Минзәлә ярминкәсе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә ярминкәсе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Minorax (бәхәс | кертем)
fix lint error
Minorax (бәхәс | кертем)
fix lint error
Юл номеры - 90: Юл номеры - 90:


== Кызыклы факт ==
== Кызыклы факт ==
[[Файл:Минзәлә күпере.jpeg|thumb|rechts|300px|[[Минзәлә]]нең [[тимер юл]] [[күпер]]е]]
[[Файл:Минзәлә күпере.jpeg|thumb|right|300px|[[Минзәлә]]нең [[тимер юл]] [[күпер]]е]]
[[Минзәлә өязе]] сәүдәгәрләренең ярминкә өчен дип [[Минзәлә|шәһәр]]гә [[тимер юл]]ы сузу турындагы үтенече канәгатьләндерелә. [[Минзәлә]] [[елга]]сы аша [[тимер юл]] [[күпер]]е салына. Ләкин [[Беренче бөтендөнья сугышы|сугыш]] башлану әлеге планны өзә.
[[Минзәлә өязе]] сәүдәгәрләренең ярминкә өчен дип [[Минзәлә|шәһәр]]гә [[тимер юл]]ы сузу турындагы үтенече канәгатьләндерелә. [[Минзәлә]] [[елга]]сы аша [[тимер юл]] [[күпер]]е салына. Ләкин [[Беренче бөтендөнья сугышы|сугыш]] башлану әлеге планны өзә.



17 мар 2020, 14:45 юрамасы

Минзәлә ярминкәсе
Мензелинская ярмарка
Рәсми теле:

урыс, татар

Нигезләү
Русия империясендә атларга сорау арту

1798

Ликвидация
керем керми башлау

1928

Минзәлә ярминкәсе (рус. Мензелинская ярмарка) – XIX гасырда Русиядәге 10 иң эре[1] ярминкә исәбенә керүче сәүдә мәйданы. Минзәлә өязе Минзәлә шәһәрендә (хәзерге Татарстанның Минзәлә районы) урнашкан булган. 1798-1928 елларда эшли.

Тарих

Ярминкәдән кергән акчага корылган Минзәлә мәчете (1910 ел)

Минзәлә якларында, 4 елга (Чулман, Агыйдел, Ык, Минзәлә) тоташкан җирлектә, сәүдә белән Болгар дәүләте заманыннан ук таныш булганнар. Минзәләдә Болгар-Хивә кәрван юлының бер тукталышы булуы мәгълүм.

Ырынбур губернасында 1842 елда 61 ярминкә, 1850 елда 149 ярминкә эшли: 20 се шәһәр җирендә, 129 ы – авылда. Минзәлә ярминкәсе 1798 елда Ырынбур губернасы идарәсе фәрманы белән Минзәлә шәһәрендә[2] оештырыла. Ярминкә оештырылуның төп сәбәбе - Русиядә атларга сорау арту белән бәйле. Шуңа күрә казакъ, башкорт якларыннан китерелгән атлар табуны озак еллар Минзәлә ярминкәсендә төп тауар була. Көнгә 1 000 баштан артык ат малы сатыла. Мәсәлән, 1883-1884 еллар ярминкәсендә 1 405 баш ат, 1888-1889 еллар ярминкәсендә 1 200 баш ат малы сатылган. Русиянең шактый өлкәләреннән, Ираннан, Урта Азиядән йөк-йөк тауар китерәләр.

1817 елда Минзәлә шәһәрендә 1 232 (XIX гасыр ахырында 6 000 тирәсе) кеше яшәгәне мәгълүм. Шул ук вакытта Минзәлә ярминкәсенә 4-5 мең кеше җыела торган була. Тауар әйләнеше елына карап 100 000 сумнан алып, 100 млн сумга хәтле була. Мәсәлән, 1864 елда 1 млн сумлык тауар сатыла (Уфимские губернские ведомости,1864, № 7).[3] Ярминкәдә Сәүдә, Ат, Балык, Урман мәйданнары булган.

Ярминкә вакытлары

Ярминкәләр елга 3 мәртәбә төрле исем белән уздырыла.

