Төмән сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төмән сөйләше latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Төмән сөйләше Мордовиянең көньяк чигендә һәм көнбатыш (Темников, Пурдошан, Ельники, Атюрьево) районнарында, Пинзә өлкәсенең төньяк чигендәге авылларда таралган. Әлеге территория (Цна һәм Мокша бассейннары) мишәрләрнең борынгырак чорда яшәгән җирләре булып исәпләнә. XVI-XIX гасырларда мишәрләр, әкренләп, башта — көнчыгыш, аннан көньяк һәм көньяк-көнчыгыш юнәлештә күчереп утыртыла башлыйлар.

1950нче еллар ахырында Мордовия республикасы районнарына һәм мишәрләр яшәгән башка өлкәләргә экспедицияләр җибәрелеп, аларның сөйләшләрен лингвистик география методы белән өйрәнелә һәм тупланган материалларын мишәр диалекты турында югары фәнни эчтәлекле китабына керә[1].

Фонетик үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сузыклар тәңгәллеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ы~а, э(е)~ә аерым сүзләрдә табыла: йаңы — йаңа (яңа), кагыз — кәгазь, малый — малай, башкыру — башкару, кылыну — кылану, сындык — сандык, мэктеп — мәктәп, күгерчен — күгәрчен.

ы~а, э (е)~ә -ыр/-ер кушымчалы һәм башка кайбер фигыль формаларында да күзәтелә: баргынчы — барганчы, килгенче/килгинче — килгәнче, бармыйчы — бармыйча, килмиче — килмичә; йазыр — йазар, табыр — табар, үсер — үсәр, көлер — көләр; багырга — багарга, кунырга — кунарга, көлергэ — көләргә, төшергә — төшәргә.

и~ә. Бер төркем сүзләрдә сүзнең беренче иҗегендә әдәби телдәге киң ә сузыгына тар и сузыгы тәңгәл килә: тирэз — тәрәзә, сичак — чәчәк, сике — сәке, пике — пәке, синэк — сәнәк, кифен — кәфен, фи-рештә//фәрештә — фәрештә; шулай ук: кирандаш — карандаш.

ә~и. Бер төркем сүзләрдә сүзнең беренче иҗегендә әдәби телдәге тар и сузыгы урынына киң ә сузыгы әйтелә: бәк — бик, кәрәк — кирәк, шәкәр — шикәр, нәк — ник, кәм — ким, тәкле — диал. тикле — хәтле, әпәй — ипи.

Тартыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөйләш таралган төбәкнең көньяк районнарында кайбер сүзләрдә сүз яки иҗек ахырындагы әдәби к тартыгына бугазда ясала торган йомык аваз [ ] (хәмзә) тәңгәл килә: би’ — бик, ни’ — ник?, кирә’— кирәк, сыіѵы’ — суwbiK (суык). Әдәби телдәге тел алды ч, җ авазлары сөйләштә тч, дҗ кушык авазлары булып әйтелә: тчаука — чәүкә, кетчеркән — кычыткан, дҗыма — җомга, Гелдҗийан — Гөлҗиһан, мердҗэ — морҗа һ. б.

Сөйләштә, дифтонглар монофтонглашканда, тел алды д, т, з, с, л, н, р, ч тартыклары палатальләшәләр: сала (сайла), ата (әйтә), карау (кайрау) һ. б. Тартыклар өлкәсендәге башка үзенчәлекләр авазлар тәңгәлләшүенә һәм төрле комбинатор үзгәрешләргә кайтып кала:
б~п. Сүз башындагы ирен-ирен саңгырау п авазы бер төркем сүзләрдә яңгыраулаша: бычак — пычак, бечэн — печән, бечу — диал. печу — кисү, бешу — пешү, былчырану — пычырану, ашык-бошык — ашык-пошык, эч бошу — эч пошу.
б~п берничә сүздә сүз уртасында да күзәтелә: шырбы — шырпы, шурба — шулпа, куберту — күпертү.
п~б. Составында саңгырау йомык т авазы булган бер төркем сүзләрдә ирен-ирен яңгырау б авазы саңгыраулаша: пыт — бот, пытак — ботак, петен — бөтен, петә — бетә, пытпыл дык — бытбылдык.
п~м: пич — мич, чеперу — чөмерү.
б~м: бун/мун — муйын (муен), бучка — мичкә.

