Эзмә мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эзмә мәктәбе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Эзмә мәктәбе

Бүгенге көндә мәктәптә 155 укучы укый, алар Эзмә, Иләбәр, Пүкәл, Өтернәс, Олыяз, Курсабаш, Утар авылларыннан килеп белем ала.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елда Эзмәдә җидееллык мәктәп оештырыла, беренче директоры итеп Шәмсетдинов Шакир билгеләнә. Укытучы булып Шәмсетдинова Мөнәвәрә, Абдуллина Фәсәхәт, Ибраһимова Галияләр эшлиләр. Ләкин җидееллык мәктәп бер генә ел эшләп кала. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул яңадан башлангыч мәктәп булып үзгәртелә.

Сугыш елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмсетдинов һәм Абдуллиннар сугышка киткәч, мәктәп мөдире итеп:

  • 1941-1943 елларда Шәмсетдинова Мөнәвәрә,
  • 1943-1945 елларда Билалова Маһифәрваз,
  • 1945-1949 елларда Исмагилев Габделхаклар эшлиләр.

Сугыш елларында укытучылардан Шәмсетдинова Мөнәвәрә, Абдуллина Фәсәхәт, Билалова Маһифәрвәзләр төшкә кадәр балалар укытсалар, төштән соң балалар белән башак җыйнап, укучыларга кайнар аш оештыралар. Эзмәлеләр хәрби фондка һәм дәүләт заемнарына акча, сугышчыларга җылы киемнәр җыйнауда актив катнашалар, һәр бригадада һәм фермаларда стена газеталары чыгаралар. Төннәрен көлтә кертәләр, амбарда ашлык суктыралар. Кышкы кичләрдә триер белән чәчүлек орлыкларын сортларга аерырга булышалар. Ул укытучыларны Эзмә халкы бу көндә дә зурлый, аларны ихтирам белән искә ала.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1949-1950 уку елында авыл җирләрендә дә балалар өчен гомуми мәҗбүри җидееллык уку кертелде. 1949 елда Эзмәдә дә җидееллык мәктәп ачу планлаштыра, аны ачу өчен мәктәп директоры итеп Сираҗиев Хәлил Әмирханович (Буа районы Кульдураз авылы кешесе) билгеләнә. Ул август аенда килү белән зур хәзерлек чаралары күрә. Тиз арада урманнан агач хәзерләп, класс бүлмәләре арттырыла, ягулык китерелә. Эзмә кустына кергән биш авылдагы балаларның исәбен алып, барлык укучы мәктәпкә тартыла, дәреслек белән тәэмин ителә. Авыл Советыннан һәм шул ук вакыттагы вак биш колхоздан өстәмә акчалар туплап, китапханәгә китаплар өчен кирәкле уку әсбаплары булдырыла. Мәктәптә комсомол һәм пионер эше юлга салына. Учком эше җанлы рәвештә эшли башлый. Ата-аналар комитеты төзелә һәм эш җәелдерелә.
  • 1951 елда мәктәп җире рәшәткәләр белән әйләндереп, 1952 елның көзендә анда 300 төп карлыган, 50 төп чия, 30 төп алмагач утыртыла. Нәтиҗәдә, мәктәпнең укучыларга җиләк-җимеш агачлары утыртырга, аларны тәрбияләп үстерергә өйрәтерлек укыту тәҗрибә участогы булдырыла. Ул бакчада үрентеләр хәзерләнелә. Һәр елны укучыларга карлыган үрентеләре һәм чыбыкчалары, кура куаклары бирелә. Нәтиҗәдә күпчелек укучыларның үз хуҗалыкларында да җиләк-җимеш бакчалары булдыруга ирешелде. Мәктәп бакчасында да җиләк куаклары елдан-елга арттырыла. Анда күп төрле яшелчәләр утыртып, алардан югары уңыш алына. Бакчадан алынган доходка ел саен мәктәп библиотекасына, кабинетларга кирәкле җиһазлар алына. Әти- ләре сугышта үлгән укучыларга өс киемнәре, уку-язу әсбаплары алып бирелә.
  • 1953 елда мәктәп участогына укучылар һәм укытучылар көче белән балык күле казыла. Анда Арча районы Казаклар авылыннан һәм Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылларындагы балык күлләре питомникларыннан алынган сазан, карп балыкларының маймачлары җибәрелә. Эзмә мәктәбе балык һәм яшелчәләр уңышы белән Казанда авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып мактау грамоталары, күп төрле китаплар белән бүләкләнәләр.
  • 1954-1957 елларның җәйге каникулларында Камалова Рәйсә Абдрахманова, Баязитова Роза Абдулловна, Фатихова Әнисә Фатиховналар җитәкчелегендә Мишә елгасының башыннан аның тамагына кадәр тирәнлеге, киңлеге, агым тизлеге, елгадагы тереклек, елгадан халык хуҗалыгында файдалану өйрәнелде, һәм альбомнар төзелде.

