Татарстан Республикасы Буа шәһәре М. М. Вахитов исемендәге гимназия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Буа шәһәре М. М. Вахитов исемендәге гимназия latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Директоры:

Линар Бадретдин улы Зиннәтуллин

Адресы:

422430, Буа шәһәре, Роза Люксембург урамы, 66 йорт

Телефон:

+7(843) 743-14-64

Эл. почтасы:
Сайт:

https://edu.tatar.ru/buinsk/gym

Татарстан Республикасы Буа шәһәре Мулланур Муллаҗан улы Вахитов исемендәге гимназия, муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Гимназия Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә урнашкан, Мулланур Муллаҗан улы Вахитов исемен йөртә.

Гимназия тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Тау ягы төбәгендәге иң данлы татар мәктәпләренең берсе. Уку йортының тарихы Буа шәһәрендәге реаль училище базасында 1922 нче елның 24 нче июнендә ачылган ике баскычлы мөселман мәктәбеннән башлана. Ул елны беренче сыйныфка 10 бала килә. 1923 нче елда мәктәпкә Мулланур Муллаҗан улы Вахитов исеме бирелә. Мәктәпкә килүче татар балаларының саны елдан-ел арта, 1926 нчы елда мәктәпнең әзерлек төркеменә генә дә 26 бала килә. Читтән килүче балалар өчен мәктәп янында тулай торак ачыла, ә авыр тормышлы гаилә балалары түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителәләр.
1928 елның ноябрендә уку йорты тугызьеллыкка әйләнә. Мәктәптә бригада-лаборатор методы өстенлек итә: укучылар бригадир җитәкчелегендә бригадаларга бүленәләр. Белем алуда шәхси җаваплылык бетерелә. 9 нчы сыйныфта кертелгән социаль предметлар - педагогика һәм психология яңалык була.
1934 нче елда мәктәп унъеллыкка әйләнә. Анда Буа шәһәреннән һәм ТАССРның Буа, Апас, Тәтеш, Будённый, Тархан районы авыларыннан һәм Ульян өлкәсе Кәшә авылыннан килгән 500 бала белем ала. Белем бирү өчен ике бина файдаланыла. 1-7 нче сыйныфларда балалар татарча белем алса, 8-10 нчы сыйныфларда татар һәм рус телендә укыйлар. Мәктәптә көчле укытучылар эшли, шуңа да анда җәй айларында район мәктәпләрендә эшли торган мөгаллимнәр өчен укулар оештырыла. Казан шәһәрендәге Укытучылар институты һәм педагогик көллиятнең читтән торып уку бүлекләренә имтиханнарны мәктәптә бирәләр. Район фән методик берләшмәләренең җитәкчеләрең күбесе Вахитов исемендәге мәктәптән булалар.
Бөек Ватан сугышы мәктәп тормышына зур үзгәрешләр кертә. Бик күп укытучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары фронтка китәләр, аларның күбесе батырларча һәлак була. Мәктәпнең бер бинасын Буа шәһәр советына бирәләр. Калган бинада укулар ике смена оештырыла. Укытучылар «Казан каймасын» төзүдә, укучылар белән бергә тылдагы барлык эшләрдә һәм фронт өчен акча җыюда катнашалар. Шәһәр һәм район авыллары халкы өчен концерт, спектакльләр әзерлиләр. Кышын чират буенча мәктәп укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары шоссе юлларын һәм яңа төзелгән тимер юлны кардан чистарталар.
Сугыштан соң да мәктәп районның иң алдынгы уку йортларыннан санала. 1947 нче елда мәктәп үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бәйрәмдә катнашкан ТАССРның мәгариф министры Г.Т.Контюков мәктәпнең уңышларын күрсәтеп, ул еллар өчен зур булган сумма - 5000 сум күләмендә акча тапшыра.
1952 нче елда читтән килеп укучы балалар өчен интернат ачыла, моның өчен Буа шәһәре үзәк мәчете бинасы һәм элекке сәүдәгәр Алиев йорты файдаланыла. Мәктәптә бу елларда 550 дән артык бала укый һәм бары ике башлангыч сыйныфта гына белем бирү урыс телендә алып барыла.
60 нчы еллар уртасыннан 9-10 нчы сыйныфларда укучыларның кайберләре барлык фәннәрне дә урыс телендә генә үзләштерәләр. Мәктәптә укучыларның саны елдан-ел арта. 1970 нче елда 32 сыйныфта 650 бала булып, шуларның 277се Буа, Тәтеш, Апас районы авылларыннан килеп укыйлар. 85 бала ике интернат бинасында торалар. Интернатта торучы балалар бик теләп мәктәптәге фото һәм драма тәүгәрәгенә йөриләр. Драма түгәрәгенә йөрүчеләр ел саен зур күләмле спектакль әзерлиләр һәм аны төрле сәхнәләрдә куялар. Кичләрен төрле спорт секцияләре эшли: кем чаңгыга, кем гимнастикага, кем волейболга йөри.
70 нче еллар ахырында мәктәп тулысы белән диярлек урыс телендә укытырга күчә. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының фидакарь хезмәте белән генә туган телебезнең мәктәптәге югары дәрәҗәсе сакланып кала.
1975 нче елның 28 октябрендәге вакыйга укытучылар коллективы һәм укучыларның үз мәктәпләрен хөрмәт иткәннәрен ачык күрсәтә. Бу көнне алар тарафыннан җыелган акчага мәктәп территориясендә М.М.Вахитовка һәйкәл куела.
1975 нче елда ачылган машинага өйрәтү дәресләре шәһәрдәге һәм авылдагы бик күп балаларны белем алырга мәктәпкә китерә. Балалар саны тагын да арта.
1985 нче елның 1нче сентябрендә ачылган мәктәпнең яңа бинасы укытучылар һәм укучылар өчен дә яңа мөмкинлекләр ачты.
Илдәге үзгәртеп кору еллары мәктәптә татар сыйныфлары ачылуга китерде. 1989 нчы елда татар сыйныфына 11 бала укырга килә. Мәктәптә уку йортының тарихы белән кызыксыну арта. 1992 нче елда мәктәпнең 70 еллыгы бик тантаналы шартларда үткәрелә. Татарстан Республикасы мәгариф министрының беренче урынбасары Г.М.Садриев коллективка министрлыкның Мактау грамотасын тапшыра. 1997 нче елда мәктәп-гимназиянең музее ачыла, озак еллардан бирле җыелган экспонатлар аерым бүлмәдә урын ала.
1999 нчы елда мәктәп-гимназия татар гимназиясе статусын ала һәм 2002 нче елда 80-еллыгын, 2012 нче елда 90-еллыгын зурлап билгеләп үтә.
2014 нче елдан гимназия Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли, экология, инклюзия буенча база мәктәбенә әйләнә.
Зур дәрәҗәле чаралар - Республика, төбәкара, федерараль дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләр, «Географиядән Диктант», «Татарча Диктант» кебек халыкара акцияләр үткәрелә. Гимназия укучылары югары дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурсларда, смотрларда җиңеп чыгалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Уку йортының беренче укытучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р. ИбраҺимов
  • И. Романова
  • Х. Камалов
  • Б. Мәрдиев
  • С. Ногманов
  • Г. Вәлитов
  • К. Гыйззәтуллин
  • Г. Сәлихов
  • Ш. Шәмсетдинов
  • З. Сүнәев
  • Г. Хәлитова
  • Ш. Ибраһимов
  • Җ. Шәмиев
  • Г. Хәмзин
  • Н. Әлкаев

