Эчтәлеккә күчү

Актауда очкыч афәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Актауда очкыч афәте latin yazuında])
Актауда очкыч афәте
Сурәт
Дәүләт  Казакъстан
Административ-территориаль берәмлек Тупкараганский район[d]
Урын Актау (аэропорт)[d][1]
Вакыт мизгеле 25 декабрь 2024[2][3]
Юл башы Аэропорт имени Гейдара Алиева[d][3]
Юл азагы Международный аэропорт Грозный[d][3]
Катнашучылар саны 62[3] һәм 5[3]
Исән калучылар саны 29[4]
Яраланганнар саны 29[5]
Үлүчеләр саны 38[3]
Нәрсәнең сәбәбе in-flight aircraft damage[d]
Галәми аппарат 4K-AZ65[d][3]
Хезмәтләндерүче Azerbaijan Airlines[3]
Причина разрушения удар[d]
Һәштәге J28243 һәм AHY8243
Харита сурәте
Изображение памятной доски
Рейс саны AHY8243
Карта
 Актауда очкыч афәте Викиҗыентыкта

Актауда очкыч афәте (каз. Ақтаудағы ұшақ апаты, әзери. Azərbaycan Hava Yollarına məxsus Embraer 190 qəzası), Embraer 190AR һәлакәте ― Казакъстанда 2024 елның 25 декабрь иртәсендә булган авиация һәлакәте[6]. Azerbaijan Airlines ширкәтенең Бакудан Грозныйга очучы Embraer 190AR[d] очкычы Казакъстанның Актау шәһәре янында җиргә килеп төшкән[7]. Бортта 67 кеше булып, 38 кеше һәлак булган.

2024 елның 25 декабрендә Казакъстанның Маңгыстау өлкәсе Актау шәһәрендә Бакудан Грозныйга J2-8243 номерлы рейсны үтәүче «Embraer-190» очкычы һәлакәткә юлыга. Бортта 67 кеше була, шуларның 5есе ― экипаж әгъзасы. Грозный аэропортына төшәргә тиешле очкыч бу һава аланына утырмый, Каспий диңгезе аша Актау шәһәре аэропортына очып китә. Һава аланына утырырга тырышканда, 3 километр кала, ул җиргә утыра, һәм аңа ут каба.

Авиаһәлакәттә 38 кеше һәлак булган, 28 кеше хастаханәдә дәвалана. Һәлак булучыларның 7се ― Россия Федерациясе ватандашлары. 25 кеше ― Азәрбайҗан ватандашлары. Исән калучылар башлыча очкычның койрык өлешендә утыручылар булган. Очкычта Чечнядан 2 бала булган, берсе исән калган. Экипаж әгъзаларыннан 3 кеше исән калган[8].

Казага очраган очкыч һәлакәткә кадәр 8 ел алдан

Җимерелгән очкыч 2013 елда Embraer[d] Бразилия компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Шул ук елда аны AZAL сатып алган. Очкычның борт номеры 4K-az65 була. Һәлакәткә кадәр ул барлыгы 9949 утыру башкарган, очышның гомуми вакыты 15257,22 сәгать тәшкил иткән. Соңгы тапкыр техник карауны 2024 елның 18 октябрендә узган. Соңгы тикшерүдән соң очышның 671 сәгате узган[9][10].

Экипаж әгъзалары һәм пассажирлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бортта 62 пассажир, 5 экипаж әгъзасы, барлыгы 67 кеше булган. Хәзерге вакытта 38 һәлак булучы турында билгеле. Һәлакәт нәтиҗәсендә 29 кеше, шул исәптән 2 бала зыян күргән, 11 яраланучының хәле авыр, калганнарының хәле уртача авырлык дәрәҗәсендә дип бәяләнә[11].

Бортта барлыгы 37 Азәрбайҗан гражданы булган, аларның 23е һәлак булган һәм 14е исән калган. Россиянең 16 гражданы булган, шуларның 7се үлгән, 9ы исән калган. Кыргызстан гражданнарыннан 3 кеше исән калган. Казакъстаннан барлык 6 пассажир һәлак булган[12].

Экипаж 5 кешедән торган. Пилотларының үз-үзләрен тотышы «батырларча» дип бәяләнә[13][14][15].

Һава судносы капитаны ― Игорь Кшнякин[d] (һәлак булган; 1962 елның 19 маенда Бакуда туган). 15 мең сәгатьтән артык очкан, шуның 11 200 сәгате капитан сыйфатында, пенсиягә чыгарга 2 ай калган булган[16].

