Идел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(İdel битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Идел
Сембер янында Идел елгасы
Сембер янында Идел елгасы
Характеристика
Озынлык 3530 км
Бассейн 1 361 000 км²
Су чыгымы 8060 м³/с (Волгоград)
Су агымы
Баш
 · Урнашкан урыны Волговерховье (Осташков районы, Тверь өлкәсе)
 · Биеклек 228 м
 · Координатлар 57°15′04″ т. к. 32°28'25" кч. о. (G) (T)
Тамак Каспий диңгезе
 · Биеклек -28 м
 · Координатлар 45°41′50″ т. к. 47°51'45" кч. о. (G) (T)
Елганың авышлыгы 0,07 м/км
Урнашу
Су системасы Каспий диңгезе

Ил РусияFlag of Russia.svg Русия
Идел (Русиянең Аурупа өлеше)
Blue 0080ff pog.svg
баш
Blue pog.svg
тамак
Идел Викиҗыентыкта

Идел елгасы (борынгы исеме Ра йəки Рау; Урта гасырларда: Итил; мукш. Равa, ирз. Рав, чирм. Юл, таулы чирм. Йыл, чуаш. Атӑл, рус. Волга, каз. Еділ) Русиянең Аурупа өлешендə иң зур елга.

Озынлыгы 3530 км (Татарстан чиклəрендə – 180 км), бассейнының мəйданы 1360 мең км2 (Татарстан чиклəрендə - 30 км2).

Кыскача характеристика[үзгәртү]

Валдай калкулыгында башлана, Казанга кадəр географик киңлектə, аннары меридиональ юнəлешкə күчеп ага, Каспий диңгезенə коя. Татарстан территориясендә Иделнең урта агымы, аңа Кама, Зөя, Казансу һəм башка елгалар коя.

Иделдә гидроэлектростанция каскадлары һəм сусаклагычлар корылу сəбəпле, суның агыш режимы нык үзгəрə. Казан янында уртача еллык су чыгымы 3510 м3, Кама Тамагыннан түбəндəрəк 6900 м3 чамасы. Су ɵсте тигезлегенең уртача еллык тирбəлешлəре 6 м га кадəр җитə. Казан янында Иделгә 8 млн. т каты, 15 млн т' сыек матдəлəр агып тɵшə. Суы гидрокарбонатлы, сульфатлы-кальцийлы, суның иң аз вакыттагы минеральлəшүе 250-750 мг/л.

Кораблар йɵрешле.

Идел — дөнья океанына кушылмаган елгалардан иң зурысы. Идел бассейнының елга системасы үзенә 151 мең су агымын кертә, һәм аның 200 чамасы кушылдыгы бар.

Этимология[үзгәртү]

Безнең эраның антик авторлары Иделне Ра дип атап йөрткәннәр(лат. Rha). Урта гасырларда Итил исеме белән танылган (тат. Идел, Идель, каз. Еділ, Едиль). «Волга» аталышы праславян Vьlga сүзеннән килгәндер дип барыла.

Идел — Русиянең үзәк су артериясе[үзгәртү]

Идел түбәндәге Русия субъектлары аша ага: Тверь өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Кострома өлкәсе, Иваново өлкәсе, Нижгар өлкәсе, Чуашстан, Мари Ил, Татарстан, Сембер өлкәсе, Самар өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Калмыкстан.

Идел бассейнында өлешчә яки тулысынча Әстерхан, Волгоград, Сарытау, Самар, Сембер, Нижгар, Ярославль, Иваново, Кострома, Мәскәү, Смоленск, Тверь, Владимир, Калуга, Орөл, Рәзән, Вологда, Киров, Пенза, Тамбов, Тула өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия, Мари Ил, Мордовия, Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Калмыкстан, Коми Республикасы, Мәскәү һәм Казакъстанның Атырау өлкәсе урнашалар.

Идел Балтыйк диңгезе белән Идел-Балтыйк су юлы, Югары Волочёк һәм Тихвин системалары аша тоташкан; Ак диңгез белән Северодвинск системасы һәм Ак диңгез-Балтыйк каналы аша тоташкан; Азак һәм Кара диңгезләре белән Идел-Тын каналы аша тоташкан.

Югары Идел бассейнында эре урман массивлары, Урта һәм өлешчә Түбән Идел буендагы мәйданнарны техник культураларның һәм бөртеклеләр чәчүлекләре биләп торалар. Бахчачылык һәм бакчачылык киң таралган.

Идел-Урал районында — эре нефть һәм газ чыганаклары, Соликамск тирәсендә — калий тозлары ятмалары бар. Түбән Иделдә (Баскынчак, Эльтон күлләрендә) — аш тозы табыла.

Галерея[үзгәртү]