Морфологик үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

3 нче зат берлек сандагы төрле сүзләргә икеләтелгән тартым кушымчасы ялгана: Әнийем иртүк киткән, урнысын (урынын) да йыймаган. Учак дип бездә пиҗ алкысын (алдын) аталар. Миңа йәшерәге ни, картысы (карты) ни. Уң кулында алтын йезек, сулы-сында (сулында) беләзек (халык җыры).
1 нче һәм 2 нче зат берлек сандагы тартымлы исемнәрнең төшем килеше угыз телләренә хас кушымча (ы/е) ярдәмендә формалашу очраклары бар: Алашамы (әд. атымны) да саттык, сийырымы (сыерымны) да саттык. Эшләдең, үз халкыңны — тәтәңе (тәтәңне), сеңе-леңе (сеңелеңне) дә тыктың (урнаштырдың), олоңы (улыңны) үләндердең. Шул кагызыңы (кәгазеңне) күргәзәсен дә керәсен. Идәннәреме (идәннәремне) йуды, сулар түкте. Иркәләү-кечерәйтү мәгънәсе, әдәби телдәге кебек, -кай/кәй кушымчасы белән белдерелә. Ул күбрәк туганлык мөнәсәбәтләрен белдерә торган сүзләргә ялгана: әтекәй/әтекай, энекәй/әнекай, бабакай, әбекәй, оланкай, балакай, абзикай, агакай. Мисаллар: Шәт тә әтекәйем бирмәс иде, йетте агакайым әләге (бәеттән). Ырахмәт, этыкай, ырахмәт, әныкай, кадерләдегез безне. Әбекай, ваты ачкызлар.

Кисәкчәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Темников сөйләшендә әдәби телдәге кисәкчәләр белән бергә, диалекталь характердагылар да бар. Охшату-чагыштыру кисәкчәсе әмән (сыман; нәкъ, гүя): Йырлый башлагач, әмән (нәкъ) энде тел ычына йазып кушансын. Бу кыз әмән Зыкина (нәкъ Зыкина), йакшы йырлый.

Мәгънәләре ягыннан күрсәтү алмашлыкларына якын торган ват, ваты (< рус. вот), ван, ваны (< вон) кисәкчәләре актив йөри: Ват (менә) атийым әле мин сиңа. Ул аны йаратмады ваны (әнә). Бөтә (< рус. будто) — янәсе, кебек, бугай: Бөтә ыриза булды (риза булды кебек). Тывар асрыйлар, бөтә (янәсе) сатып акча булыр. Бөтә магазинда эшли (магазинда эшли бугай).

Лексик үзенәчлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туганлык-кардәшлекне белдерә торган сүзләр: анам/анай/әнекам/әнекай — әни, атам/атай/әтекам/әтекай — әти, эбкам/эбкай/абыкай — әнисенең яки әтисенең әнисе, бабам/бабай/ бабакай — әнисенең яки әтисенең әтисе, карт әнәй — әнисенең яки әтисенең әбисе, карт әти — әнисенең яки әтисенең бабасы, әтисенең абыйсы, тәтәй/түти/ту тай — бертуган апасы, дәдәй/ абзий/абзыкай — бертуган абый һәм аңа эндәшү сүзе, олан/ылан — бала, нука/ынука — онык, тудык/тудыка — туганнан туган, абыз — әтисе яки әнисенең апасына һәм сеңлесенә эндәшү сүзе, тумачи — өченче буын туганнар, катым — нәсел, үлем саркыт — бердәнбер бала һ. б.

Кешенең тән төзелешен, сыйфатларын, халәтен белдерә торган сүзләр: йәйәк — яңак, сакал — ияк, йаіѵрын — иңбаш; тумак — йодрык, табан — үкчә, чәркә — балтыр, сыйрак, йадау — ябык, уйынчы — гармунчы, йәшүрем — яшүсмер, акыш-макыш — тиле-миле, гареп — мескен, йегенү — тезләнү, тез чүгү, йерәкләнү — ярсу, ачулану, түрәү — табу, тудыру, ирегү — сагыну, ыртлау — кабу, тыну — ял итү һ. б.

Кием-салым, бизәнү әйберләре: вәл — бәйләгән шәл, кәпәч — түбәтәй, кәләпүш, тасмал (фарс.) — баш яулыгы, тастар (фарс.) — шәл астыннан башка чорнала һәм очлары артка җибәрелә торган, сөлге сыман юка баш киеме, чапук — хәситә, варига/варик — бияләй, чөлкә/чолка — оек, чабат — чабата, фартык — алъяпкыч, ыйык — киез итек, айакчу — чолгау, ычтупна — юкә башмак, бака — чулпы, сырга — алка, сылавыч — чәчкап

Үсемлекләр: алма — бәрәңге, садалма — алма, кечеркэн — кычыткан, киндераш — киндер орлыгы, мошко (морд.) — киндер, элэн — җитен, читлаіѵык — чикләвек, кузгылдак — кузгалак, нәркәмәч — әрем, паңгы (морд.) — гөмбә, пизел (< морд.) — миләш, чичебича — ясмык, чирахман йафрагы — әрекмән, мөх — мүк һ. б.

Хайваннар: алаша — ат, тывар — терлек, йарка (рус. ярка) — кәҗә яки сарыкның теше бәрәне, куй — сарык, кучкар — сарык тәкәсе, тайчык — колын, батал — байтал, бия, голекай — күгәрчен, мурта — умарта, кыкы/кукы — күке һ. б.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре бит12

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Л. Мәхмүтова Опыт исследования тюркских диалектов. — M.: Наука, 1978