Икенче пилот ― Александр Кальянинов[d] (һәлак булган; 1992 елның 11 декабрендә Бакуда туган, Баку Европа лицеенда белем алган[17]). 2013 елдан пилот һөнәренә өйрәнгән. Һәлакәткә кадәр ел дәвамында пилот булып эшләгән[18].

Стюардесса Хөкумә Әлиева[d] (һәлак булган; 1991 елның 8 августында Сусузлуг авылында (Кәлбәҗәр районы) туган). Стюард Зөлфөгар Асадов һәм стюардесса Айдан Рәхимли төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган[19].

Пилотлар һәм стюардесса Хөкумә Әлиева һәлакәт вакытында фидакарьлек өчен Азәрбайҗанның Милли каһарманы[d] мактаулы исеменә лаек булган[20].

Ватандашлык Пассажирлар Экипаж Барлыгы
Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан 37 5 42
Россия Россия 16 0 16
Казакъстан Казакъстан 6 0 6
Кыргызстан байрагы Кыргызстан 3 0 3
Барлыгы 62 5 67

Очкыч Бакудан Азәрбайҗан вакыты белән 8:00 дә очып китә (UTC+04:00[21][22]. Грозный аэропортында начар һава шартлары аркасында очкыч башта Махачкалага, аннары Актауга юнәлгән. Экипаж 8:35тә (UTC + 03:00) бәла сигналын биргән һәм идарә системасының төзек булмавы турында хәбәр иткән[23], соңрак 8:49да пилотлар Актауга ашыгыч рәвештә утырырга рөхсәт сорыйлар һәм очыш белән «туры режимда» идарә итәргә тырышалар. 10:28 дә очкыч җиргә бәрелә. Очкыч һәлакәте кадрларында утырту шассиларының җиргә бәрелү вакытында эшли башлавы күренә. очкыч текә почмак ясап җиргә килеп бәрелә, беренче булып уң канаты белән җиргә бәрелә. Аннары ул әйләнеп каплана, һәм шартлау була. Очкыч ике зур кисәккә бүленгән, һәм тиздән янгын башланган. Очкычның койрык өлеше төп җимерекләрдән еракта торган һәм янгыннан зыян күрмәгән[24].

Экипаж Актау аэродромының очып китү-утыру полосасына якынлашырга ике тапкыр омтылыш ясаган. Бу вакытта очкыч биеклегенең хаотик үзгәрешләре күзәтелә. Аэропортның авария хезмәте очкычны кабул итәргә әзерлек хәленә китерелгән. Очкыч Казакъстан һава киңлегенә җирле вакыт белән 11:00дә кергән һәм Актау шәһәре һава аланы диспетчеры белән элемтәгә кергән. Аннары очып китү-утыру полосасы белән визуаль элемтә урнаштыруны җиңеләйтү өчен полоса утлары кабызылган. 11:28дә экипаж белән элемтә югалган, һәм очкыч авария хәлендәге утыруны башкарган[25].

10:53тә Россия ягы Казакъстанга AZAL очкычы кислород баллоны шартлау һәм пассажирларның аңын югалтуы аркасында ашыгыч рәвештә утырырга тиеш булган, дип ялгыш хәбәр итә[26].

Беренчел мәгълүматлар буенча, очкычның төзексезлеге сәбәбе «һавада кош көтүе белән бәрелешү»[27] яки Россия территориясендә Панцирь-С1гә[d] эләгү булган[28]. Авиация экспертлары фикеренчә, фюзеляждагы тишекләр очкычның нәкъ менә ПВО системасы ракетасы шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килүен дәлилли, шул ук вакытта кошлар көтүе белән бәрелешкәндә мондый тишекләр барлыкка килми, нигездә двигательләр сафтан чыга һәм очкыч төшә башлый[29][30].

