Мәскәү җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Mäskäw cämiğ mäçete битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мәчет
Мәскәү җәмигъ мәчете
Мәскәү җәмигъ мәчете
Мәчет җимерелгәнчегә якындагы төзелеш мәйданчыгы
Мәчет җимерелгәнчегә якындагы төзелеш мәйданчыгы
Ил Русия
Шәһәр Мәскәү
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1904
Халәте төзелә

Мәскәү җәмигъ мәчете, Икенче Мәскәү мәчетеМәскәүдә иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Мәскәү мөселманнары берлеге символы булып тора һәм Русиядәге иң билгеле мәчетләрнең берсе. Мәскәү Җәмигъ мәчете 1904 ел Салих Ерзин акчасына төзелә.

Алимов Бәдретдин Али улы 1894 елда ук, Николай II тәхеткә утырган елны ук икенче мәчет төзергә рөхсәт сорап гариза язуы билгеле. Бу гаризаны ул «Мәскәүдә мөселманнарның бик күп булып, Замоскворечье мәчетенең бары тик 1500 кеше генә сыйдыра алуы» белән нигезли. Бу гариза патша тарафыннан 1903 елда хуплана.

1902 елда Мәскәү мещаны С. Бакиров белән Ханкирмән сәүдәгәре Х. Акбулатов алар хуҗа булган Выползов тыкрыгындагы кишәрлектә икенче мәчет төзелеше өчен бирүләре турында гариза бирәләр.[1]

Бәдретдин мулла уллары Сафа белән Абдрахманны мәчет төзергә акча җыю өчен Русия буйлап Кытай чигенә кадәр озын-озак юлга чыгарып җибәрә. Бу мәчет бик кыска арада, 1904 елның май-сентябрь айларында төзелеп бетә. Аны төзүгә Агеевлар гаиләсе, шәһәр мөселманнары, бигрәк тә Әҗе татары Салих Ерзин уллары белән зур өлеш кертә.

Биредә 1955 елда Индонезия, 1957 елда Мисыр президентлары булып киткән. 1980 елда Мәскәүдә Олимпия уеннары булыр алдыннан татар мәчетен сүтү куркынычы туа. Ул чакта мәчетне дин әһелләре һәм гарәп илчеләре саклап кала.[2]

2005 елда мәчет тирәсендә озакка сузылган төзелеш эшләре башланды. Иске мәчет урынына яңасын салырга Дагстаннан олигарх Сөләйман Кәримов акча бүлеп бирә.

2011 елның 11 сентябрендә үзгәртеп кору сылтавы белән тулысынча сүтелә.

Имам-хатыйплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алимов Бәдретдин Али улы (1904-1910) — Куйсуы авылы муллалар династиясеннән.
  • Алимов Сафа (Мөхәммәд-Сафа) Бәдретдин улы (1921-22 кадәр)[3]
  • Абдулвадуд Фаттахетдинов (1928 елга кадәр)
  • Исмәгыйль Мөштәри
  • Әхмәтҗан Мостафин,
  • Ризаэтдин Басыйров,
  • Равил Гайнетдин (1988 елдан)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]