ШХО саммиты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ШХО саммиты latin yazuında])

ШХО саммиты (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты, рус. Саммит ШОС) — Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШХО) керүче дәүләт башлыкларының ШХОга керүче ил шәһәрендә ел саен очрашып, үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып баруы, дәүләт башлыклары шурасы.

ШХО хартиясе нигезендә, саммит ел саен төрле урында оештырыла. Очрашу урыны ШХО әгъзасы булган илләр исеменең рус алфавиты язылышындагы беренче хәрефе урыны буенча күчә бара.

ШХО картасы

ШОС тулы хокуклы әгъзалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ШХО саммиты. Дүшәнбе, 2014

Саммит максатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урта Азиядә тынычлыкны, хәвефсезлекне, стабильлекне тәэмин итү.
  • Сәясәт, сәүдә-икътисад, мәдәният, мәгариф, энергетика, транспорт, экология өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.
  • Дәүләт чикләре янында хәрби өлкәдә ышаныч чараларын ныгыту турында килешүгә ирешү.
  • Кытай белән чиктәш төбәкләрдә киеренкелекне йомшарту.
  • Илләр эченә таба 100 км га кадәр арада коралсызландырылган зоналар, аларда үзара хәрби инспекция уздыру мөмкинлеге булдыру.

ШХО структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  ШХО әгъзалары

  Күзәтүчеләр

  Күзәтүчеләргә кандидатлар

Диалог буенча партнерлар




Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ШХО әгъзасы булган ил башлыклары саммиты
Дата Уздыру урыны
1 26-27 апрель 1996 КХҖ КХҖ Шанхай
2 24-25 апрель 1997 Русия Русия Мәскәү
3 3-4 июль 1998 Казакъстан Казакъстан Алматы
4 25-26 август 1999 Кыргызстан байрагы Бишкәк
5 4-5 июль 2000 Таҗикстан Таҗикстан Дүшәнбе
6 14-15 июнь 2001 КХҖ КХҖ Шанхай
7 7 июнь 2002 Русия Русия Петербург
8 28-29 май 2003 Русия Русия Мәскәү
9 17 июнь 2004 Үзбәкстан байрагы Ташкәнт
10 5 июль 2005 Казакъстан Казакъстан Астана
11 14-15 июнь 2006 КХҖ КХҖ Шанхай
12 16 август 2007 Кыргызстан байрагы Бишкәк
13 28 август 2008 Таҗикстан Таҗикстан Дүшәнбе
14 15-16 июнь 2009 Русия Русия Екатеринбург
15 10-11 июнь 2010 Үзбәкстан байрагы Ташкәнт
16 14-15 июнь 2011 Казакъстан Казакъстан Астана
17 6-7 июнь 2012 КХҖ КХҖ Бейҗиң
18 13-14 сентябрь 2013 Кыргызстан байрагы Бишкәк
19 11-12 сентябрь 2014 Таҗикстан Таҗикстан Дүшәнбе
20 9-10 июль 2015 Русия Русия Уфа
21 23-24 июнь 2016 Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан Ташкәнт
22 8-9 июнь 2017 Казакъстан Казакъстан Астана
23 8-9 июнь 2018 КХҖ КХҖ Циндао
24 14-15 июнь 2019 Кыргызстан байрагы Кыргызстан Бишкәк
25 2020 Русия Русия Чиләбе
  • I «Шанхай бишлеге» саммиты

1996 елның 26 апрелендә Шанхайда уза. 5 дәүләт - Россия, Кытай, Таҗикстан, Кыргызстан, Казакъстан дәүләт башлыклары катнаша.

  • II «Шанхай бишлеге» саммиты

1997 елның 24 апрелендә Мәскәүдә уза. «Шанхай килешүе»ндә катнашучы илләр арасындагы чикләр як-ягында кораллы көчләр санын үзара киметү турында Килешү (рус. Соглашение о взаимном сокращении вооруженных сил в районе границ между странами-членами) имзалана.

  • III «Шанхай бишлеге» саммиты

1998 елның 3 июлендә Алматыда уза.

  • IV «Шанхай бишлеге» саммиты

1999 елның 24 августында Бишкәктә уза.

  • V «Шанхай бишлеге» саммиты

2000 елның 4-5 июлендә Дүшәнбедә уза. Оешманың исеме «Шанхай форумы» («Шанхайский форум») итеп үзгәртелә. Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов күзәтүче хокукларында катнаша.

  • VI «Шанхай форумы» саммиты

2001 елның 14-15 июнендә Шанхайда уза. 6 дәүләт – Россия, Кытай, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан – дәүләт башлыклары катнашкан очрашуда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, ШХО (рус. ШОС) төзелү турында игълан ителә. «ШХО турында Декларация», «Террорчылык, сепаратчылык, экстремизмга каршы көрәшү турында Конвенция» (Конвенция о борьбе с терроризмом, сепаратизмом и экстремизмом) кабул ителә.