Беренчел фаразларга караганда, очкычка Чечня өстендә эшләүче ракетага каршы тору системасы (ПВО) элементлары эләккән, очкыч белән идарә итү системасы эшләми башлаган. Тикшерү дәвам итә, рәсим сәбәп дип «тышкы йогынты» атала. Азәрбайҗан Президенты Илһам Әлиев, Актауда авиация һәлакәтенә юлыккан очкыч Грозный шәһәре янында җирдән ату нәтиҗәсендә зыян күргән, дип белдергән. Бу хакта ул «AzTV» телеканалына биргән интервьюда сөйләгән. «Әлбәттә, ахыргы версия кара тартманы (черный ящик) ачканнан соң билгеле булачак. Әмма хәзерге версия дә шактый нигезләнгән һәм фактларга таяна. Ә фактлар шундый: Азәрбайҗан гражданлык очкычы Россия территориясендә, Грозный шәһәре янында тыштан зыян күргән һәм идарәсен югалткан. Без шулай ук очкычыбызның радиоэлектрон чаралар белән идарә ителмәслек хәлгә китерелүен дә беләбез. Бу – очкычка китерелгән беренче зыян», – дип билгеләгән Әлиев. Ул, шулай ук, Азәрбайҗан очкычы «махсус бәреп төшерелмәгән» дип искәрткән. «Баку Россиядән гаебен тануны, гаеплеләрне җавапка тартуны һәм компенсация түләүне таләп итә», – дигән Азәрбайҗан Президенты интервьюсында. Аның сүзләренчә, Россия хакимияте үз гаебен вакытында танырга, Азәрбайҗаннан гафу үтенергә һәм моны җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш иде. «Фюзеляжның (очкычның өске өлеше) тулысы белән тишкәләнгән булу факты очкычның кошлар көтүе белән бәрелешү версиясен тулысынча көн тәртибеннән төшерде», – дип хәбәр иткән Әлиев. Азәрбайҗан башлыгы шулай ук Россиянең бу версиядә торуы сәер булуын әйткән. «Безне гаҗәпләндергән моментларның берсе – Россия рәсми структураларының ниндидер газ баллоны шартлау, очкычның кошлар белән очрашуы турындагы версияләрне тәкъдим итүләре. Ягъни бу – ачыктан-ачык Россия ягының әлеге мәсьәләне яшереп калырга теләвен күрсәтте, һәм бу, әлбәттә, матур күренеш түгел», – дигән Илһам Әлиев [31].

Авиакатастрофадан соң өч көн узгач, Россия Президенты Владимир Путин Азәрбайҗан Президенты Илһам Әлиевтан «фаҗигале вакыйга Россия һава киңлегендә булу сәбәпле» гафу үтенгән. Сөйләшүдә билгеләп үтелгәнчә, расписание буенча төгәл очып баручы Азәрбәйҗан пассажир һава судносы Грозный шәһәре аэропортына утырырга берничә тапкыр керергә тырышып караган. Бу вакытта Грозный, Моздок һәм Владикавказга Украина хәрби пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткән, һәм Россия ПВО чаралары бу һөҗүмнәрне кире кайтарган[32]. Шул ук вакытта Путин нәкъ менә ПВО эше һава судносының җиргә төшү сәбәбе булуын танымаган[33].

Сербия президенты Александр Вучич, Россия президенты Владимир Путин, Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган, Иран президенты Мәсуд Пезешкиан, Беларусь президенты Александр Лукашенко, Казакъстан президенты Касыйм-Җумарт Тукаев, Кыргызстан президенты Садыр Жапаров, Төньяк Кипр Төрек Республикасы президенты Әрсин Татар, Таҗикстан президенты Эмомали Раһмон, Израиль президенты Ицхак Херцог, Фәләстыйн президенты Мәхмүд Аббас, Кытай Рәисе Си Цзиньпин, Хорватия президенты Зоран Миланович, Португалия президенты Марселу Ребелу де Соуза, Италия президенты Серҗо Маттарелла, Румыния президенты Клаус Йоһаннис, Финляндия президенты Александр Стубб, Пакистан премьер-министры Шахбаз Шәриф, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян, Украина президенты Владимир Зеленский[34], АКШ, Бөекбритания, Израиль, Бельгия, Италия, Франция, Германия, Грузия, Румыния, Төркия, Литва, Иордания, Мисыр, Польша, Согуд Гарәбстаны, Япония, Украина тышкы эшләр министрлыклары, БМОның Азербайҗандагы резидент-координаторы Владанка Андреева, Төрки дәүләтләр оешмасы, ISESCO[d], БМО һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы авиаһәлакәткә бәйле рәвештә Азербайҗан ягының кайгысын уртаклашкан.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Президенты Илһам Әлиевка, Казакъстанда авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, телеграмма юллаган[35].

Күпсанлы кеше корбаннары белән бәйле рәвештә 26 декабрьдә Азәрбайҗанда матәм игълан ителгән[36].

Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров карары белән 28 декабрь Чечняда «матәм көне» дип игълан ителгән[37].

