930 — Казан һәм Зөя епархиясе
- 1948 (телгә алына) — Казан һәм Татар епархиясе
- 1949-1957 — Казан һәм Чистай епархиясе
- 1957-1993 — Казан һәм Мари епархиясе
- 1993-2012 — Казан һәм Татарстан епархиясе
Тарихи викарий епархияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бөгелмә епархиясе (гамәлдә түгел).
- Мамадыш епархиясе (гамәлдә түгел).
- Зөя епархиясе (гамәлдә түгел).
- Спас епархиясе (гамәлдә түгел).
- Чабаксар епархиясе (мөстәкыйль).
- Чистай епархиясе (мөстәкыйль).
Благочиниеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- I Казан благочиние округы (Вахитов, Идел буе районнары) — благочинный протоиерей Алексий Чубаков.
- II Казан округы (Киров, Мәскәү районнары) — игумен Пимен (Ивентьев).
- III Казан округы (Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары) — игумен Игнатий Григорьев.
- IV Казан округы (Совет районы) — протоиерей Владимир Пономарев.
- Буа округы — протоиерей Иоанн Ткачук.
- Югары Ослан округы — иерей Владимир Чибирев.
- Биектау округы — иерей Виталий Ульянов (Усад авылы храмы җитәкчесе).
- Алабуга округы — протоиерей Сергий Лепихин (Алабуганың Покрау җәмигы җитәкчесе).
- Чулман аръягы округы — протоиерей Андрей Дубровин (Яр Чаллы Изге Күккә Ашу әрхәрәй утары җитәкчесе).
- Яшел Үзән округы — протоиерей Святослав Мирганиев (Яшел Үзәннең Гари бистәсе Петр һәм Павел чиркәве җитәкчесе).
- Кайбыч округы — иерей Николай Ермолаев (Кайбыч районы Торым авылы ИзгеТроицк чиркәве җитәкчесе).
- Кукмара округы — протоиерей Сергий Елисеев.
- Лаеш округы — иерей Федор Сапаров (Сталбишчы авылындагы Казан изгеләре чиркәве җитәкчесе).
- Мамадыш округы — протоиерей Димитрий Морозов.
- Питрәч округы — иерей Павел Кириллов (Питрәч районы Пановка авылы Могҗиза тудыручы изге Николай чиркәве җитәкчесе).
- Балык Бистәсе округы — иерей Александр Маслов (Анатыш авылындагы Аллаһның күренүе чиркәве җитәкчесе).
- Тәтеш округы — протоиерей Валентин Кострин.
Епархиянең социаль оешмалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Варсонофий исемендәге наркобәйлеләрне реабилитацияләү үзәге.
- Епархиянең «Милосердие» (тат. Шәфкатьлелек) хезмәте.
- Аналарны яклау үзәге (кризис фатирлары бар).
- Епархиянең «Трезвение» (тат. Аеклык) җәмгыяте.
Епархиянең уку йортлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан руханилар семинариясе (420036 Казан, Челюскин ур., 31А)
- Гурий Казанлы исемендәге православие гимназиясе (Казан, Т. Миңнуллин ур., 19А)
Күп функцияле үзәк
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2023 елда Казанның Зур Кызыл урамындагы 12нче йортта Казан епархиясенең рухи, белем тарату һәм православие динендәгеләрнең изге урыннарына бәйле үзәге (рус. Многофункциональный духовно-просветительский и паломнический центр Казанской епархии) ачылган. [4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.patriarchia.ru/db/text/38534.html
- ↑ Дмитрий Любимов. Временным управляющим Казанской епархией Татарстанской митрополии назначен митрополит Йошкар-Олинский и Марийский. Радио Свобода, 20.11.2020(рус.)
- ↑ Журналы заседания Священного синода от 8 декабря 2020 года. Московская патриархия (08.12.2020). 2020-12-09 тикшерелгән. “Журнал № 93”
- ↑ Раис Татарстана посетил многофункциональный духовно-просветительский и паломнический центр Казанской епархии. Портал Татарстанской митрополии, 21.06.2023(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан епархиясе рәсми сайты
- Казан епархиясе турында Мәскәү патриархлыгы рәсми сайтында
- «Праваслау Чулман аръягы» сайты (рус.)