Бөек Ватан сугышында һәлак булган укытучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Һади Ильясов
  • Хөснулла Гыйльмуллин
  • Гали Мифтахов
  • Каметов
  • Сабиров
  • Салих Сайкин
  • Кәшифә Сабирова
  • А.Мусин
  • Ф.Бадгиев
  • К.Шәрәфетдинов

Гомерен мәктәпкә багышлаган һәм аның данын күтәргән укытучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РСФСР ның мәгариф отличниклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әминә Мөхәммәтшина
  • Роза Баһаутдинова
  • Равия Гәлиуллина
  • Фариз Гәлиуллин
  • Роза Мәрдәнова
  • Мәрдән Мәрдәнов
  • Жәмил Шәмиев
  • Рәхилә Ибраһимова
  • Мөкәтдәс Вәлеев
  • Сания Габитова

РСФСР ның физкультура отличнигы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фиргать Исмәгыйлов

Хезмәт ветераннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зиннәтбану Фәхретдинова
  • Җәвидә Еремеева
  • Сания Бариева
  • Лидия Харитонова
  • Сания Курамшина
  • Фәния Шәрәфетдинова
  • Ольга Шахова
  • Зифа Ханбикова
  • Айсылу Гыймадеева
  • Люция Низамова
  • Әлфия Зарипова
  • Рәмзия Насретдинова
  • Наиля Хисамова
  • Елизавета Королева
  • Роза Ахмадиева
  • Мөнирә Гыйляҗева
  • Флера Әфләтунова
  • Рузалия Гатауллина
  • Дилбәр Әфләтунова

