Җырлар дәфтәре
«Җырлар дәфтәре» - Габдулла Тукайның Җаекта яшәгән чагында үз кулы белән төзелгән татар халык җырлары җыентыгы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тукай 1896 елдан Җаекта рус классына русча өйрәнергә йөри башлый һәм, замандашлары истәлекләренә караганда, шул чаклардан ул халык җырларын дәфтәрләренә терки бара.[1] 1946 елда бер дәфтәр табыла, ул зәңгәр тышлы гади мәктәп дәфтәре була, ә тышлыгына Тукай үзе «Тетрадь для списывания ученика 1-го класса А.М.Тукаева» дип язып куйган була.[2] Җыентык 27 җыр текстыннан торган.[3]
Тукай бу җыентыкны аерым китап итеп чыгарырга да теләгән. Ул кулъязманы Бертуган Шәрәфләр нәшриятына тапшырган да була, ләкин соңыннан бу уеннан баш тарта.
Җыентык беренче тапкыр «Г.Тукай. Халык әдәбияты» [4] дип исемләнгән китап составында басылган, аннары 1955 елда Габдулла Тукай әсәрләренең беренче дүрт томлыгының 2 томына, шулай ук 1985 елда икенче биштомлыкның 2 томына кертелә.
Эчтәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Кәримкәй көе»
- «Сәлим бабай» көе
- «Аксак Йосып» көе
- «Фатима» көе
- «Аргымак» көе
- «Сандугач» көе
- «Озын Эрбет» көе
- «Сәгать чылбыры» көе
- «Бәшир» көе
- «Кузай» көе
- «Солдат» көе
- «Латифә» көе
- «Майлау» көе
- «Яңа сәфәр» көе
- «Сибиряклар» көе
- «Эстәрле» көе
- «Хан кызы» көе [5]
- «Шомрай» көе
- «Гыйззелбану» көе
- «Бөгелмә» көе
- «Япон» көе
- «Ситдыйк солдат» көе
- «Ак бүрек» көе
- «Сасы борын» көе
- «Ай җаный, каласың» көе
- «Сәрмәсән буе» көе
- «Җырчы Фәхри» көе
- «Агыйдел» көе
- *** (Сахраларга чыктым...)
- *** (Биек тә лә тауның...)
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 2.
- http://gabdullatukay.ru/works/songs-book/
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Г.Тукай турында хатирәләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1976, 33-36 битләр
- ↑ КФУның криминалистик экспертиза лабораториясе дәфтәр тышындагы язуның Тукайныкы икәнен 1975 елда раслый
- ↑ Тик эчтәлектә 28 җыр исеме була, кемдер 17 сан астында торган «Хан кызы» бәетен ертып алган
- ↑ төзүчеләре Г.Халит, Х.Ярми, М.Гайнуллин кереш мәкаләсе белән. Казан, Татгосиздат, 1946
- ↑ бу көйнең җырлары дәфтәрдән ертып алынган