Эчтәлеккә күчү

Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы latin yazuında])
(Таймыр (Долган-Ненец) МО битеннән юнәлтелде)
Россия Федерациясе субъекты (2007 елга кадәр)
Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы
Таймырский (Долгано-Ненецкий) автономный округ
Байрак Герб

Башкала

Дудинка

Мәйдан

879 900 км²

Халык саны

39 786 кеше (2002)
(0,045 кеше/км²)

Губернатор (соңгы)

Олег Бударгин

РФ субъекты коды

84

Сәгать поясы

MSK+4 (UTC+8)

Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы (рус. Таймырский (Долгано-Ненецкий) автономный округ) — 2007 елга кадәр Россия Федерациясенең субъекты.

Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы тулысынча Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан. Элекке округ территориясендә Россиянең иң ерак төньяк кыйтга ноктасы һәм Ауразия материгының иң төньяк ноктасы — Челюскин борыны урнаша.

Төп елгалар — Енисей, Хатанга.

Таймыр (Долган-Ненец) милли округы БҮБК карары буенча РСФСР Көнчыгыш Себер крае составында 1930 елның 10 декабрендә оештырыла.

1934 елданКрасноярск крае составында.

1977 елдан — Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы. 1992 елның Федератив килешүе буенча Россия Федерациясенең мөстәкыйль субъекты статусын алган, ләкин ләкин формаль рәвештә ул Красноярск крае составында булган.

2005 елның референдум нәтиҗәләре буенча, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Красноярск краена Таймыр районы буларак кертелә.

Административ-территориаль бүленеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Диксон районы (район үзәге — Диксон)
  • Енисей тамагы районы (район үзәге — Караул)
  • Хатанга районы (район үзәге — Хатанга)
Халык 1939 1959 1970 1979[1] 1989 2002[2] 2010[3]
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
долганнар¹ 3 97113,8% 3 93411,8% 4 34411,4% 4 3389,7% 4 9398,9% 5 51713,9% 5 39315,9%
ненецлар 2 5238,8% 1 8785,6% 2 2475,9% 2 3455,2% 2 4464,4% 3 0547,7% 3 49410,1%
энцлар² 1030,2% 1970,5% 2040,6%
ңанасаннар³ 6822,0% 7652,0% 7461,7% 8491,5% 7661,9% 7472,2%
эвенклар 5632,0% 4121,2% 4131,1% 3380,8% 3110,6% 3050,8% 2660,8%
руслар 16 93159,0% 21 79965,3% 25 46566,9% 30 64068,2% 37 43867,1% 23 34858,6% 17 23250,0%
башкалар 4 72316,5% 4 67714,0% 4 82612,7% 6 54614,6% 9 71717,4% 6 62916,7% 7 09620,4%
Искәрмәләр:
  1. 1939 һәм 1959 җанисәпләрендә долганнар якутлар буларак саналганнар.
  2. 1939, 1959, 1970 һәм 1979 җанисәпләрендә энцлар ненецлар буларак саналганнар.
  3. 1939 җанисәбендә ңанасаннар ненецлар буларак саналганнар.


Калып:Россия регионнарының берләштерүе