Мәктәптә укыган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт идарәсе һәм хуҗалык тармагы җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәуф Абдулла улы Әгълиуллин, Социалистик хезмәт Каһарманы
  • Ирек Мөнир улы Закиров, «Татагропромстрой» чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе, икътисадый фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе
  • Раил Шәһәретдин улы Зыятдинов, «Татплодоовощпром» чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры, РФ нең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
  • Рафаэль Хаҗиәхмәт улы Әбүзәров, Буа муниципаль районы башлыгы, Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы
  • Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗанов, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Сәлих улы Хөсәенов, «Коммуна» АҖҖ җитәкчесе, «2004 ел җитәкчесе» конкурсы лауреаты, РФ нең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
  • Камил Мөсәлим улы Латыйпов, «Буа газы» ЭПБ җитәкчесе, РФ газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре
  • Рәшит Гәйнетдин улы Садриев, В.И.Чапаев исемендәге Чабаксар җитештерү берләшмәсендә генераль директор урынбасары, РФ нең атказанган машина төзүчесе
  • Марат Тәлгать улы Сәмигуллин, «Бердәм Россия» БСП ТРБ төбәкара башкарма комитеты җитәкчесе[1]

Татарстанда билгеле язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фоат Әсәдулла улы Гарифуллин, химик, техник фәннәр докторы, профессор


Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, халыкара Информатизация, Технология һәм Инженерия академияләре академигы Фоат Әсәдулла улы Гарифуллин 1936 елның 9 декабрендә Буа ройоны Күл- Черкене авылында дөньяга килгән. Ул - гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты, авыр атлетика буенча спорт мастеры һәм халыкара категорияле арбитр.
Химия өлкәсендә зур ачышлар ясый. Күп фазалы системалар динамикасы һәм шушы системалардагы җылылык массасының алмашынуы юнәлешендә фәнни тикшеренүләр алып бара.Бу тикшеренүләр металлургия, экологиядәге мембран процессларының гидродинамик нигезләрен төзүдә, яңа конструкцион материаллар җитештерүдә,медицинада киң кулланыла.Ул - 380 ләп фәнни хезмәт, уналты монография авторы.Галим Германия югары уку йортларында эшләгән.Оксфорд,Эксетер,Сингапур,Киото университетларында стажировкада булган, фәнни тикшеренүләр үткәргән, лекцияләр укыган.бу Казан химия мәктәбенең дәрәҗәсен күтәргән.

  • Фиүзәт Миңлебай улы Гайсин, физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор
  • Илдар Нуретдин улы Шакиров, Халыкара гамәли икътисад академиясе академигы, СССР Дәүләт, Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге премия иясе
  • Хәйдәр Галиулла улы Галиуллин, техник фәннәр кандидаты,профессор
  • Сәгыйть Рамазан улы Хисаметдинов, галим, социология фәннәре кандидаты, икътисадый фәннәр докторы
  • Рәмзи Гәлимҗан улы Ногманов, галим, техник фәннәр кандидаты, мәдәният фәннәре докторы
  • Ленар Шәйхи улы Җамалетдинов, фольклор белгече, филология фәннәре кадидаты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаы
  • Гөлшат Хөҗҗәт кызы Әхбәрова, педагогия фәннәре докторы, профессор

Табиблар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илдар Азат улы Фәхретдинов, врач-хирург, Россия федерациясе сәламәтлек саклау системасы отличнигы
  • Илдар Рәүф улы Әглиуллин, профессор, медицина фәннәре докторы, РФ һәм РТ ның атказанган табибы

Хәрбиләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны, подполковник
  • Радик Харис улы Төхватуллин, Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары

Укытучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Миннислам Фәттах улы Җамалетдинов, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы
  • Гөлфинур Садыйк кызы Әбүзарова, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы
  • Зөфәр Бари улы Хисамов, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы
  • Рәшит Борһан улы Сираҗиев, РФ нең халык мәгарифе отличнигы
  • Линар Бәдретдин улы Зиннәтуллин, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы

Мәдәният эшлеклеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ләлә Махиян кызы Садыйкова, Татарстанның атказанган артисты
  • Равил Рәшит улы Җәгъфәров, җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Фәрит Миргасым улы Садриев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Рафаэль Нургали улы Латыйпов, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе

Танылган спортчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рифат Гәләлетдин улы Сәләхов, спорт мастерлыгына кандидат, самбо һәм дзюдо буенча Татарстан чемпионы
  • Рәшит Әхәт улы Ибраһимов, спорт мастеры, спортчы-чаңгычы, тренер
  • Мәхмүт Шакир улы Шакиров, спорт мастеры, тренер
  • Рифкать Корбангали улы Газизов, спортсмен, судья (җиңел атлетика)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР МА, ф. Р-143. Тасв.1, Сак. Бер224
  2. ББК АБ, ф3 Тасв.1, Сак. Бер 8
  3. ББК АБ, ф3 1932 нче елдан 1973 нче елга кадәр
  4. Буа ягым - Тау ягым. Казан: Татар китап нәшрияты, 2000, 447 бит
  5. Буа энциклопедиясе, Казан: Идел-пресс, 2010, 392 бит, ил

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]