  • VII ШХО саммиты

2002 елның июнендә Петербургта уза. Саммитта 3 документ - «ШХО хартиясе» (Хартия ШОС)[1], «ШХО әгъзалары арасында террорга каршы регион структурасы турында Килешү», «ШХО әгъзалары булган ил башлыклары Декларациясе» кабул ителә.

  • VIII ШХО саммиты

2003 елның 29 маенда Мәскәүдә уза. Шанхайда ШХОның сәркатибатын төзү, Террорга каршы үзәкнең штаб-фатирын Бишкәктән Ташкәнтка күчерү турында килешенелә.

  • IХ ШХО саммиты

2004 елның 17 июнендә Ташкәнтта уза. «Наркотик, психотроп матдәләрнең канунсыз әйләнеше белән көрәш өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү» (Соглашение между государствами-членами ШОС о сотрудничестве в борьбе с незаконным оборотом наркотических средств, психотропных веществ и их прекурсоров) имзалана. 2004 елның 8 сентябрендә Бишкәктә ШХО әгъзалары булган илләрнең хөкүмәт башлыклары очрашып, «ШХО күпьяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге программасын тормышка ашыру чаралары Планын» (План мероприятий по реализации Программы многостороннего торгово-экономического сотрудничества ШОС) кабул итәләр.

  • Х ШХО саммиты

2005 елның 5 июлендә Астанада уза. Һиндстан, Иран, Монголия, Пакистан күзәтүче буларак катнаша. «Террорчылыкка, сепаратчылыкка, экстремизмга каршы көрәштә хезмәттәшлек буенча Концепция» (Концепция сотрудничества государств-членов ШОС в борьбе с терроризмом, сепаратизмом и экстремизмом) кабул ителә. 2005 елның 6 октябрендә Мәскәүдә хөкүмәт башлыклары ШХО илләренең банкара хезмәттәшлеге, гадәттән тыш хәлләрдә үзара ярдәм итешүе турында килешәләр.

  • ХI ШХО саммиты

2006 елның 15 июнендә Шанхайда уза. ШХОның хәрби блок булмавы игълан ителә. АКШның күзәтүче статусын соравы кире кагыла.

  • XII ШХО саммиты

2007 елның августында Бишкәктә уза. «Күмәк хәвефсезлек турында килешү оешмасы» (рус. ОДКБ) белән хезмәттәшлек килешүе имзалана. 2007 елның октябрендә Ташкәнттә хөкүмәт башлыклары очраша.

  • XIII ШХО саммиты

2008 елның 28 августында Дүшәнбедә уза.

  • XIV ШХО саммиты

2009 елның 15 июнендә Екатеринбургда (Россия) уза. БРИК I саммиты белән бергә уза. Беларусь һәм Шри Ланка ШХОның «диалог буенча партнеры» статусын ала.

  • XV ШХО саммиты

2010 елның 10-11 июнендә Ташкәнттә уза.

  • XVI ШХО саммиты

2011 елның 14-115 июнендә Астанада уза.

  • XVII ШХО саммиты

2012 елның 6-7 июнендә Бейҗиңда уза. Төркия ШХОның «диалог буенча партнеры» статусын ала.[2]

  • XVIII ШХО саммиты

2013 елның 13 сентябрендә Бишкәктә уза.

  • XIX ШХО саммиты

2014 елда Дүшәнбедә уза.

  • XX ШХО саммиты

2015 елның 9-10 июлендә Уфада уза.

  • XXI ШХО саммиты

2016 елның 23-24 июнендә Ташкәнтта уза.

  • XXII ШХО саммиты

2017 елның 8-9 июнендә Астанада уза.

  • XXIII ШХО саммиты

2018 елның 8-9 июнендә Циндаода уза.

  • XXIV ШХО саммиты

2019 елның 14-15 июнендә Бишкәктә уза.

  • XXV ШХО саммиты

2020 елда Чиләбедә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шанхайская организация сотрудничества: к новым рубежам развития / Сост.: А.Ф. Клименко. — 1-ое. — М.: Ин-т Дальн. Вост., 2008. — 400 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-8381-0143-3.
  2. Взаимодействие России с Китаем и другими партнерами по Шанхайской организации сотрудничества / Болятко Анатолий Викторович. — 1-ое. — М.: Ин-т Дальн. Вост. РАН, 2008. — 180 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-8381-0149-5.
  3. Комиссина И. Н.; Куртов А. А.. Шанхайская организация сотрудничества // Кокарев К. А. Россия в Азии: проблемы взаимодействия : сборник статей. — М.: Изд-во Российского института стратегических исследований, 2006. — С. 251—316. — ISBN 5-7893-0080-4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. РФ Федерация Шурасы тарафыннан 2003 елда ратификацияләнә
  2. Интерфакс сайтында