3-5 август аралыгында узган беренче ярминкә «Җәйге Элҗен» ярминкәсе (рус. Летняя Ильинская ярмарка) дип атала. Бу сәүдә бәйрәмендә шәһәргә якын яшәүче һөнәрчеләр кәсеп итә: тәгәрмәч, мичкә, савыт-саба, крәстиән хуҗалыгы өчен кирәк-ярак, бал, балавыз, умарта саталар.

3-17 октябрьдә узучы көзге ярминкәдә тире, йон, бөртекле ашлык әйбәт сатыла. Агыйдел, Нократ, Чулман крәстиәннәре икмәк алып килгән. Мәсәлән, 1872 елда 12 500 капчык бөртекле ашлык килгән. Сарапул шәһәренең күн аяк киеме тегүчеләре, Кукмараның итекчеләре сәүдә итә.

Ярминкәнең иң зурысы, дәвамлысы, күп сәүдәгәр катнашуында кыш көне узучысы «Кышкы раштуа» (рус. Зимняя рождественская) дип аталган. Уфа губернасының земское собраниесе 1905 елның 5 феврале фәрманы белән кышкы ярминкәне уздыру вакытын 1906 елдан бшлап 28 декабрь - 9 гыйнвар аралыгында билгели. Соңгысында һәртөрле тауар сатыла. Кыйбатлы киек тиреләренә һәм авыл хуҗалыгы тауарларына сорау һәрвакыт югары була. 1884 елны 317 мең йорт малы тиресе, 64 800 киек җәнлек тиресе алып килгәннәр. Тире төяп килүче йөк арбалары саны 500 гә җитә.

Ярминкәдә шулай ук һәртөрле балык сатып алырга мөмкин булган. Кыйбатлы кызыл балык, җәен, корбан балыгы төяп, Рыбинск, Урал, Себердән 1 000-1 500 арба килгән.

Минзәлә ярминкәсеннән соң, сәүдәгәрләр Эрбет ярминкәсенә юл тота, Минзәләдә сатылып бетмәгән тауарларын да шунда сатып бетерәләр.

Икмәк белән сату итүче сәүдәгәрләр, бигрәк тә Стахеевлар, ярминкәне Минзәләдән Чулман буендагы Чаллы (рус. Бережные Челны) саласына күчертергә йөриләр.[4] Ярминкәдә иң күп һәм иң яхшы сатылган тауарлар – ситсы тукымалар (барлык тауарның 40 %), чәй, шикәр, башка тәм-том. Мәсәлән, 1883-1884 еллар ярминкәсендә 27 600 пот шикәр, 10 300 тартма чәй алып киленгән.

Тикшерүчеләр (мәсәлән, А.Мурашкинцев һ.б.) Минзәлә ярминкәсен Русия көнчыгышында узучы ярминкәләр арасында 3 урынга (Эрбет һәм Крестово-Иваново ярминкәсеннән кала) , тауар әйләнеше буенча Русиядә 6 урынга куялар. Минзәлә өязендә эчке тауар әйләнеше Уфа губернасында иң югарысы була: 875 мең сумлык (Ырынбур өязендә 90 мең сумлык), еллык тауар чыгару күләме 503 меңлек (Уфа өязеннән 143 меңлек)[5]

Ярминкәдә төзелеш эшләре

Ярминкәгә алып киленгән тауарны, малны урнаштыру, саклау, сәүдә урыны белән тәэмин итү, сатучыларны-алучыларны урнаштыру шәһәр хакимиятенә йөкләнә. 1848 елда ярминкә мәйданында 8 яңа корпус торгызыла. 1855 елның 31 гыйнварында Ырынбур губернасы төзелеш-юл эшләре комиссиясе 6 корпуска ремонт ясарга һәм 2 яңаны төзергә карар итә. Әлеге эшләргә II гилдия сәүдәгәр А.С. Касаткин алына. 1855 елның 9 августында сәүдәгәр С.К. Пивоваровның 14 бүлмәле, кирпеч белән эчләнгән 2 базы булган 1839 елда төзелгән йортын ярминкә ихтыяҗлары өчен 3 064 сум 20 тиенгә сатып алалар. 1858 елның 14 маена ярминкә мәйданында 14 корпус әзер була. 1867 елда Диния нәзарәте үз хисабына 4 яңа корпус төзетә.

