Зур Җидегән йолдызлыгы
Зур Җидегән | |
---|---|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез | |
Латинча исем | Ursa Major (иял. к.: Ursae Majoris) |
Кыскартма | UMa |
Нигез | Җидегән, Аю |
Туры калкулык | 7h 58m тан 14h 25m кача |
Авышлык | +29° тан +73° 30′ кача |
Мәйдан | 1280 кв. градус (3 урын) |
Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
Метеор агымнары | |
Янәшә йолдызлыклар | |
Йолдызлык +90° тан −16° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — март. | |
Зур Җидегән йолдызлыгы (шулай ук тик Җидегән, Тустаган йолдыз, Чүмеч йолдыз; Зур Аю, лат. Ursa Major) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлык. Җидегән йолдызлыгының җиде йолдызы чүмечкә охшаган фигураны тәшкил итәләр. Ике иң якты йолдыз — Алиот һәм Дубхе — +1,8m күренмә йолдызча зурлыктагы. Ике читтәге (α һәм β) йолдыз буенча Тимерказыкны табарга мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары март–апрель айларында була. Россиянең бөтен территориясендә ел буе күренә.
Йолдызлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җидегән йолдызлыгы мәйданы буенча өченче йолдызлык. Аның иң якты җиде йолдызы Зур Чүмечне тәшкил итәләр. Зур Чүмечнең бөтен йолдызларының үз гарәп исемнәре бар:
- α — Дубхе (бозылган дөбб — «аю», гарәп. كاهل الدّب каһил әд-дөбб — «аюның аркасы»);
- β — Мәрәк (гарәп. المراق — «корсак»; рус. Мерак);
- γ — Фекда («бот», гарәп. فخذ الدب — «аюның боты»);
- δ — Мәгъриз (гарәп. المغرز — койрык «баш»ы; рус. Мегрец);
- ε — Әлҗун (гарәп. الجون — «кара ат»; рус. Алиот);
- ζ — Мизар (гарәп. المئزر — «алъяпкыч», монда койрык «урта»сы; рус. Мицар);
- η — Бәнәтнаш яки Әлкаид (гарәп. القائد بنات النعش ал-каид банат на'ш — «яслатучылар башлыгы»).
Тарих һәм исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарларда бу йолдызлыкны Зур Җидегән дип атыйлар. Җидегән — ул җиде карак (бу риваять турында Кече Җидегән йолдызлыгы мәкаләдә укыгыз). Башка халыкларда бу йолдызлыкны Зур Аю (лат. Ursa Major, гарәп. الدب الأكبر әд-дөбб әл-әкбәр, рус. Большая Медведица) дип атыйлар. Йолдызлыкны Зур Аю (Зур Җидегән), якындагы Кече Аю (Кече Җидегән) аермалы буларак, атыйлар.
Борынгы греклар карашлары буенча Зур Җидегән йолдызлыгы — бу Зевсның сөяркәсе аю кыяфәтендә Каллистоның катастеризмы яки аның даясы нимфа Мелиссаның катастеризмы. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. άρκτος μεγάλη исемене гарәп теленә «әд-дөбб әл-әкбәр» сүзләре белән тәрҗемә иткән[1]. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Дөббеләкбәр (иске тат. دﺐالاكبر) гарәп исеме да кулланды[2], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
Әйтем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 177.
- ↑ Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120.