  1. https://www.bbc.com/news/articles/cn4x3jwlewgo
  2. https://www.flightradar24.com/blog/azerbaijan-airlines-e190-crashes-near-aktau/
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Aviation Safety Network — 1996.
  4. https://www.nytimes.com/2024/12/25/world/asia/kazakhstan-plane-crash.html
  5. https://en.apa.az/diaspora/diaspora-organization-chairman-some-injured-in-plane-crash-are-in-critical-condition-others-in-moderate-to-severe-condition-456514
  6. Березин, Иван (2024-12-25). Летевший из Азербайджана в Грозный самолет рухнул в аэропорту Актау.
  7. Пассажирский самолёт рухнул в аэропорту Актау (2024-12-25).
  8. Ел фаҗигаләре: 2024 ел китергән хәсрәтләр. 25 декабрь. (2024-12-30).
  9. First EMBRAER 190 jet delivered to Azerbaijan (en).
  10. Qəzaya uğrayan təyyarə son yoxlamadan nə vaxt keçmişdi? - RƏSMİ AÇIQLAMA (az).
  11. Qazaxıstan Baş nazirinin müavini: AZAL-ın təyyarəsinin qəzaya uğraması nəticəsində 38 nəfər ölüb (az).
  12. Qazaxıstandakı təyyarə qəzasından sonra 14 Azərbaycan vətəndaşı sağ qalıb (az) (2024-12-25).
  13. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  14. AZAL-ın prezidenti: "Cəsədlərin Azərbaycana gətirilməsi üçün hazırlıqlar görülür" (az).
  15. Hökümə bacımıza inanırıq: HƏR ŞEY YAXŞI OLACAQ! Və ya 44 günlük savaş kimi....
  16. modern.az. Təyyarənin pilotu təqaüdə çıxmalıydı, amma bunu istəmirdi... (az-AZ).
  17. Təyyarə qəzasında həlak olan pilotlardan biri Bakı Avropa Liseyinin məzunu olub (az).
  18. Aktaudakı qəzada həlak olan pilotun anası: "Bir həftə idi ki, məzuniyyətdən qayıtmışdı" (az).
  19. 7 nəfərin şəxsiyyəti müəyyənləşdi – Aralarında Hökümə də var (az) (2024-12-26).
  20. “Azərbaycan Hava Yolları” Qapalı Səhmdar Cəmiyyətinə məxsus “Embraer 190” tipli sərnişin təyyarəsi Bakı–Qroznı (Rusiya Federasiyası) reysini yerinə yetirərkən baş vermiş qəza zamanı yüksək peşəkarlıq və şücaət göstərmiş şəxslərin təltif edilməsi haqqında Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Sərəncamı (az).
  21. Accident Embraer ERJ-190AR 4K-AZ65, Wednesday 25 December 2024.
  22. Kazakhstan crash: Dozens die in Azerbaijan Airlines accident (en-GB).
  23. Survivors of the Aktau plane crash were sitting in the tail section of the plane.
  24. Accident Embraer ERJ-190AR 4K-AZ65, Wednesday 25 December 2024.
  25. İki dəfə eniş cəhdi olub – Qazax nazir detalları açıqladı (az) (2024-12-26).
  26. Qazaxıstana AZAL təyyarəsində oksigen balonu partlaması barədə yanlış məlumatı Rusiya tərəfi verib (az).
  27. Müsavat (25.12.2024). Təcili: AZAL-ın təyyarəsi qəzaya uğradı (az).
  28. Amerikanın Səsi (Dekabr 26, 2024). Azərbaycandakı mənbələr AZAL-a məxsus təyyarənin Rusiyanın hava hücumundan müdafiə sistemi tərəfindən vurulduğunu iddia edir (az).
  29. Азербайджанский самолет сбила Россия, утверждают источники СМИ. Что говорит в пользу этой версии?
  30. Следы от поражающих элементов, птицы или неисправность? Что могло вызвать катастрофу самолета Azerbaijan Airlines в Актау
  31. Азәрбайҗан Россиядән гаебен тануны таләп итә (tt) (2024-12-29).
  32. Путин принес извинения президенту Азербайджана за «трагический инцидент» с самолетом Azerbaijan Airlines (рус.) (2024-12-28).
  33. Путин извинился перед Алиевым за «инцидент» с самолетом Azerbaijan Airlines и упомянул работу ПВО
  34. Zelenski Prezident İlham Əliyevə və Azərbaycan xalqına başsağlığı verib (az).
  35. Очкыч һәлакәте булу сәбәпле, Миңнеханов Алиевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады (tt) (2024-12-25).
  36. Dekabrın 26-da Azərbaycanda matəm elan edilib (az) (2024-12-25).
  37. Власти Чечни объявили траур в связи с авиакатастрофой под Актау (ru) (2024-12-27).