Аренда бәясе

Яхшы урынны алып калу өчен сәүдәгәрләр алдан ук килеп куялар, ярминкә комитеты утырышларында катнашалар, чагыштырмача кыйбат аренда хакын алдан түләп куялар. Мәсәлән, 1845 елда сәүдәгәр Корнилов «Кунак йорты»ндагы 9,10,11 урыннар өчен 476 сум 66 тиен түләп куйган. Чардан (хәзерге Йошкар-Оладан) килгән сәүдәгәр 59, 60 нчы урыннар өчен 366 сум түләгән. Хивә ханлыгыннан килгән сәүдәгәр 1 урын өчен 275 сум түләгән.

1872 елда «Кунак йорты»нда 91 сату урыны булган. 280 бүрәнә кибет, 65 такта кибет, 38 янкормада сәүдә барган. 546 балаган, 52 буяу урыны, ат бәйләү өчен 400 нокта булуы да мәгълүм.

1878 елның 1 маенда янгын вакытында шәһәрнең 900 бинасы белән бергә ярминкәнең барлык корылмаларына зыян килә. Сәүдә урыннарын яңадан торгызганнар. Шуңа күрә аренда хакы да күтәрелгән: 1882 елда 37 135 сум, 1883 елда 36 268 сум җыелган.

Ярминкәдә тәртип саклау

Ярминкәдә тәртипне саклау өчен 1860 елда тәртип сакчыларына дип 6 будка куелган, 33 яктырткыч өчен багана утыртылган. 1855 елда подполковник Реутов җитәкчелегендәге җандар корпусы чакырылса, 1860-1871 елларда Уфадан башкорт командасы килүе билгеле. Инвалид гаскәриләр дә җәлеп ителгән.[6]

Себер, Самар-Зылатаус тимер юллары салыну ярминкәнең кыйммәтен төшерә. Беренче бөтендөнья сугышы, Октябрь инкыйлабы, ватандашлар сугышы ярминкәгә зыян сала. 1925 елда тауар әйләнеше 25 мең сумга кала. Урын өчен түләү дә очсызлана. Шәһәргә керем керми башлый.1927 елда җыем 884 мең булса, 1928 елда 147 мең сум гына. Ярминкә эшләүдән туктый.

Хатирә

Минзәлә шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда (Ленин урамы, 71; К. Маркс ур., 46 ) «Ярминкә һәм сәүдәгәрләр» бүлегендә XIX гасыр ахырындагы сәүдәгәр йортының эчке бизәлеше (интерьеры), төрле документлар: вексель кәгазьләре, кенәгәләрдән күчермәләр, банк документлары, ярминкәгә килүчеләрнең исемлеге белән танышырга мөмкин. XIX гасырның тукыма, савыт-саба, Ираннан, Кытайдан, Төркиядән ярминкәгә китерелгән тауар үрнәкләре бар.[7]

Кызыклы факт

Минзәләнең тимер юл күпере

Минзәлә өязе сәүдәгәрләренең ярминкә өчен дип шәһәргә тимер юлы сузу турындагы үтенече канәгатьләндерелә. Минзәлә елгасы аша тимер юл күпере салына. Ләкин сугыш башлану әлеге планны өзә.

Моны да карагыз

Чыганак

1. Мензелинский край: история и современность / Сост. Ю. Ю. Юсупов, М. Н. Сафиуллин. – Минзәлә, 2006.

2. Ермаков В.В. Мензелинская ярмарка в системе российской торговли. XIX - начало ХХ в. / В.В. Ермаков // Вопросы истории. – 2010. – № 1.[8]

3. Р.Г. Игнатьев. Корреспонденция из Мензелинска. Московские ведомости. 1861. 23 ноября[9]

4. Н.А. Гурвич. Ярмарки. К истории ярмарок Уфимской губернии, 1884 , Мензелинская ярмарка и ее подробный анализ, 1872.[10]

Сылтама

Искәрмәләр