Аек авыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аек авыл latin yazuında])
Аек авыл
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Башлану вакыты 2011

«Аек авыл» конкурсы — 2011 елда «Аек Башкортстан» хәрәкәтен оештыручылар башлап җибәргән бәйге.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 4 декабрендә республикада «Аек Башкортстан» төбәк җәмәгать хәрәкәте рәсми теркәлә. Аның беренчел чираттагы максатлары халык арасында сәламәт тормышны киң пропагандалау һәм хәмер белән тәмәкене сатуны чикләүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру була[1]. 2011 елда хәрәкәт инициаторлары (Роберт Дәүләтшин, Марат Абдуллин[2], Ренат Зәйнуллин[3]) Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты, «Башкортстан» ТРК ДУП ы, «Киске Өфө» гәзите белән бергә «2011 елның аек авылы» конкурсын оештыра. Соңыннан бу эшкә БР Яшьләр сәясәте һәм спорт, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты, җөмһүрият һәм район киң мәгълүмат чаралары редакцияләре, кала-район хакимиятләре тора. 2011 елда конкурста 41 муниципаль районда 99 авыл катнаша, аларның 30 ы финалга чыга. Салават районының — Көсәпәй, Әбҗәлил районының Кырлач, Җылаер районының Ишбулды авыллары җиңүче була[4]. «2011 елның аек авылы» конкурсы халыкара резонанс тудыра һәм җәмгыяви хуплау таба. Конкурс барышын федераль мәгълүмат чаралары яктырта, Россия, ТВЦ, НТВ, РЕН-ТВ, МИР телеканаллары, «Московский комсомолец», «Московские новости», «Российская газета» газеталары, «Регнум» мәгълүмат агентлыгы һәм башкалар яктырта[4]. 2013 елда җөмһүрият Хөкүмәте проектка дәүләт әһәмияте бирү өчен аны үз канаты астына ала, конкурсны башлаучылар аннан читләтелә[5]. 2019 елның июленнән Бөтендөнья башкортлары корылтае инициативасы белән конкурс кабаттан төзелә[6].

2020 елда конкурста 54 район (Башкортстан Республиканың 100% районы), 2 114 катнашучы авыл (республика авылларының 47% ы) катнашкан, ике мең тирәсе спорт һәм массакүләм чара үткәрелгән. 1000 волонтер һәм 35 000 активист җәлеп ителгән. Алкоголь сатудан баш тарткан кибетләр саны 350гә кадәр арткан.[7]

2021 ел нәтиҗәләре буенча, 54 район (республика районнарының 100%ы) һәм 1537 авыл (республика авылларының 34% ы) катнашкан. Шуңа да карамастан, күбрәк спорт һәм массакүләм чаралар үткәрелгән — ике меңнән артык. Меңнән артык волонтер һәм 37 мең активист җәлеп ителгән.[7]

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров карары белән 2021 елңа 2020 елдан конкурсның приз фонды утыз тапкыр — 1,4 миллион сумнан 40 миллион сумга кадәр арткан.[7]

Җиңүчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Приз фонды — 40 миллион сум. Иң зур суммага — 6 миллион сумга эре авыллар номинациясе җиңүчесе лаек була, башка җиңүчеләргә авылның зурлыгына карап, төрле күләмдәге сертификатлар тапшырыла[7].

Эре авыллар номинациясе
I урын — Бөрҗән районы, Әбделмәмбәт авылы
II урын — Авыргазы районы, Морадым авылы
III урын — Куергазы районы, Якшымбәт авылы.

Зур авыллар номинациясе
I урын — Тәтешле районы, Түбән Балтач авылы
II урын — Аскын районы, Солтанбәк авылы
III урын — Иглин районы, Түбән Ләмәз авылы.

Уртача авыллар номинациясе
I урын — Хәйбулла районы, Кече Арыслангул авылы
II урын — Шаран районы, Ярәмкә авылы
III урын — Мәчетле районы, Яңа Мишәр авылы.

Бәләкәй авыллар номинациясе
I урын — Җылаер районы, Сәлах авылы
II урын — Күгәрчен районы, Салих авылы
III урын — Стәрлетамак районы, Кантюковка авылы[7].

2020 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров конкурсның бүләк фондын 10 тапкыр арттырырга тәкъдим итә һәм гомуми фонд 40 миллион сумга җитә. Беренче урын алучылар — 5, икенче урындагылар — 3, өченче урындагылар 2-шәр миллион сумга ия була[8].

Эре авыллар номинациясе 1-нче урын — Учалы районы Илче авылы 2-нче урын — Уфа районы Шамонино авылы 3-нче урын — Тәтешле районы Шулган авылы

Зур авыллар номинациясе 1-нче урын — Күгәрчен районы Исем авылы 2-нче урын — Бөре районы Бахтыбай авылы 3-нче урын — Әбҗәлил районы Таштимер авылы

Уртача авыллар номинациясе 1-нче урын — Стәрлетамак районы Күчәрбай авылы 2-нче урын — Кыйгы районы Иске Мөхәммәт авылы 3-нче урын — Бөрҗән районы Берәтәк авылы

Кече авыллар номинациясе 1-снч урын — Баймак районы Түбән Җаекбай авылы 2-нче урын — Көергәзе районы Якут авылы 3-нче урын — Благовар районы Югары Каргалы авылы[8].

2019 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1-нче урын — Зиянчура районының Башкорт Үргене авылы 2-нче урын — Баймак районының Җылым авылы 3-нче урын — Аскын районының Карткисәк авылы[9]. Бүләк фонды — 1400000 сум. Моннан тыш партнерлар булдырган бүләк фонды 500 мең сум тәшкил иткән.

2014 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иглин районының Үктәй авылы Әбҗәлил районының Рәхмәт авылы Бүздәк районының Түреш авылы[10].

Конкурс турында матбугат чараларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]