Эзмәдә 50 елларда драмтүгәрәк бик җанлы эшли. Укытучылар авыл яшьләре белән берлектә һәр елны 2-3 пьеса буенча ныклапхәзерләнеп Чүриле районының күп авылларында һәм Саба районында да (Эзмә тирәсендәге авылларда) аларны тамашага куйдылар. Драмтүгәрәкләрнең актив членнары Камалова Рәйсә, Вахитова Фәүзия, Ахунҗанов Галим, Хәкимов Х., Садыйкова Бәнәнә, Сираҗиева Мәгъмүрә, Гомәрова Заһирә, Гомәров Г, Исмагилов Габделхак, Гайнетдинов Солтан, Хөсәенов Фәһим, Хөсәенова Зоя, Хайретдинова Фәүзия, Горбунова Рәйсә, Каһирова Әлфияләр булды. Мәктәп директоры Сираҗиев Хәлил Әмирханович үзе дә җәмәгать эше тәртидендә бер үк вакытта партоешма секретаре, агитколлектив җитәкчесе, лектория җитәкчесе, пропогандист һәм Эзмә авыл советы депутаты буларак, авыл хуҗалыгы даими коммисиясе председателе булып эшләде. Эзмә урта мәктәбе укытучыларыннан үз белемен күтәрү һәм укучыларга ныклы белем бирү буенча тырышып эшләүче,җәмәгать эшләрендә актив катнашучы түбәндәге иптәшләр дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнделәр һәм алар төрле җаваплы эшләргә билгеләнделәр. Ул вакытта мәктәпнең завучы Ахунҗанов Галимҗан Халимович бу көндә филология фәннәре докторы, СССР Фәннәр академиясенең, Казан филиалында фәнни хезмәткәр булып эшли. Укытучы Хәкимов Хатиф Хәкимович – Алабуга педагогия институтында педагогика кафедрасы мөдире. Баязитова Роза Абдулловна – Казан педагогия институтының өлкән укытучысы. Хисанов Хәйдәр Фәсхиевич – мәгариф отличнигы, Саба урта мәктәбе директоры. Камаловам Рәйсә Габдрахмановна – мәгариф отличнигы, күп еллар мәктәп директоры булып эшләде. Вахитова Фәүзия Хадиевна –Татарстан АССР ның атказанган укытучысы, Эзмә мәктәбе укытучысы, хәзер лаеклы ялда, Хәйретдинова Фәүзия – мәгариф отличнигы, Арча –2 урта мәктәбендә укытучы. Гайнетдинов Солтан Гилманович – РСФСРның атказанган укытучысы, лаеклы ялда, һәм башка төрле танылган укытучылар, белгечләр үсеп чыктылар.

50 елларда Эзмә урта мәктәбендә укучылардан Рамазанова Дөррия Бәйрәмовна бу көннәрдә филология фәннәре кандидаты, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы фәнни хезмәтләре булыпэшли. Вәлиәхмәтов Рафис Сафиевич – Казанда ПМК директоры, Әхмәтшин Илнур Зиннурович – Саба район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, Шәйхетдинов Фәрит Фәрхетдинович – югары укытучылар, врачлар, инженерлар,белгечләр күп.

  • 1959 – 1960 уку елында Эзмә җидееллык мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. Укытучылар укучыларга фән нигезләрен ныклап өйрәтү, аларда хезмәткә һәм хезмәт ияләренә ихтирам тәрбияләүгә зур игътибар ителә.
  • 1962 елның язында Мамадыш районы Албай урманчылыгы бетерелгәч, аның кайбер биналары Эзмә мәктәбенә бирелә. Ул җәй бик явымлы була, урман эчендә арба тагылган тәгәрмәчле тракторлар йөри алмый. Шунлыктан сүтелгән биналарны чаналарны төяп июнь-июль айларында гусеницалы тракторлар белән Әбде калкулыгына чыгарыла һәм аннан автомашиналары төяп Эзмәгә ташыла. 1963 елның җәендә шул агачлар белән элеккеге мәктәп бинасы агачлары кушып, яңа мәктәп бинасы эшләнә. Мәктәп җитәкчесе Мәүлетов Шәйхулла була.
  • 1968 елның январендә мәктәп каршында интернат ачыла. Интернантны җиһазлау, анда торучы укучылар арасында тәрбия эшләрен яхшырту, уку сыйфатын күтәрү буенча Билалова Маһифәрваз Галиевна зур тырышлык белән эш алып бара. Ул анда 1978 елга кадәр ( лаеклы ялга киткәнчегә) эшли һәм укучыларның белемнәрен күтәрүдә лаеклы өлеш кертә.
  • 1978 елның августында Эзмә сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә.
  • 1982 елның көзендә Эзмә урта мәктәбенә китпечтән 320 урынлы яңа типовой мәктәп салу эшенә керешелә.
  • 1984-1985 уку елы башында яңа мәктәп файдалануга тапшырыла.

Яңа мәктәп зур, иркен, якты. барлык фәннәр буенча аерым класс кабинетлар җиһазланган. Класслар укытучылар көче белән елдан –ел баетыла.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Нәҗмиев Т.С., Хуҗин М.Х., Яшә, Саба-йорт! Тарихи публицистик очерк. Казан: ”Матбугат йорты” нәшрияты, 1999.
  2. Нәҗмиев Т.С., Абдуллин М.А. Керик әле Саба урманнарына. Тарихи-публицистик һәм фәнни-популяр очерк. Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс”, 2000.
  3. Гарипова Ф.Г., Авыллар һәм калалар тарихыннан.Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]